Зур Өскедә – зур шатлык

23 март 2016 ел 11:06

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл халкы өчен ике мәчет эшләгән. Совет власте урнашкач, мәчетләребез юкка чыгарылган.

Мәчет – авылыбызның күрке булырга тиешле урын. 1996нчы елда авылдашыбыз Котдус Зиннәтуллин мәчет төзетте. Беренче елларда мәчетебез җанлы гына эшләп китте. Мәүлә абый, Гөлйөзем апалар һәр җомгада, гаетләрдә намаз укуны оештырдылар. Бу ике мөхтәрәм авылдашыбызның вафатыннан соң Нургали абый Исламгалиев муллалык вазифасын күңел биреп башкарды, тик ул да өлкәнәеп китте шул. Нәтиҗәдә мәчет эшчәнлеге бөтенләй сүрелде. Мөгаен, мәчетнең җылытылмавы да моңа сәбәп булгандыр. Ә менә соңгы көннәрдә мәчеттә эш җанланды. Җитәкче урыннарда эшләүче игелекле авылдашларыбыз «Просто молоко» май-сыр заводы җитәкчесе Әхмәтшин Мәсгуть Мәхмүт улы торбалар, насос һәм башка кирәк-яраклар алып бирде, газстрой җәмгыяте директоры Таҗиев Илдар Галимхан улы газ казаны бүләк итте. Ике җитәкче дә ремонт эшләренә үз хезмәткәрләрен җибәрде. Саба урманчылыгында яшәүче авылдашыбыз Рәсүлә апа һәм Васыйл абый Гыйззәтуллиннар 10 мең, Түбән Камада гомер кичерүче эшкуар Фоат Әхмәтшин гаиләсе 7 мең, Фәйзуллин Наил абый белән Кадрия апа 3 мең сум, Венера, Суфия, Гүзәлия апалар меңәр сум акча бирделәр. Авыл җирлеге башлыгы Сәләхетдинов Илгизәр Нуретдин улы барлык эшләрне башлап, үзе дә ничә көннәр буе өскелеләргә булышып йөрде. Авылдашларыбыз Васыйл, Зиннур, Хатип абыйлар, әтиебез Рәшит көн саен, ә Әлфир, Фаил, Илфат, Рәсүл, Равил, Айрат, Илсур чакырган саен мәчеткә эшкә чыктылар. Илшат эскәмияләр ясап бирде, Рөстәм абый тавыш көчәйткечне ремонтлады. Хатын-кызлар генераль җыештыру оештырдылар. Гомумән, кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, беркем дә гозеребезне кире какмады. Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтләре булсын. Һәрберсенә сәламәтлек, балаларына бәхет-тәүфыйк бирсен, йөргән юллары уң булсын.

Барлык эшләр тәмамлангач, авылыбызда зур мәҗлес җыярга булдык. Мамадыш мөхтәсибәтеннән Әлфирә абыстай белән Илһам хәзрәт Миңнегалиевлар, авылыбызны мәчетле итүче Зиннәтуллин Котдус Зиннәт улы һәм аның хатыны Розалия апа, мәчетне җылытуда катнашкан барча авылдашлар һәм авыл халкы – барлыгы 50ләп кеше җомга намазына җыелды. Авылдашыбыз, гомер буе башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән хаҗия, мәдрәсәдә белем алган Җамалыева Суфия Габделхак кызы бүген үзе шәкертләр укыта. Аның шәкертләре искиткеч тирән эчтәлекле вәгазьләре һәм Коръән аятьләреннән сүрәләр укып, җыелган халыкны таң калдырдылар. Илһам хәзрәтнең йөрәкләргә үтеп керерлек сүзләре берәүне дә битараф итмәде.

Җомга намазыннан соң барыбыз бергә башлангыч мәктәп-бакчада әзерләнгән табынга юнәлдек. Авыл халкы көче белән әзерләнгән табын сыгылып тора иде. Кунаклар да күчтәнәчләрне мулдан алып килгәннәр. Чулпан Зиннәтуллина җитәкчелегендәге коллектив табын әзерләүдә зур өлеш кертте. Өстәл артында киләчәккә планнар корылды.

Әйе, ил төкерсә, күл була дигәннәре, чыннан да, дөрес. Барыбыз бердәм булып тотынгач, нинди күләмле эшләрне башкарып чыктык, Аллага шөкер. Инде алдагы көннәрдә дә мәчетебез гөрләп эшләп торсын, һәркемнең күңеленә иман нурлары иңдерергә ярдәм итсен иде.

Рафис САМАТОВ,

Мамадыш районы, Зур Өске авылы

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана