Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Австриянең Вена шәһәрендә узучы утырышта катнаша. Бу чара тыныч җыеннар һәм ассоциацияләргә кагылышлы темага багышланган.
Камиль хәзрәт Сәмигуллин бирегә Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча оешманың (ОБСЕ) демократик институтлар һәм кеше хокуклары буенча бюросы чакыруы буенча килде.
Утырыш эшчәнлегендә шулай ук Кырым мөфтие урынбасары Айдер Исмаилов һәм Әбү Хәнифә исемендәге хәйрия фонды президенты Умәр хәзрәт Идрисов та катнаша.
Чара 17 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.





