Дини җырлар тыңларга өйрәнәбез

07 август 2014 ел 13:01

Узган җомгада Ураза бәйрәме уңаеннан “Казан-Арена” стадионында хәйрия концерты оештырдылар. Биредә халык ярдәме белән җыелган акчаны Украинадан кайткан качакларга тапшырачак­лар. Ярдәм итәргә теләүчеләр хәер акчасын смс аша да юллый ала. Тулаем җыелган акчаны “Зәкят” фондына тапшыралар, ә дини оешма исә боларның һәммәсен дә качакларгә өләшәчәк.

Ураза бәйрәме уңаеннан мондый концерт быел икенче тапкыр үткәрелә. Былтыр Камал театры каршында чыгыш ясаган Сами Йосыфны күпләр хәтерли булыр. Ул вакытта әлеге бәйрәмгә 8 мең­гә якын кеше килде. Быелгы бәйрәмне дә үз итүчеләр шактый.


– Мондый концертлар үткәрүне традициягә кертеп җибәрәбез, – ди Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Быел та­нылган җырчы Махер Зейн­ны чакырган идек. Әм­ма аның Дубайда чыгыш ясыйсы булды. Быел дөнья­күләм нәшидләр, илаһилар башкаручы төрек җырчы­лары Мәсут Куртис белән Седат Учанны чакырдык.


Төрек гаиләсендә туып, Македониядә яшәгән Мәсут Куртис репертуарында инглиз, гарәп, төрек җырлары бар. Европада укыган җыр­чының иҗатында төрле жанр­лар өстенлек итә икән. “Заманчаны да, классиканы да, элеккеге төрек җырла­рын да башкарам, – диде ул журналистларга. – Синтез юнә­­лешендә иҗат ителгән­нәре дә бар. Шул ук вакытта уен кораллары да шул репертуарга бәйле сайлап алына. Борынгы уен коралларында да, заманчаларында да уйныйбыз”.


Мәсут Куртисның бер атна элек кенә яңа җыр җы­ентыгы дөнья күргән. Татарстан тамашачысына яңа җыр­ларын да тәкъдим итте. “Сезнең иҗатыгызда дәвам­лы тема бармы?” – дигән со­рау­га: “Әлбәттә, бар. “Елмаю” темасына өстенлек бирәм, –дип җавап бирде ул. – Пәй­гамбәребез кешеләр белән дустанә мөгамәләне, һәр инсан белән күркәм елмаеп сөйләшүне хуп күргән”.


Татарстанга килгәнче үк ул биредә яшәгән халык, Казанның тарихи урыннары турында кызыксынган. Кол Шәриф мәчетенә барып, җом­­га намазы укыган, Кремль белән танышкан. Әмма шәһәр буйлап сәяхәт итәргә вакытлары булмаган. Татарларның төрекләргә бик якын милләт булуына, уртак сыйфатлар берләште­рүенә сө­енүен белдерде. Британия­дә яшәп алган җыр­чы гарәп­чә, инглизчә укыган. “Шуңа күрә иҗа­тым­да Европа тәэсире бар”, – дип әйтте ул.


Төркиянең Әрзурум шә­һәрендә туган Седат Учан­ның да Казанга беренче тапкыр гына килүе икән. “Үзем­не Төркиядә кебек хис иттем, – диде җырчы. – Халык биредә шулкадәр кунакчыл, безнең милләткә хас җы­лылыкны сиздем”. 
“Бүген дөнья мөселман­нарына хас сәясәт сездә нинди тәэсирләр калдыра? Аларга мөнәсәбәтегез ничек?” – дигән сорауга Седат Учан: “Дөнья мөселманнары берлектә яши алмыйбыз, – диде. – Берләшеп, үзебезнең бер Аллаһтан икәнебезгә инанып яшәсәк, Коръән кушканча, бер-беребезнең кадерен белсәк иде”.


Седат Учан кечкенәдән дини җырлар белән кызыксынган. Башлангыч сыйныфны тәмамлагач, үзенең укуын “Имам хатыйб” мәктә­бендә дәвам иткән. Балачактан ук үзгә тавышы белән кешеләрне әсәрләндергән. Беренче җыр җыентыгы “Мө­хәммәд хөрмәтенә” ди­гән исем белән чыккан. Седат Учанның бүген 12 җыр җыентыгы дөнья күргән инде.


Җырчы  күбрәк Мө­хәм­мәд пәйгамбәргә багышланган илаһилар, нә­шидләр башкара. “Иҗа­тымның төп өле­шен мөсел­маннарны бер­­­ләш­те­рү­че темалар алып тора, – ди җыр­чы. – Ислам ди­ненең камиллеген, матурлыгын тамашачыга җит­ке­рергә тырышам”.


Безнең халык дини җыр­лар тыңларга өйрәнеп кенә килә әле. Дөрес, Болгар, Алтын Урда чорларында ила­һилар, нәшидләр җырлау бик популяр булган, әлбәттә. Әмма без бу традициядән шактый гына читләшкәнбез. Шөкер, әкрен-әкрен адымнар белән без моңа кире кайта башладык. Дини җыр­лар башкаручылар берән-сәрән булса да баш калкыта. Ураза бәйрәмендә төрек җырчылары белән берлектә аларны да ишетергә туры килде.

 

“Ватаным Татарстан”

Башка журналлар

Нурдидә апа сабаклары

04 декабрь 2014 ел 17:08

Шундый шәп бабайларым бар

Шактый гына авылларыбыз мәчетләрендә имам итеп куярлык кеше таба алмыйлар. Ә менә Баулы районының...

14 ноябрь 2014 ел 14:49

Күңел тынычлыгын иман дәвалый

Гыйбадәтнең максаты – инсанның җанын-тәнен таза-сау тоту, аны авырулардан сак­лау. Чөнки тәһарәт һәм...

28 октябрь 2014 ел 13:28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана