Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Түбән Кама шәһәренең үзәк мәчет имам хатибы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин журналистлар һәм язучылар белән очрашты. Аның темасы баланың саф күңел, фитри иман белән тууы, ул сафлыкны саклап калу өлкәннәрнең бурычы булуы турында булса да, очрашу барышында тормышыбызда журналистика, әдәбият һәм диннең тоткан урыны турында фикер алыштык.

– Кеше нинди һөнәргә ия булмасын (укытучы-тәрбиячеме, химик яки медицина хезмәткәре, дин әһеле һ.б.), барыбыз да бер дәүләттә яшибез һәм халыкка хезмәт итәбез. Максатлар да уртак булырга тиеш. Шулар арасында яшьләрне яман гадәтләр – эчүчелек, наркотиклар куллану, үз-үзенә кул салу һәм башка язык эшләрдән сакларга тырышу да бар. Без дошманнар да, көндәшләр дә түгел. Бер-беребез белән килешеп, аңлашып эшләгән очракта гына, ниндидер нәтиҗәгә ирешә алырбыз, – ди Йосыф хәзрәт.

Очрашуга каләм ияләре чакырылганлыктан, сүзне шул тирәдә йөртик. Соңгы вакытта бераз гына тавышы булганнар – җырчы, язуга сәләте булуын чамалаганы язучы-шагыйрь булырга тели. Монда бернинди дә начарлык юк. Ләкин һәр һөнәрнең үз үзенчәлеге, нечкәлекләре, серләре барлыгын да онытмыйк. Моңсыз җырчы үзен никадәр генә күрсәтергә тырышмасын, аны кабул итүчеләр, үпкәләмәсен, үз тирәсендәгеләр генә. Язучылар белән дә шул ук хәл. Тик монда хәл катлаулырак, чөнки каләм ияләре сүз белән эш итә. Ә сүз бик куркыныч корал ул. Аны белеп һәм дөрес кулланмасаң, бер гаепсезнең тормышын тәмуг утына әверелдерергә һәм, киресенчә, үзе дә, гамәле дә кискән тырнакка да тормаган адәмне югары күтәрергә мөмкин. Сүз турындагы мәкальләр юктан барлыкка килмәгәндер. Игътибар итсәгез, соңгы вакытта язучылар, шагыйрьләр, шулай ук журналистлар да, читләтеп кенә булса да, үз язмаларында дин темасына кагыла башлады. Гадәттә, бу Аллам, Раббым, Ходаем кебек эндәш һәм кереш сүз рәвешендә мәшаллаһ, иншаллаһ кебек сүзләр кулланудан гыйбарәт. Әйе, монда бернинди дә криминал юк. Тик сүзнең тирән мәгънәсе бар. Әйтик, дин әһелләре, Аллаһының 99 исеме арасында Ходай дигәне юк, дип аңлата. Бу хакта күп тапкырлар язылды, әмма кайбер шагыйрьләр аны рифмага туры килгән өчен куллана икән.

– Соңгы вакытта тарихчылар, галимнәр, язучылар үз эшләре-әсәрләрендә дин темасына кереп, кайчак артык тирәнрәк төшмәкче булалар. Бу сөенечле хәл, ләкин дин турында үзең дә аңлап бетермәгән килеш язып, Аллаһ каршында гөнаһлы булырга мөмкин. Өстән кушу буенча «дин белгече» булырга маташкан Гариф Гобәй хатасын кабатларга ярамый. Шуңа күрә «менә диндә шулай» дип язганчы, язмаларны дин әһелләренә күрсәтергә, мондый эшкә тотынганчы, бераз киңәшләшергә кирәк, дип саныйм. Бу язучының үзе өчен дә иминлек булып тора. Чөнки ул әсәр халык арасында таралып, кешеләрнең адашуына сәбәп булса, аларның гөнаһы да авторга була түгелме? Безнең максат язмалардан гаеп эзләү түгел, кирәк булганда, киңәшләр бирү, – ди Йосыф хәзрәт.

Фирая моратова фотолары4

Фирая моратова фотолары2

Шөкер, дингә кагылышлы әсәрләрне дин әһелләре белән киңәшләшүнең үрнәкләре бар икән. Хәзрәт шуларның берсен телгә алды. Шәһәрнең драма театры режиссеры Рөстәм Галиев аңа «Кадер киче» дип аталган пьеса язарга теләве турында әйтә һәм теманы ачуда имам да киңәшләрен бирә. Соңыннан Йосыф хәзрәт спектакль премьерасын үзе дә карый. «Мөселманнарга театрга йөрергә ярыймы, дип сорыйлар. Бу сорауга болай дип җавап бирәм: ярамый дигән сүз юк, ләкин шул мөһим: сез карый торган әйбер нәрсәгә чакыра? Әгәр дә сәхнә явызлыкка өндәсә, спектакльдә азгынлык күренешләре булса, гафу итегез, мин, хәзрәт, ул тамашада булырга тиеш түгел. Татарда театр турында бәхәсләшү моннан йөз элек кадимчеләр белән җәдитчеләр арасында да барган. Кадимчеләр аяк терәп каршы торган. Җәдитчеләр исә аларга каршы чыккан һәм: «Алайса без мәдәни үсеш ягыннан артта калабыз», – дигәннәр. Кызганыч, вакытында театр муллалардан артыгын көлгән. Дөрес, надан муллалар да булган, әмма ул көлүләр мулла исемен кимсеткән. Нәрсә дисәк тә, авылда бала туса да, туганың үлсә дә, кеше муллага барган. Һәм бүген дә шулай ».

Әйе, театр яктылыкка, аклыкка илтергә тиеш. Тик бүгенге сәхнә еш кына заманага яраклаша, кайчак оятыңнан җир тишегенә кереп китәрдәй күренешләр була. Татарның күп кенә юморы да кайвакыт сәрхушлек темасыннан чыга алмый, мәзәкләр дә билдән түбән төшә. Аллаһы телгә алынган җырлар ярымшәрә кызларның биюе астында башкарылырга да мөмкин.

Өстәвенә, бүген дөньяда дини вәзгыять тә катлаулы. Монда инде җыр белән шигырь генә түгел, ә үзләрен мөселман дип атаучы вәхшиләр аркасында, исламны кара төс белән, ягъни мөселманнар рәхимсезләр, үтерүчеләр дип күрсәтәләр.

Әйе, дини теманы һәркем яктырта алмый. Монда «мин шулай уйлыйм», «миңа шулай кебек тоела» дигән нәрсә булырга тиеш түгел. Диндә бары тик Аллаһ сүзе булган Коръән һәм хәдисләр бар. Күбебез өчен гадәти булып тоелган сүз дә, дин күзлегеннән чыгып караганда, гөнаһка сәбәп булырга мөмкин. Мәсәлән, еш кына мәхәббәт, әниләр турында җырланган сүзләрдә «табыну» сүзен куллану. Кеше хатын-кыз матурлыгына да, әнисенә дә табына алмый, Бер Аллаһыга табына. Яки: «Син булмасаң, мин үләм» кебек сүзләр. Сөйгәнеңне ничек кенә яратсаң да, аның артыннан кабергә керү дөрес түгел. Кеше түзәргә, алга таба яшәргә бурычлы.

Җыеп кына әйткәндә, һәр гамәлебездә генә түгел, сөйләм-язуыбызда да сак булып, чамадан чыкмыйк дигән теләк белән,

Нурисә ГАБДУЛЛИНА,

Түбән Кама шәһәре

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана