Үткән ялларда Азнакай мөхтәсибәтенең «Кәүсәр» мөслимәләр командасы Лениногорск шәһәрендә узган «Гыйлем нуры» төбәк викторинасында катнашты. Әлеге чарага шулай ук Бөгелмә, Лениногорск, Урыссу, Баулы шәһәрләре командалары килгән иде. Катнашучы командалар бик көчле булуына карамастан, Азнакай хатын-кызлары да үзләрен сынатмады, көндәшләре арасында иң күп балл җыеп беренчелекне яулады.
«Сораулар бик катлаулы булды, ләкин аларның һәрберсен тормыш белән бәйләп аңлатырга мөмкин иде, Аллаһның ярдәме белән, беренче тапкыр катнашып җиңү яуларга насыйп булды безгә», - дип аңлатып киттеләр безгә «Кәүсәр» командасы мөслимәләре.
Азнакай мөслимәләре «Гыйлем нуры» кубогын алып кайтты
29 апрель 2015 ел 10:19

Соңгы яңалыклар

Рамазан аена намаз белән: Нәзарәт 11нче тапкыр “Ислам. Беренче адымнар” курсларын оештыра
27 гыйнвар 2023 ел 09:09

Бер тәүлек эчендә Нәзарәтнең рус телендәге онлайн-мәдрәсесенә 2000 “шәкерт” укырга керде
26 гыйнвар 2023 ел 11:07
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы