Узган җомгада Ураза бәйрәме уңаеннан “Казан-Арена” стадионында хәйрия концерты оештырдылар. Биредә халык ярдәме белән җыелган акчаны Украинадан кайткан качакларга тапшырачаклар. Ярдәм итәргә теләүчеләр хәер акчасын смс аша да юллый ала. Тулаем җыелган акчаны “Зәкят” фондына тапшыралар, ә дини оешма исә боларның һәммәсен дә качакларгә өләшәчәк.
Ураза бәйрәме уңаеннан мондый концерт быел икенче тапкыр үткәрелә. Былтыр Камал театры каршында чыгыш ясаган Сами Йосыфны күпләр хәтерли булыр. Ул вакытта әлеге бәйрәмгә 8 меңгә якын кеше килде. Быелгы бәйрәмне дә үз итүчеләр шактый.
– Мондый концертлар үткәрүне традициягә кертеп җибәрәбез, – ди Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Быел танылган җырчы Махер Зейнны чакырган идек. Әмма аның Дубайда чыгыш ясыйсы булды. Быел дөньякүләм нәшидләр, илаһилар башкаручы төрек җырчылары Мәсут Куртис белән Седат Учанны чакырдык.
Төрек гаиләсендә туып, Македониядә яшәгән Мәсут Куртис репертуарында инглиз, гарәп, төрек җырлары бар. Европада укыган җырчының иҗатында төрле жанрлар өстенлек итә икән. “Заманчаны да, классиканы да, элеккеге төрек җырларын да башкарам, – диде ул журналистларга. – Синтез юнәлешендә иҗат ителгәннәре дә бар. Шул ук вакытта уен кораллары да шул репертуарга бәйле сайлап алына. Борынгы уен коралларында да, заманчаларында да уйныйбыз”.
Мәсут Куртисның бер атна элек кенә яңа җыр җыентыгы дөнья күргән. Татарстан тамашачысына яңа җырларын да тәкъдим итте. “Сезнең иҗатыгызда дәвамлы тема бармы?” – дигән сорауга: “Әлбәттә, бар. “Елмаю” темасына өстенлек бирәм, –дип җавап бирде ул. – Пәйгамбәребез кешеләр белән дустанә мөгамәләне, һәр инсан белән күркәм елмаеп сөйләшүне хуп күргән”.
Татарстанга килгәнче үк ул биредә яшәгән халык, Казанның тарихи урыннары турында кызыксынган. Кол Шәриф мәчетенә барып, җомга намазы укыган, Кремль белән танышкан. Әмма шәһәр буйлап сәяхәт итәргә вакытлары булмаган. Татарларның төрекләргә бик якын милләт булуына, уртак сыйфатлар берләштерүенә сөенүен белдерде. Британиядә яшәп алган җырчы гарәпчә, инглизчә укыган. “Шуңа күрә иҗатымда Европа тәэсире бар”, – дип әйтте ул.
Төркиянең Әрзурум шәһәрендә туган Седат Учанның да Казанга беренче тапкыр гына килүе икән. “Үземне Төркиядә кебек хис иттем, – диде җырчы. – Халык биредә шулкадәр кунакчыл, безнең милләткә хас җылылыкны сиздем”.
“Бүген дөнья мөселманнарына хас сәясәт сездә нинди тәэсирләр калдыра? Аларга мөнәсәбәтегез ничек?” – дигән сорауга Седат Учан: “Дөнья мөселманнары берлектә яши алмыйбыз, – диде. – Берләшеп, үзебезнең бер Аллаһтан икәнебезгә инанып яшәсәк, Коръән кушканча, бер-беребезнең кадерен белсәк иде”.
Седат Учан кечкенәдән дини җырлар белән кызыксынган. Башлангыч сыйныфны тәмамлагач, үзенең укуын “Имам хатыйб” мәктәбендә дәвам иткән. Балачактан ук үзгә тавышы белән кешеләрне әсәрләндергән. Беренче җыр җыентыгы “Мөхәммәд хөрмәтенә” дигән исем белән чыккан. Седат Учанның бүген 12 җыр җыентыгы дөнья күргән инде.
Җырчы күбрәк Мөхәммәд пәйгамбәргә багышланган илаһилар, нәшидләр башкара. “Иҗатымның төп өлешен мөселманнарны берләштерүче темалар алып тора, – ди җырчы. – Ислам диненең камиллеген, матурлыгын тамашачыга җиткерергә тырышам”.
Безнең халык дини җырлар тыңларга өйрәнеп кенә килә әле. Дөрес, Болгар, Алтын Урда чорларында илаһилар, нәшидләр җырлау бик популяр булган, әлбәттә. Әмма без бу традициядән шактый гына читләшкәнбез. Шөкер, әкрен-әкрен адымнар белән без моңа кире кайта башладык. Дини җырлар башкаручылар берән-сәрән булса да баш калкыта. Ураза бәйрәмендә төрек җырчылары белән берлектә аларны да ишетергә туры килде.
“Ватаным Татарстан”