Авыз ачтык ил белән

16 июль 2014 ел 15:39

8 июльдә Казанның иң зур мәйданнарының берсендә – “Казан Арена”да икенче тапкыр республика ифтар мәҗлесе узды. Оештыручылар әйтүенчә, бу чарада берь­юлы 2 мең кеше авыз ачкан, ахшам намазын укыган. Киләсе елда бу чараны тагын да зуррак итеп уздырырга ниятлиләр. Аны федераль дәрәҗәдә үткәреп, 6 мең кешене чакырырга уйлыйлар.

Чараның башлануы кичке 8гә билгеләнгән иде, бу вакытка инде чакыру билетларын тоткан ак яулыклы кызлар, ханымнар, бәйрәмчә киенгән ир-атлар да килеп җиткән иде. Махсус автобусларда ятимнәр йортларыннан, мәктәп-интернаттан балаларны алып килгәннәр. Стадионга узар өчен чиратта торганнар арасында танылган җырчылар да, депутатлар, район мөхтәси­бәтлә­рен­нән чакырылган имамнар, абыс­тайлар да бар иде. Чакыру билеты булмаганнар керми калмасмы икән дигән борчылу бар иде, әмма аларны да уздырып сыйларга мөмкинлек табылды.


Халык өчен ифтарның стадионда узуы бик кызык булгандыр. Гадәтләнмәгән урын бит. Әмма барысы да уйланып оештырылган иде. Стадионга узган һәр мөселманга бер шешә су һәм намазлык өләштеләр. Өстәлләр стадионның түбә астындагы өле­шенә урнаштырылган. “Казан Арена” стадионын ни өчен сайлаганнарын Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин болай дип аңлатты: “Бик күп урыннарны карарга туры килде. Әмма намаз укырга да, вәгазь сөйләргә дә стадионнан башка уңайлы урын тапмадык. Яңгыр яуса да, ышык­ланыр урын бар”.


Ифтарга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Премьер-министр Илдар Халиков та катнашты. Аларның халык белән бергә ахшам намазын укуы, бер өстәл артында авыз ачуы – безнең халыкны бер­ләштерүче зур бәйрәм, кирәкле традиция, дип бәяләделәр дин әһелләре. Өстәлдәге сый-нигъ­мәтләрне, дөресрәге, мәҗлес­нең финанс ягын Татарстан Диния нәзарәте каршында оешкан Мөселман эшмәкәрләр берлеге күтәргән. Күбесе, безнең исемне әйтмәгез, дип алдан ук әйтеп куйга­н. Табын бай иде. Бу мәҗ­лескә бер тонна пылау әзер­ләгәннәр, аны пешерү, тарату – үзе бер мәшәкать. Әмма тоткарлану булмады, 200 волонтердан торган яшьләр командасы ифтарга килгән һәрбер кешене сыйларга өлгерде.


Табынга кемнәр чакырылды, дигән сорауга: “Казан, республика районнарындагы мәчет имамнары, дин әһелләре, физик мөм­кинлекләре чикләнгәнгән кеше­ләр килде”, – дип җавап бирде­ләр. Ифтар мәҗлесенә килә алмаган инвалидларның ризыкларын да тапшырачаклар икән. 
Киләчәктә ифтарны Россия күләмендәге мәҗлес итеп үткәрү турында күптәннән инде сүзләр йөри. “Иншаллаһ, киләсе елга мондый мөмкинлек туар дигән өмет бар, – ди Камил хәзрәт. – Россиядә яшәүче дин әһеллә­ребезне бирегә тупларбыз дип уйлыйм. Ил күләмендәге мәҗ­­лесләр үткәрү тәҗрибәбез бар. Болгарда Мәүлет бәйрәмен узды­руыбыз моңа ачык мисал булып тора”. 
“Мондый мәҗлесләрдән соң кайберәүләр, кызыгып, ураза тотарга да мөмкиннәр. Моңарчы тотмаганнарга ярыймы икән?” – дигән телевидение журналисты­ның соравы берникадәр гаҗәп­лән­дереп җибәрде. “Ярый гына түгел, ә кирәк, фарыз гамәл бу. Коръәндә, ураза тоту сезгә фарыз кылынды, дип язылган”, –диде Татарстан мөфтие.


Саф-саф булып тезелгән халык арасында әле беренче тапкыр гына намазга басучылары да булгандыр, шәт. “Кыйбланы дө­рес билгеләү өчен Сөембикә манарасына карагыз”, – диде имам. Кем ничектер, мин үзем бу фи­кердән символик мәгънә эзләргә керештем. Татарның күптән инде күңелендә йөрткән нәзерен тормышка ашырдык кебек. Халкы өчен җанын фида кылырга әзер булган Сөембикә, Казан ханлыгын саклап калу өчен сугышта башларын салган бабайлар рухына да дога кылуыбыз иде. 

 

Алсу Хәсәнова, "Ватаным татарстан"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана