Баулы районы Татар Томбарлысы авылында имамнар җыелышы булды. Чарага район имамнары, район администрациясе вәкилләре, Көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин һәм авыл аксакаллары чакырулы иде.
Җыелыш Коръән уку белән башланды. Район башлыгы исеменнән Хәким Мугинов чыгыш ясады. Ике яклы хезмәттәшлекнең әһәмияте турында әйтте.
Җыелыш барышында мәхәллә халкыннан килгән сораулар каралды, уку елы бетү һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылачак чаралар турында фикер алыштылар.





