Бүген Арча үзәк мәчете каршында оештырылган башлангыч дини белем бирү курсларны тәмамлаучыларның чыгарылыш тантанасы булды. Чараны Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев ачып җибәрде. Ул сынау узучы шәкертләргә уңышлар теләде, остазлары Рәмис хәзрәткә хезмәте өчен мөхтәсибәт исеменнән рәхмәтләр әйтте.
Имтихан билетлар буенча алынды. Шәкертләр фикх, гакыйдә,сира,тәҗвидкә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, Коръән укыдылар. Соңыннан шәкертләргә “Хозур” нәшрият йортының китапларын тараттылар.






