26 апрельдә Кайбыч районы мөхтәсибәтендә авыл мәхәлләләрендә укып йөргән балалар өчен Коръән бәйгесе һәм дин нигезләренә, пәйгамбәрләр тарихына, гәрәп язуына нигезләнгән бәйгеләр оештырылды. Бәйге барышында балалар Коръәни -Кәрим сүрәләрен укыдылар, сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук шигырьләр сөйләделәр, мөнәҗәтләр җырладылар, сүрәләрнең тәфсирләрен сөйләделәр һәм үз куллары белән ясаган шамаилләрен дә күрсәттеләр, мәгънәләрен аңлаттылар. Бәйрәмдә Кайбыч районы хакимияте башлыгының ярдәмчесе Рәмис Хаялиев һәм Буа районы мөхтәсибе Илмир хәзрәт катнашты. Бәйрәм ахырында балаларга һәм укытучыларга, нәтиҗәләренә карап, истәлекле бүләкләр бирелде, иганәчеләргә догалар кылынды һәм бәйрәм өстәле оештырылды.
Кайбыч балалары дини гыйлемнәрен сынады
27 апрель 2015 ел 09:02
Соңгы яңалыклар
Яшел Үзән шәһәрендә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган күчмә Республика семинары узды
25 сентябрь 2025 ел 13:42
«Ярдәм-Помощь» фондының «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» проектына багышланган матбугат җыелышы узды
24 сентябрь 2025 ел 14:31
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы







