Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хәләл” стандарт комитеты вәкилләре Чистай шәһәре Яшьләр үзәгендә мәхәллә халкы белән очрашып, Россия мөселманнары яшәешендә хәләл һәм хәрәм темасына багышланган сөйләшү үткәрде.
Чарада Татарстан мөфтие урынбасары, РИИ ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, нәзарәтнең Голәмәләр шурасы әгъзасы, мөгаллим Рөстәм Нургалиев, “Хәләл” стандарт комитеты рәисе урынбасары Фаат хәзрәт Мөхәммәтов катнашты.
Очрашу Коръән уку белән башланып китте һәм район имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллинның вәгазе белән дәвам итте. Очрашу барышында халыкны хәләл темасына күптән түгел уздырылган сораштыру нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Тикшерүләр күрсәткәнчә, респондентларның яртысы гына (50%) хәләл турында белә, әмма бары 21% кына хәләл ризык белән туклана. Бу факт халыкны хәләл белән тагы да активрак таныштыру кирәклеге турында сөйли.
“Хәләл” стандар комитеты рәисе урынбасары Фаат хәзрәт оешманың тарихы белән таныштырды, “хәләл” тамгасы белән чыгучы продукциянең нинди төп таләпләргә җавап бирергә тиешлеген аңлатты.
Шуннан соң кунаклар халыкның күптөрле сорауларына җавап бирде.








