“Үлемнән калам дигәннәргә – туда...”

13 апрель 2016 ел 17:53

– 1989 елның көзендә, бис­тәнең беренче мәчетенә нигез салганда, брезент өс­тендә намаз укыдык. Яшь­ләрдән берүзем идем, калган унбишләп кешенең барысы да – өлкәннәр. Шул чакта рай­он җитәкчесе Марат Әх­мәтовка бик күпләр: “Балтачка мәчет нәрсәгә, шушы ун-унбиш карт үлеп бетсә, анда йөрүче дә калмаячак, нигә шуның кадәр акчаны әрәм итәргә”, – дип ки­ңәш биргән. Рәхмәт яугыры, ул бу басымга каршы тора алды. Мәчет салынды һәм менә ничә еллар инде яшьләр белән гөрләп тора. Анда гына сыя алмый башлагач, унсигезгә-унсигезле дүрт катлы янкорма өстәл­де! Балтачның икенче башында “Раиф” мәчете салына башлагач та: “Берсе дә җиткән иде инде, анда йө­рер­гә кеше булмаячак”, – диделәр. Күрегез, бүген ул мәчетебез дә тулы. Алай гына да түгел, ул да инде яңадан зурайды, элеккесе кадәр ике булды! Болар барысы да яшь имамна­ры­бызның халык арасында абруй казанулары, үз эш­ләрен бик ихлас, җиренә җиткереп эшләүләрен дә, шулай ук җитәкчеләре­без­нең безгә уңай мөнәсәбәтен дә күрсәтә. Бистәнең хас­таханә очында яшәүчеләр азан тавышы да ишетелеп бетми дигәч, элекке район хакиме Марат Зариповка хастаханә бакчасына кече­рәк кенә мәчет төзергә иде дип мөрәҗәгать иткәч: “Сал­сагыз, зурны саласыз, мунча кебек итеп түгел”, – диде... Беренче елларда бик авырлык белән барса да, соңгы ел ярымда бик күп һәм бик тиз эшләнде. Ике кризисны җиңеп, уртак көч белән менә шушындый матур мәчетне сафка бастыра алдык. Шунысы куандыра: әле бу мәчет тә бистәдә соңгысы булмаячак, хакимият дүр­тенче мәчетне салырга рөх­сәт бирде, фундаменты әзер, – диде Җәлил хәзрәт.


Тантанага килүче кунак­лар аның чыгышын бик тәэ­сирләнеп тыңлады. “Карале, Мәскәү кадәр Мәс­кәүдә дә дүрт мәчет, 8 мең кеше яши торган Балтачта да дүртәү булачак. Әле бит барысы да гөрләп эшли”, – дип тә, хакимият белән дин әһелләре, дин тотучылар арасында үза­ра аңлашу барлыкка килүенә, имам­нар­ның килешеп, ярдәмлә­шеп эш­лә­венә  дә сокландылар.


”Мәчет ачылу тантаналарына башка урыннарда га­дәттә күп итеп әбиләр җый­­нала, бер почмакта кечерәк кенә төркем булып бабайлар тора. Ә сездә гап-гадәти эш көнендә Сабантуй мәй­данындагы кадәр халык җый­налган. Күбесе – яшь­ләр, ир-егетләр”, – дип тә га­җәпләнүчеләр булды. “Әле бит алар барысы да намазга басты! Мәчетнең нинди зур бүлмәсе шыгрым тулды. Бу да – гайре табигый хәл”, – диде алар азактан.


Тыштан да, эчтән дә зәвык белән, заманча, уңай­лы итеп төзелгән әлеге мә­чет районнан чыккан дәрә­җәле кешеләр, эшмәкәрләр, ига­нә­челәр ярдәме белән тө­зелсә дә, ачылу тантанасында аларның исеме ише­телмәде (берничә ке­шегә мөфтинең рәхмәт хатлары тапшырылудан гына чамаладык). Баксаң, үзләре шундый шарт куйган икән! “Телевидение чакыртмыйсыз, без­нең исем­нәрне әйт­ми­сез диделәр”, – ди Җәлил абый.


Миңа калса, бу да әлегә кадәр күрелмәгән яңалык. Иман ныклыгы турында ис­кәртүче матур яңалык. Менә шундый иманлы байларның матди ярдәме белән төзел­гән “Ислам нуры” мәчетенә бистәдәге үзәк һәм “Раиф” мәчет­лә­реннән калышырга һич тә ярамас. Район башлыгы Рамил Нотфуллин да, тантанада чыгыш ясап: “Бу мәчет дөрес тәрбия үзәге булсын иде”, – дип теләде.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 51, 13.04.2016/)

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана