Апрель башларында “Татар” сүзе” дип аталган махсус мобиль кушымта эшли башлады. Моңа кадәр ул бары Android җайланмалары өчен генә иде, ә хәзер OIS кулланучылар да аны үзләренә урнаштыра ала. ТР МДН тарафыннан эшләнгән бу кушымта кулланучыларын иске татар сүзләре белән таныштыра. Һәр көн автоматик рәвештә сезнең телефоныгызга яңа сүз килә һәм аңа кыскача аңлатма бирелә, русча тәрҗемәсе күрсәтелә, Коръән һәм хәдисләрдә кулланылышы да языла. Шунысы мөһим, кушымта телефон интернет челтәренә тоташмаганда да эшли. Аны сез «Play Маркет”та таба аласыз.
"Татар сүзе" мобиль кушымтасы IOS платформасы өчен дә эшләнде
08 май 2015 ел 12:50
Соңгы яңалыклар
Астанада тантаналы рәвештә Россиянең – “Хозур ТВ” һәм Казахстанның “Мунара ТВ” мөселман телеканаллары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды
17 сентябрь 2025 ел 11:31
Нәзарәт җитәкчелеге Астанада дөньякүләм һәм традицион диннәр лидерлары Съездында катнаша
17 сентябрь 2025 ел 08:55
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы




