Тәмәке тартучыны ни көтә

13 апрель 2016 ел 17:48

Аллаһының барлыгына инанган кеше Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә тырыша. Хәләл ризыклар белән генә тукланырга, хәләл гамәлләр генә кылырга, хәрәмнән читләшергә омтыла. Ләкин кайчакта хәрәмне бөтенләй ташларга кайбер кешеләрнең йә ихтыяр көче җитми, йә нәфесе ирек бирми, йә ул шайтан вәсвәсәсеннән арына алмый. Андый кеше үзен төрлечә акларга тырыша, аклар өчен төрле сәбәпләр уйлап чыгара. Тәмәке тарту – әнә шундый гамәлләрдән. Тәмәкене безнең илдә бөтен милләт кешеләре дә, шул исәптән татарлар да тарта. Һәм, кызганыч, мөселманнар арасында да аз түгел. Шундый мөселман кардәшләребезгә: «Тәмәке тарту – гөнаһлы гамәл», – дип әйтсәң, аларның кайберләре: «Гөнаһ икәнен беләм, тик әлегә ташлый алмыйм», – дип җавап бирә. «Коръәндә тәмәке тартырга ярамый дип бер аятьтә дә әйтелмәгән», – диючеләре дә бар.

Әйе, Коръәндә тәмәке тарту турында бер аять тә юк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә ул турыда бер сүз дә әйтмәгән, чөнки ул заманда кешеләр әле тәмәкенең, тәмәке тартуның нәрсә икәнен белмәгәннәр. Ислам динендә кешегә зыян сала торган, аңа читенлек китерә торган бөтен нәрсә тыела. Мәсәлән, авыздан сарымсак яки суган исе килеп торганда мәчеткә керү тыела, чөнки ул тәмсез ис мәчеттәге кешеләрне һәм фәрештәләрне борчый. Аңлашыла ки, тәмәке дә авыздан авыр ис килеп торуга сәбәп булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Мөселманның теленнән дә, кулыннан да кешеләргә зыян килмәс», – дигән. Икенче бер хәдисендә: «Кешеләргә Аллаһ биргән нигъмәтләр арасында, иманнан кала, сәламәтлектән дә зуррак нигъмәт юк», – дигән.

Аллаһы Тәгалә кешегә акыл биргән, шуның белән кеше башка мәхлуклардан аерылып тора. Әгәр берәр нәрсә кулланудан (мәсәлән, аракы эчкәннән) акыл кими яки югала икән, ул нәрсә исламда тыелган. Тәмәке тартуның сәламәтлеккә зарары аракыныкыннан ким түгел. Ләкин аның зыяны шунда ук күренми, ул акрын-акрын килә – хәтер начарлана, кан йөреше акрыная, нәтиҗәдә баш миенә туклыклы матдәләр килүе кими, күзәнәкләре үлә һәм ми зәгыйфьләнә. Шуңа күрә кайбер галимнәр тәмәке тартуны мәкруһ ди, башкалары хәрам дип әйтә.

КӘҖӘ БӘРӘНЕ ТӘМӘКЕ НАРКОМАНЫНА ӘЙЛӘНГӘН

Моннан 15 еллар чамасы элек илебездә эчүчелеккә, наркоманиягә һәм тәмәкегә каршы көрәшә торган җәмәгать оешмасы барлыкка килгән иде. Ул оешманың вәкилләре – зур галимнәр, табиблар – Русиянең төрле шәһәрләрендә шул хәрәм нәрсәләрнең зыяны турында лекцияләр укып йөрделәр. Новосибирск гуманитар университеты профессоры Владимир Георгиевич Жданов лекциясен миңа да тыңларга туры килде. Менә нәрсәләр сөйләгән иде ул:

«Мин үз гомеремдә бер генә тапкыр да тәмәке тартмадым. Моның үзенә күрә сәбәбе бар. Мин Алтай краенда, авылда, сугыштан соң туганмын. Безнең авылга сугыштан берничә инвалид кайтты. Сталин вакытында инвалидларга, сугышта батырлык күрсәтеп алган орден-медальләре өчен, пенсияләренә шактый өстәмә бирелә иде. Бер бәндә шул инвалидларны әлеге өстәмәне алып, аны аракы эчүгә тотарга өйрәткән. Пенсия биргән көнне алар кибеттән аракы алалар да кибет янындагы бүрәнәләр өстендә эчеп утыралар. Ә без, авыл малайлары, алардан калган буш шешәләрне кибеткә тапшырып, суыра торган кәнфит алабыз… Шул кибет янында бер әби яшәде. Аның ике кечкенә кәҗә бәрәне бар иде. Бу инвалидлар шул бәрәннәрнең берсен тәмәке тартырга өйрәткәннәр. Ул кәҗә бәрәне тәмәкегә шул кадәр нык бәйләнде – берәрсенең тәмәке тартып, төтен чыгарганын күрсә, шул кеше янына чабып барып, аны сөзә башлый, үзенә дә төтен суырырга бирүне таләп итә иде. Һәркемгә дә кызык тоела инде бу. Көз җиткәч, шул ачыкланды: тәмәке тартмаган кәҗә баласы зур булып үсеп җитте, ә тартканы ничек бәләкәй булса, шулай кечкенә калды.

Университетта укыганда гына белдем: тәмәке төтене составында 196 агулы компонент бар икән. Болар – никотин, аммиак, сероводород, канцероген матдәләр, эфир майлары, сумалалар, дегет… Шул 196 агулы матдәнең 14е – наркотиклар. Һәм агулы тәмәке төтенен суыручылар – чып-чын тәмәке наркоманнары. Әлеге кәҗә бәрәне дә әнә шундый чын тәмәке наркоманына әйләнгән булып чыкты. Әйтелгән бу агулы матдәләр үпкәгә барып кергәч, шунда ук канга сеңәләр һәм кандагы А витаминын җимерәләр. Ә А витамины ул – үсү витамины. Күзләр яхшы күрсен өчен дә шушы витамин кирәк. Яшь чагымда миңа тәмәке тартырга тәкъдим итсәләр, теге мескен кәҗә бәрәнен искә төшерә идем һәм: «Юк инде, мине шундый ахмаклыкка этәрмәгез», – дип җавап бирә идем.

КАН ТАМЫРЛАРЫНА «ФИЗЗАРЯДКА» КИРӘКМИ

Кеше агулы тәмәке төтенен үзенә суырып алгач, анда нәрсә була соң? Әлбәттә, андагы матдәләр шунда ук канга кереп китә һәм организмның саклану реакциясе кими, чөнки бөтен кан тамырлары кысыла. Төтенне үпкәләрдән чыгарып җибәргәндә, кан тамырлары акрынлап киңәя башлый. Тагын суыра – кан тамырлары тагын тарая, төтен чыгып киткәндә, тагын акрынлап киңәя. Тарая-киңәя, тарая-киңәя… Без махсус санап карадык: тәмәке тартучы кеше сигез ел эчендә үзенең йөрәк-кан тамырлары системасын уртача бер миллион тапкыр шулай мәсхәрәли. Без беләбез, кешенең мускуллары бер кысылып, бер киңәеп эшләгәндә, алар физзарядка ясыйлар, ныгыйлар. Ләкин, мускуллардан аермалы буларак, кан тамырлары әлеге кысылу-киңәюләр нәтиҗәсендә юкара, зәгыйфьләнә, сынучанга әйләнә. Әгәр кеше тәмәке тарту белән беррәттән аракы яки сыра да эчсә, бу бигрәк тә начар. Гадәттә, эчкән кешенең кан басымы күтәрелә. Шул чакта ул тирән итеп тәмәке суыра, ә кан тамыры тәмәке төтененең тәэсире астында кысыла, аның юкарган стеналары югары кан басымына чыдарга тырыша. Әмма чираттагы суыру вакытында кан тамырының стенасы чыдамый, бер урында тишелә, һәм шул тишектән күпмедер кан чыгып, тәнгә кан сава. Әгәр ул баш миендә булса, бу хәл микроинсульт дип атала. Шунда кешене өлешчә паралич сугарга, хәтта ул тулысынча параличланырга мөмкин. Әгәр инде бу кан тамыры йөрәк мускулының бер өлешен тукландыра торган булса, бу очракта әлеге хәл микроинфаркт дип атала. Алкоголь плюс тәмәке – үлемнең килүен бик тизләтүче нәрсәләр.

Ә бу кан тамырлары алга таба нишли соң? Алар кысыла-киңәя, кысыла-киңәя… Һәм чираттагы бер кысылу вакытында кан тамыры тәмам йомыла. Медицинада бу процесс кан тамырының облитерациясе дип атала. Кан тамыры йомыла да бүтән инде ачылмый. Һәм бу кан тамыры аша кан йөрү бөтенләйгә туктала. Әгәр бу кан тамырының йомылуы ашказанында, бавырда, үт куыгында килеп чыкса, организм ул органнарга канны икенче яктан китерү җаен таба әле. Әгәр йомылу кулның яки аякның берәр бармагында килеп туса, анда инде кан икенче яктан килә алмый, һәм андый очракта кешедә «облитерирующий эндартериит» дип аталган авыру барлыкка килә. Халык андый авыруны «тәмәке тартучы аягы» дип тә атый. Ә соңгы стадиясе – гангрена. Бу авыру бик тиз үсә, тарала. Мәсәлән, аякның кайсыдыр бармагындагы кан тамыры йомылса, өч-дүрт сәгать эчендә бармак шешә. Аны кисеп өлгермәсәләр, икенче көнне инде бармак чери, ә аяк табаны шешә башлый. Әгәр табанны кисеп алырга өлгермәсәләр, тагын бер көннән ул да черергә тотына. Инде бөтен аяк шешә. Әгәр аякны кисеп алырга өлгермәсәләр, икенче көнне кешенең бөтен тәнендә гангрена башлана, каны бозыла, һәм ул шул авырудан үлә.

Сезнең һәрберегезнең «Белое солнце пустыни» киносын караганыгыз бардыр. Анда актер Павел Луспекаев үзенең соңгы ролен – диңгез буендагы таможняда эшләүче Верещагин ролен башкара. Актер Луспекаевның ничек үлгәнен халык белми. Ул бала чагыннан ук тәмәке суыра башлый. Нәтиҗәдә, Луспекаев та тәмәке наркоманына әверелә, аннан инде берничек тә баш тарта алмый. Һәм 51 яшендә аның сул аягында кан тамырларының облитерациясе башлана. Аның сул аягын төптән үк кисәләр. Шушы фильмга төшкәндә үк инде ул протез белән уйный. Әмма ул тәмәкедән барыбер аерыла алмый, аны суыруын дәвам итә. Балтыйк буенда кино төшергәндә, аның уң аягында да кан тамырларының облитерациясе башлана. Анысын төптән кисәр өчен хәтта госпитальгә дә алып барып өлгермиләр, ул шул авырудан үлә.

Новосибирскидагы клиниканың кан тамырлары бүлегендә эшләүче бер шәфкать туташы миңа болай дип сөйләгән иде: «Сузун районыннан бер авыруны алып килделәр. Ул тәмәке тартучы иде. Аның сул аягында гангрена башланган булган. Ул аягын кистеләр. Наркоздан соң аңына килгәч, аның беренче сүзләре шундый булды: «Тәмәке кабызып бирегез!» Үтенечне тыңладылар. Аннары аны алып кайтып киттеләр. Тик сигез айдан соң аны тагын алып килделәр – уң аягын төптән үк кистеләр. Наркоздан айныгач, беренче сүзләре тагын шул булды: «Тәмәке бирегез!» Аңа тәмәке кабызып бирделәр. Тагын алты айдан алып килделәр – ике кулында да берьюлы гангрена башланган иде, ике кулын да кистеләр. Һәм менә шунда, наркозы кайткач, аяксыз-кулсыз ята, беренче сүзләре тагын «Тәмәке бирегез!» булды. Без шунда ирексездән елап җибәрдек. Кешедән инде бернәрсә дә калмаган, ә ул әле һаман тәмәке сорый! Нинди куркыныч нәрсә икән ул – тәмәке!»

Кем тәмәке тарта, кем тәмәке наркоманына әверелгән, ул инде облитерирующий эндартериитның беренче билгеләрен белә: кул-аяк бармаклары тәннең башка җирләренә караганда салкынрак. Бу – аларда кан йөреше бозылган, дигән сүз, ягъни кул-аяклар туңучан була. Тәмәке тартучы йөри, «имезлеген» суыра һәм кинәт сызланып: «Ай, аягым чәнчеп китте! Ай, авырта, чәнчи!» – дип куя. Авырту тиздән бетә, һәм ул кеше тәмәкесен суырып йөрүен дәвам итә. Ә бит бу – инвалидлык якынлашуы турында беренче сигнал! Ягъни аның аягында ниндидер кан тамыры йомылган, һәм бу процесс көчәя бара, димәк.

БУЛАЧАК ӘНИЛӘР ДӘ УЙЛАНСЫН ИДЕ…

Бервакыт минем яныма бер хатын килде. Ул әйтә: «Владимир Георгиевич, мин – врач-акушер. Сезнең кайчан да булса бала туу процессын күргәнегез бармы?» – ди. «Юк, күргәнем юк», – дим. Ул әйтә: «Ана карынындагы бала махсус капчыкта – плацентада ята. Бу капчыкта бала суда йөзә һәм акрынлап үсә. Туар алдыннан бала шул капчыкны ерта һәм әлеге су агып чыга. Һәм күпмедер вакыттан соң бала да якты дөньяга чыга. Ләкин кайчакта шулай да була, бала әлеге капчыкны ерта алмый һәм шул капчыкта килеш туа. Андыйлар турында «күлмәк белән туган», диләр. Без, табиблар, ул капчыкны ачабыз. Әгәр ананың йөкле чоры нормаль рәвештә узган булса, без күрәбез: чиста һәм әйбәт исле су, һәм анда алсу чырайлы бала йөзеп йөри. Әгәр ул ана йөкле вакытта тәмәке тарткан булса яки үзенең ире тарткан тәмәке төтенен сулап яшәгән булса, без ул капчыкны ачкач, аннан төпчек савытыннан килгән кебек авыр ис килә, ә суы – болганчык, пычрак, һәм анда ярымтере, кислород җитмәүдән зәңгәрләнгән бала ята… Тәмәке тартучы хатыннарның ничек бала тудырганнарын күргән бер кыз да алга таба авызына тәмәке кабу турында уйлап та карамас иде, бер егет тә үзенең кызына тәмәке тарту турында уйларга да рөхсәт итмәс иде!» – диде миңа әлеге шәфкать туташы».

***

Раббыбыз Аллаһ халкыбызга аракы-сыра эчүдән, тәмәке наркотигын суырудан, башка наркотикларны кулланып яшәүдән туктарга насыйп итсә иде. Хәләл гамәлләр генә кылып, хәләл ризыклар ашап-эчеп кенә яшәргә язсын.

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы мәхәлләсе имам хатибы

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана