Ирең өчен укылган китап булмаска кирәк

11 ноябрь 2013 ел 10:19

Россия һәм Татарстан Мөслимәләре берлеге рәисе Наилә ханым ҖИҺАНШИНА белән сөйләшүебез, төрле сәбәпләр чыгып, һаман кичектерелеп килә иде. Газетабызның узган санында басылып чыккан “Иң яхшысы – сарык кебек хатын” дигән язма (№ 15-16) очрашуны тизләтте дә куйды. Хикмәт шунда – ул язманы укыган күп кенә мөслимәләр безгә үпкә белдереп шалтыратты. Юкса үзем, холкың сарыкныкыдай булса, бу тормышта күп нәрсәләрне саклап калырга мөмкин икән, дип күңелемә беркетеп куйган идем. Хәер, монысы минем фикер... Шулай итеп: “Бүгенге мөслимә, чыннан да, нинди булырга тиеш?” – дигән сорау белән Наилә ханымга мөрәҗәгать итәбез.

– Сарык кебек аңгыра булганы яхшы, диелсә, әлбәттә, мин дә үпкәләгән булыр идем. Монда имам Газзали бәрәкәт күп булган, мөбарәк, Аллаһы Тәгаләгә итагатьле хатын-кыз турында әйтә бит. Бүгенге заман мөселман хатын-кызы әле оптимист та булырга, хөр фикер белән дә яшәргә тиеш, минемчә. Әти-әниең кушканга яки күбрәк түләгән өчен түгел, ә җаныңа якын эшне сайлап алырга кирәк. Һәм, әлбәттә, безнең җәмгыятькә файдалы шәхес булуыбыз да бик мөһим. Күп очракта хатын-кыз кияүгә чыгып, балалар таба да аның тормышында кызыклы шөгыльгә, кызыклы очрашуларга урын калмый. Балалар карау, савыт-саба юу, өйне җыештыру – берзаман бу хатын-кыз белән әнә шулар турында гына сөйләшеп була башлый. Менә шуннан соң иренең хатыны белән кызыксынуы, аңа соклануы арта барыр микән? Никадәр генә кызыклы булмасын, укып чыккач, китапны читкә алып куябыз бит, үз ирең өчен менә шул укылган китап булып калмаска кирәк. Кыз бала югары белем алырга, хәтта яшьтән кияүгә чыккан очракта да иренә, син мине укытасың, дигән таләпне куярга тиеш. Күптән түгел генә безнең Гаилә кору үзәгенә бер бик бай мөселман ир-аты кәләш эзләп килгән иде. Өйләнешүгә мин аны Европаның үзе теләгән теләсә кайсы югары уку йортында укытачакмын, ди. Әлбәттә бездә: “Сез булачак хатыныгызның гына түгел, балаларыгызның да киләчәген тәэмин иткәнсез бит инде. Көчен, нервларын, вакытын сарыф итеп укып йөрү аңа нигә кирәк?” – дигән сорау туды. Моңа каршы ул болай дип җавап бирде: “Мин мөселман буларак, киләчәкне уйламыйча яши алмыйм. Минем гомерем Аллаһ кулында. Ә акча һәр көн килеп тормаса бетәргә дә мөмкин. Ул чагында хатыным гаиләне ничек тәэмин итәр? Аның дипломы, киләчәккә ышанычы булырга тиеш”. Менә бу чын мөселман сүзе ичмаса!

– Ышаныч дигәннән, Сез җитәкләгән Мөслимәләр берлеге дә менә инде сигез ел дәвамында канаты каерылган, хәсрәткә баткан хатын-кызларга бу тормышта ышаныч бирә.

– Әйе, Аллаһның рәхмәте белән шактый актив эш алып барабыз. Әле менә күптән түгел генә бер хатын эш эзләп килгән иде. Ире юк, эше юк, торыр урыны да юк, баласына биш яшь. Аны эшкә урнаштыру өчен башта баласын балалар бакчасына бирергә кирәк. Ә аның пропискасы юк. Тоттык та кияүгә бирдек үзен, шуның белән бөтен проблемасы хәл ителде. Хатыннарга ярдәм итәр өчен оештырылган проектларыбыз файдалы булып чыга. Парны бәндәсенә Раббыбыз үзе бирә, әмма бер-берләрен тапсыннар өчен аның сәбәбе кирәк. Гаиләләрне саклап калуда да ярдәм итәргә тырышабыз. Мөселман гаиләләре арасында аерылышучылар саны дөньявиларныкыннан ким түгел хәзер. Аллаһ кануннары белән яшәп тә нишләптер бер-берләрен аңламый башлыйлар. Ире белән аралары суынуны, ягъни “авыру”ның беренче билгеләрен сизеп алуга мөрәҗәгать итсәләр, әлбәттә, моны бергәләп хәл итеп була. Безнең киңәшләр буенча хатын-кыз тиз генә ялгышларны дөресли башлый. Соңыннан: “Хәзер бик матур яшибез, ирем мине элеккегә караганда да ныграк ярата”, – дип рәхмәт әйтеп тә китә әле.

Тагын бер күркәм проектыбыз бар – дизайнерлар белән эшли башладык. Моңа кадәр дизайнер сүзе бездә кулланылмады, чөнки бу тормышыбызда юк әйбер иде. Мин кайсы гына чит илгә барсам да шуңа игътибар итәм – һәр халык үзенең традицион киеменнән йөри анда. Согуд Гарәбстанында, мәсәлән, сари кигән хатын-кызны күргәнем юк, ә Һиндстанда чадра ябынган хатын-кыз очрамый. Ә бит безнең дә шәригатькә каршы килми торган үз милли киемебез бар. Һәм ул безгә бик килешеп тора. Мәҗлесләрдә абыстайларыбызга күз салыгыз сез – шундый матурлар бит алар. Без дә шулар кебек булсак иде... Әнә шундый нияттән чыгып башланган эшебез хәзер елдан-ел киңрәк колач җәя бара. Дизайнерларыбызның эшен инде хәзер чит илгә чыгарырга да оят түгел, аларны Италиядә, Төркиядә дә күреп, бик сокландылар. Хәтта кызларыбызны чит ил фирмалары эшкә дә чакырды. Бу юнәлештә тагы да үсәргә – эшебезне Россия күләмендә дә активлаштырырга уйлыйбыз.

