2014 елның көзендә Иске Чүпрәле авылы Тукай урамында “Чүпрәле үзәк Җәмигъ” мәчетенең нигез ташы салынды. Яңа мәчет биш манаралы булыр дип көтелә. Мәчет төзелешендә иганәчелек ярдәме хуплана. Бүген 1 692 198 сум акча җыелган.
Беренчеләрдән булып, иганәчелекне район башлыгы Александр Шадриков башлап җибәргән иде. Район, оешма, предприятие хезмәткәрләре дә хәлләреннән килгән кадәр кушылды, ләкин төзелеш шактый чыгымнар сорый. Шуңа күрә дә чүпрәлеләр хәйрия марафоны оештырырга булган.
Ул Ике Чүпрәле авылы мәдәният йортында 17 апрель көнне концерт форматында үтте. Анда мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәдрәсә шәкертләре һәм Казан кунаклары катнашты.
Чарада ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Ульяновск төбәге һәм Чүпрәле районы руханилары катнашты. Нияз хәзрәт Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиның сәламнәрен җиткерде һәм Аллаһ йортын төзүнең изге эш булуын аңлатты.
Муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов та район халкын бу эшкә битараф булмаска һәм хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә чакырды. Хәйрия марафоны барышында 81 400 мең сум акча җыелды.
Хәзер мәчет төзелешенә sms хәбәр аша да ярдәм итеп була. Моның өчен кәрәзле телефоннан 7715 номерына "Джамиг" сүзен җыярга һәм бушлык калдырып, җибәрәсе сумманы күрсәтергә кирәк. Мәсәлән: “Джамиг” 200











