26 апрельдә Кайбыч районы мөхтәсибәтендә авыл мәхәлләләрендә укып йөргән балалар өчен Коръән бәйгесе һәм дин нигезләренә, пәйгамбәрләр тарихына, гәрәп язуына нигезләнгән бәйгеләр оештырылды. Бәйге барышында балалар Коръәни -Кәрим сүрәләрен укыдылар, сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук шигырьләр сөйләделәр, мөнәҗәтләр җырладылар, сүрәләрнең тәфсирләрен сөйләделәр һәм үз куллары белән ясаган шамаилләрен дә күрсәттеләр, мәгънәләрен аңлаттылар. Бәйрәмдә Кайбыч районы хакимияте башлыгының ярдәмчесе Рәмис Хаялиев һәм Буа районы мөхтәсибе Илмир хәзрәт катнашты. Бәйрәм ахырында балаларга һәм укытучыларга, нәтиҗәләренә карап, истәлекле бүләкләр бирелде, иганәчеләргә догалар кылынды һәм бәйрәм өстәле оештырылды.
Кайбыч балалары дини гыйлемнәрен сынады
27 апрель 2015 ел 09:02
Соңгы яңалыклар
Чирмешән район үзәк хастаханәсе Нәзарәткә СВО солдатлары өчен гуманитар йөк тапшырды
31 октябрь 2025 ел 15:45
Татарстан мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен Коръән укырга өйрәнү курслары башлана
31 октябрь 2025 ел 09:50
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы







