Бүген сәгать кичке 10 да Болгар радиосы дулкыннарында чыгып килүче “Хак дин” тапшыруы кунагы – “ДУМ РТ Хаҗ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов.
Ранис хәзрәт турыдан-туры эфирда 2015 елда оештырылачак хаҗ сәфәренең барлык нечкәлекләрен аңлатачак һәм тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.




