23 апрельдә Чаллының “Ак мәчете”ндә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын хөрмәтләү мәҗлесе булды. Анда башка мәчетләрдән дә ветераннар катнашты. Мәҗлес барышында мәчет имам-хатыйбы, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли, шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин тантана сәбәпчеләре адресына бик күп җылы сүзләр әйттеләр, аларны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән кайнар котладылар. Сугыш ветераны Мостафа ага Хәйбуллов сугыш истәлекләре белән уртаклашты.
Сугыш ветераны Габделхәт ага Борһанов үз чыгышында мәчет имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәтнең ветераннар турында һәрдаим кайгыртуын билгеләде, динебез нигезләрен тырышып үзләштергән “Ак мәчет” мәдрәсәсе шәкертләренә, мәҗлестә катнашкан башка яшь кешеләргә шулай дин юлына бастырганнары өчен ата-аналарына үзенең рәхмәт сүзен җиткерүне сорады. Сугыш чоры балалары исеменнән мәчетнең якшәмбе мәктәбе мөгаллиме Флюр Галиуллин, Тау мәчете имам-хатыйбы Габделәзәл хәзрәт Нәҗметдинов чыгыш ясадылар. Яшьләргә күп үгет-нәсихәтләр бирелде. Ветераннарга мәҗлес ахырында күчтәнәчләр таратылды.