Әле безнең ак яулыклы абыстайларыбыз бар. Әлмира абыстай Әдиятуллина шул абыстайлар шурасын җитәкләр дип өметләнеп торабыз. Чөнки бу ханымнар гомер буе иҗтимагый тормышта катнашып килде. Аларның хәзер балалары, оныклары үсеп беткән, буш вакытлары күп, эш өчен йөгереп йөри торган иң дәртле чаклары.

Мөслимәләребезне тагын бер шатлыклы хәбәр белән куандырасым килә. Җөмһүриятебезнең мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мөслимәләр берлеге өчен аерым бина эзли. Бу безгә эшчәнлегебезне тагын да киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

– Сез әле күптән түгел генә кызларны-егетләрне бергә аулагөйгә дә җыйдыгыз...

– Бу шәригатькә сыямы, дип сорыйсыгыз киләдер инде. Ир-ат өйләнгәндә хатын-кызны күрергә тиеш. Һәм ул аны күрә, никадәр генә тәкъва булса да, берсенең дә күзләрен бәйләп йөргәне юк әле. Ә аулагөйдә без аларны аерым табынга утыртабыз. Бу уй беләсезме нәрсәдән килеп чыкты? Гаилә кору үзәгенә барлыгы мең ярымнан артык кеше килде. Аларның кайсысы кемгә туры килүен сайлавы да бик авырлашты. Шуңа күрә яшьләре, холыклары туры килгәннәрен барлап, аулагөйгә чакырдык. Соңгы очрашуга йөз кеше килгән иде, без бу юлы каенаналар турында сөйләштек. Кызларның каенана турында фикер алышуларын егетләрнең нинди зур игътибар белән тыңлавын күрсәгез икән сез! Бу хатын-кыз минем әниемә нинди мөнәсәбәттә булыр, дигән уй белән утыра бит инде алар. Хатын-кыз гына түгел, ир-ат үзе дә ихтирамлы, тәрбияле булса гына бәхетле гаилә туа. Кызганычка, бүгенге мөселман ир-атлары хатын-кыз миңа хезмәт итәргә тиеш дип саный. Әмма ул шуны белергә тиеш: хатын-кызны бары тик яратып кына үзеңә хезмәт иттереп була. Тагын шундый хәл күзәтелә: башта булачак хатынына тыйнак булырга, күп күрмәскә, күп белмәскә дигән таләпләр куелса да, өйләнешкәч, ир-атка актив, шат, шаян хатын-кыз кирәк була башлый. Әле кайберләре беренче хатыннарыннан көндәш эзләтә. Мескен хатын, башка чарасы калмагач, безгә килә. Ир-ат хатын-кызга өйләнә икән – ул аны бәхетле итәргә тиеш. Ул үз әнисен ярата, җәннәтнең әнисенең аяк астында икәнен белә бит. Синең хатының да – ана. Синең балаларыңның җәннәте аның аяк астында. Хатынын елаткан, рәнҗеткән ир-ат җәннәткә керер дип уйламыйм мин.

– Наилә ханым, сөбханалла, Сезнең шундый күркәм гаиләгез бар. Ильяс хәзрәт белән ике ир бала тәрбияләп үстердегез. Бу кадәр колачлы эш алып баргач, гаиләгезгә вакытыгыз каламы?

Аллаһ Раббыбыз миңа шундый ир бирде – ул мине аңлый, бер-береңне аңлап яшәү зур бәхет бит ул. Әйе, өйгә арып-талып кайткан чаклар да була, миңа хәзер балалар ярдәм итә башлады. Ризыкны да әзерлиләр, өйне дә җыештырып куялар.

– Хәзрәтнең: “Син минем хатыным, матурлыгың да минем өчен генә. Беркая да бармыйсың, өйдә генә утырасың!” – дигәне булмадымыни?

– Булды, кавышкач ук әйтте ул аны. Миңа өйдә утыра торган хатын кирәк, диде. Моңа бер дә каршы килмәдем. Юкса мин журналист идем бит, телевидениедә дә эшләдем, иҗтимагый яшьләр оешмасы да оештырган идем. Әмма кияүгә чыгу минем өчен изге гамәл булды. Никахлашу белән эштән чыктым. Аннары бер-бер артлы балалар туды. Ана назына туймаган сабыйны чит кешегә калдырып, эшкә чыгып китүне мин дөрес дип санамыйм, әни кеше үз бурычын тулысынча җиренә җиткереп үтәргә тиеш. Мин аларга догалар да ятлаттым, укырга-язарга да өйрәттем. Мәктәп алдыннан гына, коллективка ияләшсеннәр дип, бакчага бирдем. Алар мәктәпкә киткәч, кинәт кенә буш вакытым артты. Ә җәмгыятебездә никадәр җитешсезлек, күпме гаделсезлек икән – шуларны күрә башладым. Аны савыктыру өчен һәркем кулдан килгәнне эшләргә тиеш ләбаса. Көннәрдән беркөнне мин иремә: “Берни дә эшләмичә, тыныч кына яши алмыйм”, – дидем. Ул мине аңлады.

Нәүбәһар КӘБИРОВА

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана