Кичә “Ярдәм” укыту-тернәкләндерү үзәгендә “Мөхтәсибәт хезмәткәрләрен социаль-хәйрия эшчәнлеген оештыру һәм үткәрүгә өйрәтү” дип аталган квалификация күтәрү курсларының ябылыш тантанасы булды. Бу укуларда мөхтәсибәт хезмәткәрләре, урта һәм югары дини белем бирү йортлары мөгаллимнәре, шулай ук социаль-хәйриячелек белән турыдан-туры шөгыльләнүче 50 якын кеше катнашты.
Курсларның ябылу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Мөфти үзенең чыгышында социаль хезмәтнең мәгърифәтчелек эшчәнлеге кебек үк нәзарәт өчен әһәмиятле булуын әйтте. Мөхтәсибәт вәкилләренә социаль-хәйриячелек юнәлешендә активрак эшләргә өндәде. Шулай ук Камил хәзрәт ТР МДН якын үткәрәчәк яңа чаралар белән таныштырды.
Чарада мөфти урынбасарлары – Илдар хәзрәт Баязитов һәм Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнаштылар.
Әйтергә кирәк, әлеге курслар беренче тапкыр оештырыла. Максаты – район мөхтәсибәтләрендә социаль эшчәнлекне оештыру һәм үстерү. Курсларга йөрүчеләр социаль-хәйрия эшчәнлеген оештыру буенча автор методикалары һәм программалары белән танышты, гамәли тәкъдим-киңәшләр алды, мастер-классларда катнашты.




