string(52) "http://dumrt.ru/articles/mm-islam/mm-islam_4818.html"
30.07.2014 17:04

Татарстанда бүгенге көндә мең ярым мәчет бар. Аларның 70 процентында имамлык вазифасын яшьләре җитмештән арткан бабайлар алып бара. Олы яшьтәгеләрнең мондый олы вазифаны алып барырга көчләре дә, белемнәре дә җитеп бетми. Ә яңа гына мәдрәсә тәмамлаган яшьләребез авыл мәчетләренә кайтырга ашыкмый. Бүгенге көндә республикада тугыз мәдрәсә эшләп килә (тиздән Тынычлык бистәсендә тагын берсе ачылырга тора). Узган елны 45 шәкерткә имам таныклыгы бирелгән. Шуларның 15е генә авылга киткән. Татарстан мөфтие урынбасары, «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм Хәйруллин, яшь имамнарның авылга кайтырга теләкләре бар, тик аларга анда яшәү һәм эшләү өчен шартлары гына юк, дигән фикердә тора.

– Кайтасылары килә егетләрнең. Тик аны авылда нәрсә көтә? Әйтик, ул авылга кайта, яшәргә йорты юк, хезмәт хакы бирелми. Өйләнеп җибәрә, хатыны бер айдан качып китә, аның артыннан имам да чыгып чаба авылдан. Мулла ул фәрештә түгел, аңа да ашарга кирәк, торыр урын кирәк. Бу мәсьәләләр хәл ителгән булса, яшьләребез авылга кайтырга атлыгып торыр иде.
– Хезмәт хакын түләүне берничек тә хәл итеп булмыймы?
– Иң авырткан җиребез инде ул. Элек, Пәйгамбәребез (с.г.в)  вакытында имамнарга хезмәт хакы, хәтта пенсия дә түләнгән. Дөрес, ул вакытта мәчетләре дә күп булмаган. Муллага күпмедер зарплата түләнергә тиешлеген барыбыз да аңлый. Тик аны кем түләргә тиеш? Дин хөкүмәттән аерылган. Ул бирә алмый, авыл халкының да көченнән килми бу. Кайбер авылларда әлеге проблема меценатлар ярдәмендә хәл ителә. Безгә, гадәттә, акчалы-хәлле кеше килеп, ата‑анасы яки берәр туганы хөрмәтенә мәчет салдыру теләген әйтә. Аны салдырырга акчасын юнәттең, аны төзеп куйдың ди, ә менә мәчеткә белемле яшь имам табылмаса, анда халык йөрмәсә, якының хөрмәтенә ачкан мәчетең ябык торса, күңелле булмас дип, андыйларга имам мәсьәләсен дә хәл итәргә кушабыз. Күптән түгел генә Арча районының Урта Курса авылында мәчет ачылды. Аны төзетүче мәчет ачылырга бер ел кала ук мәдрәсәгә барып, бер шәкертне сайлап алды да үз авылына кайтырга өндәде. Үзе үскән төп йортны аңа яшәргә бирде. Хезмәт хакын түләп тора. Мәчеткә халык йөри, имам дәресләр дә алып бара. Кызганыч, мондый очраклар әлегә бик аз.
Диния нәзарәтенә килгәндә, ул үзе дә шул ук мәчет шикелле. Мәчет имамы бер уч сораса, нәзарәт кушучлап сорый. Мең ярым мәчеткә мең ярым имам. Аларның һәрберенә минималь эш хакы гына куйсак та, елына күпме акча түләргә кирәк. Диния нәзарәтендә андый акчалар юк. Тик без дә кул кушырып утырмыйбыз. Мөфти хәзрәтебез әлеге проблеманы чишү артыннан йөри, алга таба аны хәл итеп булыр дигән өметтә торабыз. Яшьләрне авылга тарту буенча кызыксындыру чараларын табарга тырышабыз. Узган елны авылга кайтырга теләгән 110 егеткә 180 мең сум грант бирдек. Иганәчеләрдән җыелган акчаны кулларына тапшырдык. Алардан бернинди дә финанс хисабы алынмый, бары эшләрен генә күрсәтсеннәр.
– «Иң яхшы имам» дигән бәйге дә оештырырга икән исәбегез...
– Имамнарның эшен активлаштыру ниятеннән уйланылган проект ул. Имам кеше мәчеттә генә бикләнеп утырырга тиеш түгел. Мәхәллә халкы белән эшләргә тиеш. Белемле, тырыш, үз вазифасын яхшы башкарган имамны, районның мөхтәсибе сайлап алып, конкурска җибәрә. Һәрбер районнан бер кеше катнашыр дип уйлыйбыз. Соңыннан араларыннан иң яхшысы сайланып, аны хаҗга юллама белән бүләкләячәкбез. Бу күпмедер күләмдә авыл имамнарын кызыксындыру чарасы да булып тора. Бернинди арттырусыз әйтәм, бүген авыл мулласына эше өчен медаль бирерлек. Имамнар арасында мәчетнең уты, газы, җылылык өчен үз пенсиясен дә түләүчеләр бар. Авыл мәчетенә җыелган сәдакага өметләнеп булмый, ул бик аз җыела. Соранып йөрүче муллага, сезгә җитмәде инде, сез аны үз кесәгезгә саласыз, дип төкерүчеләр дә бар. Нәрсә дисәң дә, шулар алып бара бит әле мәчетләрне.
– Күп кенә якларда хәзер Коръән ашларыннан җыелган сәдака акчасын мәчеткә тапшыру кебек күркәм гадәт бар икән.
– Анысы да имамның үзеннән тора ул. Әйтик, сине ашка чакыралар. Гадәт буенча, иң беренче сәдаканы күп итеп муллага бирәләр. Мулла аны кесәсенә шудыртса, башкалар да кесәләренә сала. Алла разый булсын, мәчет файдасына хәер-сәдака булсын дип, халыкка күрсәтеп берәр пакетка салсаң, калганнар да сиңа иярәчәк. Без аңларга тиешбез. Авылыбызда мәчет булып та ябык тора икән, ул бөтен авыл халкы өстендә. Кемдер килеп эшләсен дигән нәрсә булырга тиеш түгел. Кыямәт көнендә син авыл мәчете ябык тормасын өчен нәрсә эшләдең дип, иң беренче хәзрәттән, аннары мәхәллә халкыннан соралачак. Дәрәҗәле урында эшләүче, малы күп булганнар авылларындагы мәчетләр белән дә кызыксыннар иде. Алар ярдәменнән башка проблемаларны хәл итеп бетереп булмый. Кабатлап әйтәм, яшь имамнан да мескен кеше юк.
– Рөстәм хәзрәт, мәдрәсә җитәкчеләре шәкертләрне авылга кайтару буенча үзе берәр нәрсә эшлиме?
– Диния нәзарәте мәдрәсәләрне, иганәчеләр, хәйриячеләр табып, төрле фондларга мөрәҗәгать итеп, алардан кергән ярдәм белән тота. Укытучыларга хезмәт хакын түли. Ә менә шәкертләргә, уку елы барышында, районнар, хәзрәтләр булышып тора. Җыелган зәкят, фитраларны биреп булса да укыталар. Мәдрәсә җитәкчеләре шәкертләрне һәр җәйдә авылларга практикага җибәрә. Шәкерт кайсы районнан килгән, шунда бара практикага. Мәдрәсәләр дә булган проблемаларны үзләренчә хәл итәргә тырыша. Буа һәм Мамадыш мәдрәсәләре, әйтик, үз сәясәтләрен үзгәрттеләр – пансионат формасына күчтеләр. Училище, техникум шәкертләренә торак урыннары биреп, шул ук вакытта аларга кич белән дини гыйлем бирәләр. Алар үз юнәлешләре буенча да, дини белем дә алалар. Авылга кайтып, ул үз белгечлеге белән урнашкан эшне дә, имам вазифасын да алып бара алачак. Имам булмаган очракта да югалту булмый. Дини тәрбияле үрнәк кеше булып чыга.  

КОММЕНТАРИЙЛАР
 Рәфыйк Мөхәммәтшин, Россия ислам институты ректоры.
– Мәдрәсә тәмамлаучыларны гына түгел, башка уку йортларыннан чыккан яшь белгечләрне дә хәзер авылга кайтарып булмый. Татар авыллары бүген үзләре дә авыр хәлдә, колхозлар таралган, эшсезлек. Анда социаль яклау дигән нәрсә бик түбән дәрәҗәдә. Яшьләр өчен анда эшләп китү авыр. Имамнарга килгәндә, аларның фатир проблемасына тагын хезмәт хакы мәсьәләсе дә өстәлә. Авыллардан яшь имам кайтарыгыз әле безгә, дип еш шалтыраталар. Килсен, фатир табып торырбыз инде, аннары күз күрер, диләр. Бер ун... һич югы биш мең сум табарбыз... бәлки... диләр. Мондый «перспектива» белән кызыксындырып булмый шул. Авыл кешесен дә аңларга була. Аларның да үз хәлләре хәл. Күптән түгел генә Вәлиулла хәзрәтнең моннан берничә ел элек чыккан китабын укыган идем. Ул мәчетне карап тору өчен елына 45 мең сум кирәк дигән. Әле бу имамга хезмәт хакыннан тыш һәм берничә ел элеккеге саннар. Шуннан чыгып та мәчетнең нинди хәлдә булуын күз алдына китереп була. Авылда хәзерге көндә клублар юк, китапханәгә йөрүче юк, күбесендә мәктәпләр ябылды. Димәк, бердәнбер әхлакый тәрбия бирү урыны булып мәчет кала. Менә шуңа да район мөхтәсибәтләренә үз җирлегегездән берәр егетне безгә укытырга җибәрегез дип мөрәҗәгать итәбез. Ләкин аларда бу мәсьәләне хәл итәргә омтылыш күренми. Безнең РИУда да дини белем белән бергә башка белгечлекне, әйтик, икътисадчы дипломын алырга була. Авылга кайткан яшь икътисадчы шул җирлектә имам вазифасын да үти алыр иде. Моны яшьләрне авылга тартуның бер варианты итеп күрәм мин.

 Зиннур Мансуров, «Мәдәни җомга» газетасы мөхәррире.
– Диннең кайбер өлкәләрендә пассивлык күзәтелә икән, аның билгеле сәбәпләре дә бар. Шуларның берсе ‑ диндә башлап йөрүчеләргә хезмәт хакын түләүнең тиешенчә хәл ителмәве. Шәһәр һәм район үзәкләрендә бу мәсьәлә җайга салынган сыман, аларга грантлар да бирелгәли. Тик ришвәт тә алмаган, кояш нуры белән дә туклана белмәгән гап‑гади авыл мулласы, хезмәт хакы да алмагач, үзенең вазифасын ничек итеп тиешле югарылыкта башкара алсын. Димәк, алар алдына зур таләпләр дә куеп булмый.

 Фәнис хәзрәт Мостафин, Арча, Утар Аты.
– Элек колхоз үзенә эшләргә кайткан берәр белгеченә йорт салып бирә яки булмаса юллама белән кайткан яшь белгечне берәр әбигә квартирант итеп кертә иде. Имамны авылга кайтару өчен нишләп әле менә шул тәҗрибәне кулланып карамаска. Район хакимияте яки җирле үзидарә, колхоз урынына калган инвесторлар да эшли ала моны. Үзен күрсәтә белгән имамны халык һичшиксез күреп алачак. Әгәр дә безнең авылга кайтырга ризалык бирүче булса, мин аңа бүгеннән үк йортымнан берәр бүлмә бирәм. Булдыклылыгын күрсәтә алса, эшлим дип тырышса, халык белән хезмәт хакы, торак мәсьәләсен дә хәл итәчәкбез. Имамнарның мескенләнүен яратмыйм мин. Алар зарланырга тиеш түгел. Мәхәллә халкы белән эшли алган имам акчаны таба ала. Хезмәт хакын түләүне дә дөрес дип санамыйм. Зарплата алган имамга халык, акчасын түлиләр, эшлә, дип кенә әйтәчәк. Аллаһ ризалыгы өчен тырышып йөргән кешегә ничектер хөрмәт күбрәк кебек миңа.

 

 


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА, "Шәһри Казан"