Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Җиңү бәйрәменең 70 еллыгы уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарыбызга кадер-хөрмәт күрсәтеп тантаналы мәҗлескә җыйды. Авыр сугыш елларанда үзләренең батырлыклары, хезмәтләре белән җиңүгә зур өлеш керткән өлкәннәрне җыйган чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.
“Туган авылым” ресторан һәм күңел ачу комплексына 40 ка якын ветеран һәм тыл хезмәткәрләре җыелган иде. Алар совет чорында ук дини эшчәнлек алып барган, республика районнарында имамлык иткән. Ветераннар әле дә мәхәллә эшләрендә актив катнаша, рухи кыйммәтләрне халкыбызга җиткерү өчен зур тырышлыклар куялар.
“Бабайларыбыз, әбиләребез сөйләгәннәрдән ишетеп беләбез, алар сугыш кайгысын Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап, ялварып күтәргән. Динебез өйрәткәнчә сабыр булырга тырышканнар, бер-берләренә карата миһербанлы булганнар. Шулай ук Җиңү көнен Аллаһка рәхмәтләр әйтеп каршы алганнар.
Сугыш һәм тыл ветераннары күтәргән авырлыкларны безгә алга таба күрергә туры килмәсен иде. Динебез бит үзара килешеп, аңлашып яшәргә чакыра. Ислам ул – тынычлык дине. Аллаһы Тәгалә сезгә исәнлек-саулык, озын гомер һәм җан тынычлыгы бирсен. Картлык көннәрегездә кадер-хөрмәт күрергә насыйп итсен. Балалар, оныклар бәхетен, шатлыгын күреп яшәргә язсын”, - диде мөфти үзенең чыгышында.
Чарада шулай ук Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры урынбасары, фондның Координацион үзәге җитәкчесе, Төньяк Кавказда Кеше хокукларын яклаучы милли иҗтимагый комиссия җитәкчесе урынбасары Эдуард Хачукаев, мөфти урынбасарлары һәм район мөхтәсибләре катнашты.
Эдуард Хачукаев барлык ветераннарны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады һәм һәркайсысына саулык-сәләмәтлек, озын гомер һәм бәхет теләде.
Әлеге күркәм мәҗлесне алып барган Аксакаллар шурасы рәисе, Нурлат районы мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов һәр ветеранга сүз бирде. Алар сугыш елларын хәтерләрендә яңарттылар, тормыш хәлләре хакында сөйләделәр.
Очрашу барышында сугышта мәрхүм булганнар рухына дога кылынды һәм мөфтият исеменнән күчтәнәчләр өләшенде.




