ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Норлат районы башлыгы Равил Кузюров белән очрашты.
Нәзарәттә барган ике яклы очрашу барышында алар райондагы дини вәзгыять, Норлат мөхтәсибәтенең һәм райондагы дини оешмаларның эшчәнлеге хакында сөйләште.
Мөфти киләчәктә дә хакимият белән дин әһелләренең районда килешеп эшләүләренә ышаныч белдерде.







