Гыйбадәт кылу өчен дә гыйлем кирәк

07 ноябрь 2013 ел 15:02

Бу атнада Россия ислам институты ачылуга – 15 ел, Коръәнхафизлар әзерләү үзәгенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар булып узды. Бәйрәм уңаеннан Казанда “Изге коръәнхафизлар тормышында уртачалык” дигән мәгариф форумы, ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча VI Бөтенроссия олимпиадасы, студентларның VII Мөселман халыклары үзешчән кинофестивале оештырылды.

Россия ислам институты 1998 нче елда ачыла. Вуз ислам теологиясе, тарих, хокук, тел, ислам икътисады юнәлешендә Россия мөселман өммәтенә хезмәт итә торган белгечләр әзерли. 

РИИның төп бинасындагы чаралар изге Коръән сүрәләрен укудан һәм дога кылудан башланып китте. Тантананы ректор Рәфыйк Мөхәммәтшин ачып җибәреп, 15 еллык юбилейларын билгеләп үтүгә чиксез шатлануын белдерде. “Уку йорты өчен 15 ел вакыт – бик аз, әмма мөселман вузы өчен, бигрәк тә Россиядә – бу бик саллы дата”, – диде ул.

Республика Хөкүмәте исеменнән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сәламләде. Ул үз чыгышында илебездә югары мөселман мәгарифенең чишмә башында торган РИИ өчен 15 елның мөһимлеген билгеләп үтте. “Россиядә беренчеләрдән булып нәкъ менә Казанда шушы уку йорты оеша, ул бүген дә илебезнең әйдәп баручы ислам уку йортларыннан санала. Узган гасырның туксанынчы еллары ахырында институт дәүләт белән мөселман җәмәгатьчелеге арасындагы мөнәсәбәтләрне коруда яңа этап булды. Бу чорда күп гасырлар дәвамында илебез мөселманнарына хас булган традицияләрне Россиянең иҗтимагый-сәяси һәм рухый тормышына кайтару өчен шартлар тудыру зарурлыгын ныклап аңлау барлыкка килә”, – диде министр. Э.Фәттахов сүзләренә караганда, бүгенге көндә мөселман дин әһелләрен һәм дин белгечләрен әзерләп чыгарырга кирәк. Алар күпконфессияле җәмгыятьтә яшәү үзенчәлекләрен белергә һәм аңларга тиеш. “Татарстан хакимияте органнары, мөселман уку йортларына, иң беренче чиратта, Россия ислам институтына ярдәм күрсәтеп, шушы мөһим максатларны тормышка ашыруны күз алдында тота. Мөселман уку йортлары, бигрәк тә вузлар төп бурычны үтәргә – белемле, югары әзерлекле дин әһелләрен хәзерләп чыгарырга тиеш. Шунысы көн кебек ачык: бүгенге шартларда югары уку йортлары моның белән генә чикләнә алмый. Шуңа күрә алар алдында мөселман зыялыларын һәм дин белгечләрен әзерләп чыгару бурычы тора. Җәмгыятьтә исламга каршы карашларның таралуын чикли алырлык, ислам турында мәгълүматы булган һәм толерант мөнәсәбәтләрне дәвам итә алырлык зыялылар катлавы булырга тиеш”, – диде Энгель Фәттахов, алга таба да РИИның яшь коллективының бу бурычларны үтәүгә үзеннән зур өлеш кертәчәгенә ышаныч белдереп. 

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов та: “Бу еллар эчендә РИИ зур һәм күпләргә үрнәк булырлык юл үтте”, – дип белдерде. Ул Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровскийның: “Академик ислам белеме белән ислам дини тәгълиматы арасында бәйләнеш булырга тиеш. Гуманитар фәннәр дин һәм гыйлем, дин һәм фән арасында күпер булып тора”, – дигән сүзләрен китереп, гуманитар фәннәрнең, бигрәк тә исламны өйрәнү фәненең мөселман мәгариф системасын оештыруның нигезендә торуына басым ясады. Рамил Хәйретдинов сүзләренә караганда, бүген Россия ислам институты мөселман белеме бирүдә әйдәп баручылардан санала. КФУның һәм РИИның тарих һәм ислам мәдәнияте өлкәсендә белгечләр әзерләү буенча федераль программасын тормышка ашыруы дөньяви фәннәр һәм ислам гыйлеменең тыгыз бәйләнешләренә ачык мисал булып тора.

Татарстан мөфтие урынбасары, үзе дә шушы уку йортын тәмамлаган Рөстәм хәзрәт Хәйруллин институтның дин әһелләрен әзерләвен, имамнарның квалификациясен күтәрүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

Чит илдән килгән кунаклар да Россия ислам институты эшчәнлеген уңай яктан гына бәяләп үтте. Димәшкъ шәһәре мөфтие, “Әл-Фәтх” институты ректоры Әбдүлфәттах әл-Бизмә биредә элек тә булган. Шуңа күрә ул вузның потенциалын югары бәяли. Аның сүзләренчә, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу өчен дә гыйлем кирәк. Ә Россия ислам институтында шуңа өйрәтәләр дә. Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Хәсән Гали Җәгъфәр дә Казандагы вузның төрле өлкәләрдә белем бирүдә әйдәп баруын ассызыклап үтте.

Римма ГАТИНА,

“Татар-информ”

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана