Дин – бәхеткә илтүче юл

08 август 2014 ел 11:16

Әгерҗенең “Нур“ мәдрсәсендә Коръән укучылар бәйгесендә Чишмә авылыннан  өч яшьлек Нуриман Корбановның изге китаптан аятьләрне яттан сөйләвен таң калып тыңлаган идек. Аның әти-әнисе Ринат–-Энҗе КОРБАНОВлар һәм бу   гаилә белән якыннан танышканнан соң, аларга булган хөрмәтебез тагын да артты.

Тыныч авылда яшисебез килде

Энҗенең әти-әнисенең тамырлары –  Болгардан, ә Ринатныкы – Татарстаннан. Яшьләр изге Болгарда танышалар.
– Ул чакта мин укытучылыкка укыйм, ә Ринат Мәдәният йорты директоры булып эшли иде. Менә шунда таныштык, – ди Энҗе.
Хәзер дә изге Болгар җирендә еш булырга туры килә аларга. Әнә, быел уллары Абделмәлик шунда узган республика Коръән бәйгесеннән җиңү яулап кайткан.
– Борынгы бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән урыннарның шулай матураюына, андагы тарихи объектларның төзекләндерелүенә бик тә сөендек. Шуңа изге Болгарга сәяхәтебез соңгысы булмас әле дип уйлыйбыз, – ди ул.
Гаилә булып яши башлаганнан соң, алар Чаллыга күченәләр. Менә шунда Ринат мәчеткә йөри башлый. Аннан Энҗе дә намазга баса. Тик яшьләрнең күңеле авылга тартыла.
– Без гаилә коруга ук авылда яшәү турында хыяллана башлаган идек. Эзли торгач, Әгерҗе районының Чишмә авылында тукталдык һәм күченеп кайттык.  Чишмә авылы – без хыялланган авыл ул: биредә тыныч, табигате матур, халкы да күркәм, – ди Энҗе. Бу гаиләнең аягы җиңел була: алар күченеп кайтканнан соң бирегә Ислам дине кануннары буенча яшәүче тагын берничә гаилә кайтып төпләнә.
– Авылдашларыбыз белән туганнардай яшибез. Кунакларга йөрешәбез, проблема килеп туса, бергәләп чишәбез. Ислам дине күршеләр белән дус-тату яшәүне хуплый бит. Без шулай яшәргә тыпрышабыз да, – ди Энҗе.
Дини тәрбия – иң яхшысы
Инде әйткәнебезчә, Корбановлар гаиләсендә алты бала тәрбияләнә. Кечкенә Йяхья белән Нуриман – әлегә әниләре белән өйдә, Абделмәлик белән Җәннәт – Тирсә мәктәбе укучылары, Камилә – Әлмәтнең Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мәдрәсә шәкерте, Мөхәммәд – Казанның Ислам институты студенты.
– Кызыбызның мәктәпкә яулык бәйләп йөрүенә каршы килмәгәннәре өчен Тирсә мәктәбе укытучыларына рәхмәтебез зур. Гомумән, әлеге мәктәпнең укытучылар коллективына хөрмәтебез бик зур, – ди гаилә башлыгы Ринат.
Корбановлар гаиләсендә хезмәт тәрбиясенә зур игътибар бирелә. Малайлар – әтиләренең уң кулы булса, кызлар әниләре тирәсендә кайнаша. Әнә, Абделмәликкә Болгарда узган бәйгедә җиңү яулаган өчен бирелгән акчага сарык бәрәннәре сатып алганнар, аларны карауны малайның үзенә йөкләгәннәр. Киләчәктә абзар төзеп, тагын да күп мал асрау турында хыялланалар.
– Балаларга дөрес тәрбияне ничек бирергә дип баш ватасы юк, Ислам динендә барысы да бар. Шуңа без аларны динебез кануннарына нигезләнеп тәрбиялибез, – ди Энҗе. Менә шуларга нигезләнеп бала тәрбияләүнең үз кагыйдәләрен дә булдырганнар. Әйтик, бу гаиләдә һәркем йокыдан иртән иртүк торырга күнеккән.
– Безнең дин озак йоклауны хупламый. “Иртәнге намаздан соң ризык бүленә“, – диелгән дини чыганакларда. Шуңа без, ризыксыз калмыйк дип, йоклап ятмыйбыз, – диләр Корбановлар.
Дини тәрбия бирүнең нәтиҗәләре дә күркәм. Сарманда дини лагерьда ял иткәндә беренче елны Камиләнең, аннан соң Абделмәликнең йөзләгән яшьтәшләре арасында “Әдәпле бала“ исемнәренә лаек булуы шул хакта сөйләмимени?!
Ураза – иң зур бәйрәм
Кечкенә балалардан кала, Корбановларның барысы да Рамазан ае дәвамында ураза тоталар. Биш тапкыр намазларын калдырмыйлар. Ир-атларга намаз уку өчен йорт янындагы бер бүлмәне җайлаштырганнар, хатын-кызлар исә өйдә намазга басалар. Рамазан ае вакытында күбрәк вакытларын Коръән, дини китаплар укып уздыралар. Телевизордан да күбрәк дини тапшырулар карыйлар. Тәравих белән сәхәр арасында да йокламыйлар.
– Рамазан ае елга бер тапкыр гына килә. Шуңа бу айны без гыйбадәттә уздырырга тырышабыз, – диләр Корбановлар.
Ураза гаете – бу гаиләдә иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне өйләрен бик матур итеп бизиләр, ризыкларның да иң тәмлеләрен әзерлиләр.
– Бер-беребезгә, күршеләргә бүләкләр дә әзерлибез. Бәйрәм көнендә табын әзерләп, бер-беребезне кунакка дәшәбез. Балалар арасында төрле бәйгеләр дә оештырабыз, – ди Энҗе.   
Моннан ике ел элек Энҗе белән Ринат изге хаҗ сәфәрендә дә булып кайтканнар, киләчәктә тагын бару турында хыялланалар.
Менә шулай, Аллаһ риза булырлык итеп яшәве, иманлы булуы белән бәхетле бүген бу гаилә.

agryz-rt.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана