Рәшидә абыстай Исхакова: «Бала – Аллаһ Әманәте, хатын-кыз аны таба гына»

18 июль 2014 ел 12:58

Булачак язмамның герое – барлык мөслимәләрнең остазбикәсе дип танылган, бик күпләрне намазга бастырган Рәшидә абыстай Исхакова турында һәрбер газета-журналда саллы-саллы язмалар күп дөнья күрде. Алты баласына дөрес тәрбия биреп, иманлы итеп үстереп, бүген иң бәхетле Ак әби булып яшәвен дә мин шул язмалардан укып, зәңгәр экраннардан күреп белгән идем инде.

Ләкин үзем дә күпбалалы әни буларак, күңелемдә бала тәрбияләүгә кагылышлы шактый гына сорауларым да җыелган иде. Аларга җавапны озын гомер юлы үткән шундый тәҗрибәле тәрбиячедән аласым килү мине аның катына алып килде.

 Таныш түгел урам буенча барганда күзләрем биек зур таш пулат эзләде. 13 ел буе Татарстан диния нәзарәте мөфтие булып торган Госман хәзрәтнең әнисе нишләптер мәһабәт йортта яшәргә тиештер дип уйладым. Каршымда башка авыл өйләреннән берние белән дә аерылмаган, яшелгә буялган җыйнак кына йортны күргәч, булачак героема ихтирам-хөрмәтем үзен күргәнче үк бермә-бер артты. Дөнья малы артыннан кумый, сүзе белән эше аерылмый торган кеше икән. Капканы ачып, ишегалдына үтәм. Анда  хуҗаларның уңган икәнлекләрен күрсәтеп торучы гөлбакча шау чәчәктә.
Мин кергәндә Рәшидә абыстай ял итә иде. Миңа кадәр аның янында чит илдән килгән бер галимә ханым булып киткән икән. Аның белән сөйләшеп, озын тормыш юлына борылып карап, бераз ялыгып киткән ул. Монысы да гаҗәп түгел, быел җәй туксанны түгәрәкләргә тора бит.  Озак көтәргә туры килмәде, алгы өй ишеге ачылды да аннан җитез адымнар белән абыс­тай үзе чыкты. Ике куллап, мөселманча күрештек. Кулларының егәренә игътибар иттем. Моңа игътибар итмичә мөмкин түгел иде. Ул минем кулымны шундый итеп кысты, егетләрчә дисәң дә, арттыру булмас. «Сөбханалла, күз тимәсен!» – дип, аның өчен сөенеп куйдым. Ә табын артында чәй эчкәндә без инде күптәнге танышлардай чөкердәшә идек.
Абыстай янында озак утырдым, күпме икәнен төгәл әйтә дә алмыйм. Бер гасырга якын иманлы гомер кичергән Ак әби янында бөек  Вакыт галиҗәнапләре дә ничектер кечерәеп калгандай тоелды миңа.
Ул, минем сорауларымны яхшырак ишетер өчен, башына япкан ак яулыгын чишеп куйды, ләкин салмады. әңгәмәбез азагына мин үземне борчыган иң мөһим мәсьәлә – тәрбиягә кагылышлы сорауларымның шактыена җавап таптым кебек. Кызыклы һәм файдалы булыр дип, аларны сезнең белән дә уртаклашам.
– Рәшидә абыстай, «бала» сүзе «бәла» сүзе белән юкка гына рифмалашмыйдыр ул. Аннары күпләр бала-чаганың «чага»сы бар бит аның диләр. Әйе, берәүгә дә сер түгел, бала тудыру, аны үстерү әти-әнигә (бигрәк тә әнигә) зур җаваплылык йөкли. Шуннан куркып хәзерге яшьләр бала да тап­мый башлады, тапсалар да, бик аз. Статистика мәгълүматлары буенча, Россиядә һәр гаиләгә 1,5 бала туры килә, ди. Сез алты балага якты дөнья бүләк иткәнсез. Мәшәкатьләреннән курыкмадыгызмы?
– Баланы Аллаһы Тәгалә әманәт итеп җибәрә бит аны, хатын-кыз таба гына. Аллаһ бирмәсә, бала булмый, шуңа да ул Аллаһының иң зур бүләге. Ләкин шул бүләк имгәккә әйләнмәсен өчен шактый күп көч куярга кирәк. Мин үзем дә унике балалы гаиләдә унынчы бала булып дөньяга килгәнмен. Әнием безне, уң белән сулны аера башлау белән, Алладан куркып ( ә бу иманлы булуның нигезе) яшәргә өйрәтте. Ни генә кылсак та, безнең бу гамәлебезне Аллаһ ничек кабул итәр дип уйлап эшли идек. Әнием Мәрьям исемле, бик нечкә күңелле иде. Аякларым авырткач, шигырь чыгарган идем, әни, тыңлап, елады. Балачагыбыз бик авыр юклык елларга туры килде бит. Ашарга юк, кияргә юк. Шулай да кешенекенә тимәдек, хәләл яшәдек, хәрәмне кертмәдек.  Аннары кияүгә чыгып, балаларым тугач та үзем дә әни шикелле иманлы, әхлаклы ана булырга тырыштым. Балаларым карынымда чакта ук «бисмилла» әйтеп сыйпап, аларга тәүбә-тәүфыйк, иман сорый идем. Шөкер, теләгәннәрем кабул булды, сораганымны бирде. Мөселманнарның өстәл китабы булган Коръәндә дә бала, аны тәрбияләү мәсьәләсенә зур урын бирелгән. Чөнки бу кешелек алдында торган иң зур бурычларның берсе, киләчәгебез шуннан тора. Кем дә кем бала тәрбияләү буенча күңелен борчыган сорауларына җавап таба алмый икән, шул изге китапны игътибар белән кат-кат укысын.
– Шулай да балалар үстергәндә бер дә борчулар булмавына ышанасы килми. Бала-чага бит ул урамнан сугышып та керә, начар билге дә эләктерә...
– Алар бездән түгел, иң әүвәл бер Аллаһтан куркып үстеләр. Дүрт яшеннән намазга басып, шәригать кануннарын төшенә башладылар. Алты яшьтә бер намазларын да калдырмыйлар иде инде. Кемгә ошасыннар?! Үзем дә алты яшьтән намазымны, уразамны калдырмадым. Намаз укымыйча ашатмадым да мин аларны. Берәрсе ялгыш намазын калдырса, алтысы да җавап бирә иде.
– Сезне тыңлагач, балалар тәртипле булсын өчен әниләр кырыс, әтиләр тырыш булырга тиеш диеп уйлап куйдым...
– Әйе, ана кеше кырыс та, таләпчән дә, иркәләп юатучы да булырга тиеш. Ләкин иң беренче чиратта ул барлык балаларына карата да гадел булса иде. Чөнки балалар кечкенә генә хилафлыкны, хаксызлыкны да тиз сизә бит. Мин шундый булырга тырыштым да. Хәер, аларның тәртипсезләнеп йөрергә вакытлары да калмый иде. Мәктәптә укыганда дәресләргә кадәр иртәнге намазны укып китәләр иде. Юлда өч «Аятелкөрси» укып өлгерәләр икән, ничек инде  дингә шулай ихлас күңел биргән сабыйларны Аллаһы Тәгалә үзе сакламасын? Тел ачкычлары да, акыл-зиһен дә бирде, шөкер. Укуларына да тәртипләренә дә укытучылары гел сокланды: «Барлык балалар да сезнекедәй булса, безгә эшләве бик рәхәт булыр иде», – диләр иде. Ата-ана­лар җыелышыннан кайт­канда һәрберсенә шоколад алып кайта идем. «Рәхмәт, йөземне кызартмадыгыз», – дип бирә идем аннары. Балаларымның тәртипле булуын хәләл ризыктан да күрәм. «Бисмилла» әйтеп, яңа сауган сөт, балык мае  эчертә идем. Даруның ни икәнен дә белмәделәр. Участок табиблары үзләрен прививка ясатырга көчкә эзләп таба иде.
Балаларымны тәрбия кылырга миңа кулыма алган каләмем дә нык ярдәм итте. Мин аларның һәрберсе белән булган хәлләрне кәгазьгә теркәп бара идем. Үзенә күрә бер Ана көндәлеге. «Ямьсез гамәлләр кылсагыз, тәртисез, начар булып тарихка керәсез бит», – дип, үземчә куркыта идем. Балалар: «Юк, әни яза күрмә, без хәзер ялгышыбызны төзәтәбез», – диләр иде. Мондый дәфтәрләр минем балаларым санынча гына түгел, һәрберсенә ике-өч том.
– Рәшидә абыстай, сезнең гаилә кайгы-хәс­рәт, борчу-мәшәкать белән кайнап торган тирән тормыш диңгезендә бер иман, Ислам, тынычлык утравы булып күз алдына килә. Мондый Аллаһтан куркып тугры сүзле, нурлы йөзле булып үскән балаларга тормыш иптәшләрен сайлау җиңел булмагандыр. Кияү-киленнәрне гөл шикелле тәрәзә төбендә үстереп булмый бит?
 – Монда да Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итте. Беренче ирем динле, иманлы иде. Ләкин гомере кыскарак булды. Ул фанилыктан бакыйлыкка күчкәч, аның танышы Гомәр атлы кешегә кияүгә чыктым. Беренче иремнән балабыз булмады. Икенче ирем әлифне таяк дип тә белми, намаз да укымый иде. Кияүгә чыгуымның икенче көнендә үк мин аны намазга бастырдым: «Мин ятсам, ят, торсам,тор, белгәнеңне укы, югыйсә, мин сиңа хәләл хатын була алмыйм», – дидем. Яратуы, миңа хөрмәте зур булган, күрәсең, намазны да, Коръәнне дә өйрәнде. Зур гаиләбездә имам булып намаз да укытты әле.
Балаларыма да үзләре кебек иманлы, исламлы хәләл җефетләр насыйп итте Аллаһым. Башта үзем аларга бәхет-тәүфыйк сорасам, соңрак намаз саен үзләре үзләренә бәхет-сәгадәт сорадылар. Кияүләремнең барысы да иманлы, шөкер. Белмәгәннәрен үзем өйрәттем. Бүген безнең гаилә әгъзалары 120гә җитте. Тагын биш сабый, Ходай рәхмәте белән, дөньяга килергә җыена. Исән-сау, тәүфыйклы була күрсеннәр, берүк.
Рәшидә абыстай идәнгә җәеп салынган, зәвык белән эшләнгән шәмаилне күрсәтә. Ул тирән, нык тамырлы, киң ябалдашлы, куе яфраклы мәгърур имән сурәтендә.
– Рәшидә абыстай, мин сезнең өч хыялыгыз булганын да беләм. Берсе бөтен туганнарны җыеп, Коръән мәҗлесе үткәрү, икенчесе – әниегезнең туган авылында мәчет салдыру, өченчесе – яраткан оныгыгыз Мөхәммәтнең никахында булу. Аллаһ ярдәме белән, аларның өче­се дә тормышка ашкан. Хәзер тагын нинди хыялларыгыз бар?
– Мин бик бәхетле әни, дәү әни, дәү-дәү әни. Минем догачыларым бихисап: балаларым, оныкларым, килен-кияүләрем һәм үзем гыйлем биргән шәкертләрем. Шөкер, бүген  олы кызым Фирдәвес һәм аның кияве әнвәр тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшим. Алар Гомәрем вафат булгач, Ташкенттан кайттылар. Барлык балаларым, оныкларым хәлемне белешеп, күчтәнәчләр белән сыйлап тора. Бу фани дөньяда бернинди хыялым да юк бугай инде хәзер. Хәер, берәү бар икән: «Аллаһы Тәгалә  каршына иман белән китсәм иде, Иман кәлимәсен әйтергә телем әйләнсә иде», – дип, зекер әйтеп сорыйм. Аннары улым Госман дәүләт ярдәме белән салдыра торган «Рәшидә» исемле Коръән өйрәнүчеләр үзәгенең ачылганын, гөрләп эшләп киткәнен дә күрәсем килә. Ул инде төзелеп бетте, бик матур бина, эчке эшләре генә калып бара. Шунда бергәләшеп Коръән укырга язсын иде, дип телим.
– Рәшидә абыстай, үземне борчыган тагын бер сорауны бирми кала алмыйм. Соңгы елларда кешеләр арасында көнчелек дигән яман зәхмәт таралды. Туган-тумача, хезмәттәшләр, хәтта дуслар арасында да бу чирдән интегүчеләр көннән-көн арта. Сез, гомумән, ислам дине моңа ничегрәк карый?
– Кеше уңышыннан, бәхетеннән көнләшү бик зур гөнаһларның берсе, харам эш. Бу Аллаһы Тәгаләне танымау, аны санга сукмау дигән сүз. Чөнки кешегә бар нәрсәне ул бирә, күңеленә, кылган гамәлләренә карап. Еш кына сынар өчен дә. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: «Дин тоткан, шәригать кануннарын үтәгән, изгелек кылган кешедән генә көнләшегез, анда да ак көнләшү белән генә», – диелгән, шуны онытмасак иде. Тудыручыбыз Аллаһ каршына барып җавап тотасыбыз бар бит әле. Шуңа күрә җир йөзендә яшәгән кешенең уң кулында ахирәт, сул кулында дөнья булырга тиеш. Аллаһы Тәгаләне онытмасагыз, ул да сезне онытмас. Дан-дәрәҗәсен дә, саулык-байлыгын да мулдан бирер.
Туксанны тутыручы ак яулыклы, ап-ак чәчле, ак күңелле Ак әбинең бу сүзләре киләчәк буыннарга васыять булып ишетелде миңа.
Ә өйгә кайтып барганда шагыйрьнең: «Булма надан, ту яңадан, мәгърифәтле анадан» дигән сүзләре күңелемнән китмәде. Минем бу зур нәселдә тиздән дөньяга аваз салачак нарасый урынында буласым килде...

Йолдыз ШӘРАПОВА, "Шәһри Казан"

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы