string(52) "http://dumrt.ru/articles/mm-islam/mm-islam_4820.html"
16.07.2014 15:44

Исламның без яшәгән территориядә генә дә мең елдан артып киткән тарихы бар. Җәмгыятьтәге үзгәрешләр аркасында, дин тәрбиясендә шактый гына өзеклек килеп чыкса да, татарларда дини бәйрәмнәр, дини йолалар берникадәр дәрәҗәдә һәрвакыт сакланып килде.

 Октябрь инкыйлабына кадәр дини белем алып калган кешеләр, мәчетсез булсалар да, мөселманча исем кушу, никах уку, соңгы юлга озату тәртипләрен оныттырмадылар. Күп кенә йолалар, гореф-гадәтләр буыннан-буынга күчеп, безнең татарлыгыбызны күрсәтеп торучы бер дәлилгә әйләнде. Заманалар тагын үзгәрде. Мәчетләр торгызылып, дини эшчәнлек киң җәелә башлады. Бу бик уңай күренеш. Диннең кешене тәрбияләүдә әһәмияте әйтеп бетергесез. Мөселманча тәрбия – ул иман тәрбиясе.

– Иман – уңай хисләр җыентыгы, – ди Галимә абыстай, Җәмигъ мәчете мөгаллимәсе. – Иман белән көфер – капма-каршы сүзләр. Аллаһы Тәгалә безнең килүебезне теләгән, ул безне иманлы тормыш өчен яраткан.  Кешегә Аллаһ ихтыяр көче биргән.

Әйе, үзендә ихтыяр көчен тойган адәм көфер эшләрдән тыела. Андыйларны без иманлы, тәрбияле кеше дибез. Рамазан ае мөселманнарның тәнен генә сихәтләндереп калмый,  рухларын да ныгыта. Бу айда начар гамәлләрдән генә түгел, кешегә ямьсез уйлардан да тыелу кирәк. Гомумән, ислам дине Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер итеп яшәргә өйрәтә. Эшне бисмилла әйтеп башлау, “Аллага шөкер!”  дип әйтү күпчелек татарда гадәткә кергән. Бу сыйфат безгә әби-бабайларыбыздан күчкән. Рамазан аенда тоткан ураза вакытында авыз ачу турында, мәсәлән, кечкенәдән ишетеп үстек. Татар җәмәгатьчелегендә аны хәзер гарәп сүзе белән ифтар дип тә атыйлар. Без күргән, ишеткән, аңлап бетермәгән нәрсәләрнең асылын, мәгънәсен мәчетләрдә төшендерәләр.

Балигъ булган, акылы камил, тәне сау-сәламәт мөселманнар, ният кылып, уразага керешүгә икенче атна китте. Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсәгә көн саен теләгән кеше кичке вәгазьгә җыела. Шуларның берсенә мин дә бардым. Ул көнне Галимә абыстай тәкъдир турында сөйләде. Һәркемдә аны дөрес күзаллау булсынга, тормыштан мисаллар китереп, Коръәндә язылганнарны бәян итеп, кат-кат аңлатты. Кыскасы, бу дөньяда бар нәрсә дә Аллаһ әмере белән эшләнә. Кешенең күрәчәге аның тәкъдиренә язып куелган. Берәр кайгы яисә афәт килә икән, бу шулай тиеш. Яхшы гамәлләребез белән без үз хәлебезне жиңеләйтәбез.

 

Вәгазьдән соң ике мөлаем мөэминә мине кунак итеп, ифтар ашына чакырды. Мәчеткә кергәндә, олы яшьтәге әби-апаларны гына күрермен дип ялгышканмын, яшь хатыннар, кызлар бик күп. Араларында балалар белән килгәннәре дә шактый. Матур киемнәрдән, шат күңел белән аралашалар. Бәйрәмчә рух күтәренкелеге сизелеп тора. Су һәм җимешләр белән авыз ачтылар. Намаз укылды.  Шуннан соң ифтар ашына җыелдылар. Өстәл мул әзерләнгән.

– Көн саен шулай, – диделәр. Ифтар ашын үткәрергә теләүчеләр күп икән: табынга дип әзерләгән ашамлыклар алар хисабыннан.

Медицина күзлегеннән караганда, берничә җимеш кабып кую канны шикәр белән баета. Баш миенең туклану үзәге азык кабул итәргә әзерләнә башлый. Кирәгеннән артык азык кабул ителмәсен өчен, тоткарлану процессы башлана һәм ул 20 минут дәвам итә. Кичке дога өчен нәкъ шул вакыт җитә. Организмга көне буе ураза тотканнан соң шулай җиңелрәк. Аннан соң инде табынга куелган төп ашлардан авыз итәргә мөмкин. Өстәлгә итле-яшелчәле ашлар, салатлар, аз күләмдә баллы ашамлыклар куела. Майлы, тозлаган-каклаган ашамлыклар рөхсәт ителми. Тиз әзерләнә торган азыклар бигрәк тә (алардан, ураза вакытында гына түгел, бөтенләй ваз кичсәң, тагын да яхшырак), чөнки андый азык бавыр һәм бөер эшчәнлеге өчен зарарлы.

Мәчет ашларын аш-cу белгече әзерли. Шунысына игътибар иттем: мәчеткә йөрүчеләрнең һәммәсе ачык йөзле,  кешеләргә игътибарлы. “Бер гаилә кешеләре кебек”, – дип уйлап куйдым мин. Ифтар соңында абыстайдан элгәре ике бала Коръән сурәләрен укыды. Малайның исеме Әбделбасыйр, кызның исеме Айшә булып чыкты. Апалы-энеле Еникеевләр икән.

– Мәчет төзелеп эшли башлаганнан бирле иң беренче башлап йөрүчеләрнең балалары, Аллага шөкер, әти-әниләре үрнәгендә догалар өйрәнде, иманлы балалар булып үсәрләр, иншаллаһ, – дип сөенә Галимә абыстай. – Мәчет ишекләре һәркем өчен ачык. Теләгән һәммә кеше дин гыйлемен өйрәнә ала.

Менә тагын бер ифтар ашы тәмам, дога кылып, сый-хөрмәттән риза булып таралыштылар. Тоткан уразалары, кылган догалары кабул булсын, дип телик.

Зөлфия ПРИМАКОВА, "Алабуга нуры"