8 июльдә Казанның иң зур мәйданнарының берсендә – “Казан Арена”да икенче тапкыр республика ифтар мәҗлесе узды. Оештыручылар әйтүенчә, бу чарада берьюлы 2 мең кеше авыз ачкан, ахшам намазын укыган. Киләсе елда бу чараны тагын да зуррак итеп уздырырга ниятлиләр. Аны федераль дәрәҗәдә үткәреп, 6 мең кешене чакырырга уйлыйлар.
Чараның башлануы кичке 8гә билгеләнгән иде, бу вакытка инде чакыру билетларын тоткан ак яулыклы кызлар, ханымнар, бәйрәмчә киенгән ир-атлар да килеп җиткән иде. Махсус автобусларда ятимнәр йортларыннан, мәктәп-интернаттан балаларны алып килгәннәр. Стадионга узар өчен чиратта торганнар арасында танылган җырчылар да, депутатлар, район мөхтәсибәтләреннән чакырылган имамнар, абыстайлар да бар иде. Чакыру билеты булмаганнар керми калмасмы икән дигән борчылу бар иде, әмма аларны да уздырып сыйларга мөмкинлек табылды.
Халык өчен ифтарның стадионда узуы бик кызык булгандыр. Гадәтләнмәгән урын бит. Әмма барысы да уйланып оештырылган иде. Стадионга узган һәр мөселманга бер шешә су һәм намазлык өләштеләр. Өстәлләр стадионның түбә астындагы өлешенә урнаштырылган. “Казан Арена” стадионын ни өчен сайлаганнарын Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин болай дип аңлатты: “Бик күп урыннарны карарга туры килде. Әмма намаз укырга да, вәгазь сөйләргә дә стадионнан башка уңайлы урын тапмадык. Яңгыр яуса да, ышыкланыр урын бар”.
Ифтарга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Премьер-министр Илдар Халиков та катнашты. Аларның халык белән бергә ахшам намазын укуы, бер өстәл артында авыз ачуы – безнең халыкны берләштерүче зур бәйрәм, кирәкле традиция, дип бәяләделәр дин әһелләре. Өстәлдәге сый-нигъмәтләрне, дөресрәге, мәҗлеснең финанс ягын Татарстан Диния нәзарәте каршында оешкан Мөселман эшмәкәрләр берлеге күтәргән. Күбесе, безнең исемне әйтмәгез, дип алдан ук әйтеп куйган. Табын бай иде. Бу мәҗлескә бер тонна пылау әзерләгәннәр, аны пешерү, тарату – үзе бер мәшәкать. Әмма тоткарлану булмады, 200 волонтердан торган яшьләр командасы ифтарга килгән һәрбер кешене сыйларга өлгерде.
Табынга кемнәр чакырылды, дигән сорауга: “Казан, республика районнарындагы мәчет имамнары, дин әһелләре, физик мөмкинлекләре чикләнгәнгән кешеләр килде”, – дип җавап бирделәр. Ифтар мәҗлесенә килә алмаган инвалидларның ризыкларын да тапшырачаклар икән.
Киләчәктә ифтарны Россия күләмендәге мәҗлес итеп үткәрү турында күптәннән инде сүзләр йөри. “Иншаллаһ, киләсе елга мондый мөмкинлек туар дигән өмет бар, – ди Камил хәзрәт. – Россиядә яшәүче дин әһелләребезне бирегә тупларбыз дип уйлыйм. Ил күләмендәге мәҗлесләр үткәрү тәҗрибәбез бар. Болгарда Мәүлет бәйрәмен уздыруыбыз моңа ачык мисал булып тора”.
“Мондый мәҗлесләрдән соң кайберәүләр, кызыгып, ураза тотарга да мөмкиннәр. Моңарчы тотмаганнарга ярыймы икән?” – дигән телевидение журналистының соравы берникадәр гаҗәпләндереп җибәрде. “Ярый гына түгел, ә кирәк, фарыз гамәл бу. Коръәндә, ураза тоту сезгә фарыз кылынды, дип язылган”, –диде Татарстан мөфтие.
Саф-саф булып тезелгән халык арасында әле беренче тапкыр гына намазга басучылары да булгандыр, шәт. “Кыйбланы дөрес билгеләү өчен Сөембикә манарасына карагыз”, – диде имам. Кем ничектер, мин үзем бу фикердән символик мәгънә эзләргә керештем. Татарның күптән инде күңелендә йөрткән нәзерен тормышка ашырдык кебек. Халкы өчен җанын фида кылырга әзер булган Сөембикә, Казан ханлыгын саклап калу өчен сугышта башларын салган бабайлар рухына да дога кылуыбыз иде.
Алсу Хәсәнова, "Ватаным татарстан"