Казанның “Туган авылым” күңел ачу комплексында мөселманнар өчен инглиз теле курслары эшләп килә. Аны Россия мөселман яшьләре берлеге, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе һәм “Сәлам” үзәге оештырган.
Әлеге курслар мәчетнед икенче катында атнага өч тапкыр уздырыла. Дәресләр сингапур методикасына буенча алып барыла. Хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым укыту бүлмәләре каралган. Курслар 2 айга исәпләнгән. Инглиз теле курслары җитәкчесе Линар Канетов белән интервьюны http://dumrt.ru/ru/news/news_9877.html сылтамасы аша узып карый аласыз.




