Ураза иманны ныгыта

08 июль 2014 ел 12:11

Мөселманнар көтеп ала торган изге Рамазан ае башланды. Игелекле һәм изге  гамәлләр ае бу. Начар эшләрдән, гайбәт- боһтаннан, ялган сүз, хөсет адымнардан да тыелырга кирәк. Рамазан ае кешеләр өчен бер лакмус кәгазе кебек - үз-үзеңне сынап карарга мөмкин, чөнки бу айда шайтаннар адәм баласын котырту-аздырудан тулысынча мәхрүм, алар бу айда богаулы хәлдә көн итә. Димәк, ураза тота алмауны да, башка дини йолаларга битараф булуыңны да шайтанга сылтар җирлек юк. Унтугыз сәгать ярым ашау-эчүдән, бозык уйлар һәм якынлык кылудан тыелу, калебеңне изгелеккә юнәлтеп тору бөтен кешегә дә җиңел түгелдер. Шулай да ата-баба йоласын җиренә җиткереп үтәүче милләттәшләребез дә күп икән, шөкер.

 

Эльмира Шәрифуллина, шагыйрә:

 


- Аллага шөкер, үземне бик яхшы хис итәм. Көн озынлыгыннан да зарланмыйм. Бик җиңел тота башладым. Күп нәрсә күңелеңне, калебеңне әзерләүдән дә килә. Организм өчен дә, үзеңне тыныч тоту өчен дә уразаның файдасы бар дип саныйм. Гомумән, ислам дине буенча нәрсә кабул ителгән, аларның барысының да адәм баласына файдасы бар, сәламәтлеген ныгытырга булыша дип уйлыйм. Дин өлкәсендә тирән белемле булмасам да, диннең файдасын гына күрәм. Әтием динне үзлегеннән өйрәнгән, мәҗлесләргә чакыралар иде, мәкаме, тавыш бик матур иде. Дини мәҗлесләрдә укып йөрде. Үзе гомере буе укытучы булган кеше. Әбекәйләребез дә намазлы кешеләр иде, Аллага шөкер. Мин шундый иманлы гаиләдә үстем. Былтыр уразаны кызларым белән бергә тоттык. Быел да бергәләшеп бу изге гамәлне башкарып чыгарбыз дип ниятләп торабыз. Иҗатымда да дин темасын читләтеп узмыйм. Дин бит ул тәрбия дигән сүз, андый шигырьләремне укучылар да яратып кабул итә. Быел ураза җәй аена туры килде. Ә җәй айларын мин оныкларыма, бакчага багышлыйм. Күбесенчә көз, кыш, яз айларында иҗат итәм. Ураза күңелне тынычландыра торган чор, Аллага шөкер, дингә мөнәсәбәтнең яхшы якка үзгәрүе мине, шагыйрә буларак, куандыра гына.


 

ИлСаф, Татарстанның атказанган артисты:

 


- Моннан җиде еллар элек ураза тота башладым. Әлбәттә, беренче елларында тулысынча тотып булмады, әкренләп башланды. Хәзер инде, Аллага шөкер, тулысынча тотам. Рамазан аенда аерым концертлар оештырмыйм. Ике-өч җыр җырларга чакырсалар, андыйларына барам. Әлбәттә инде, исерткеч эчемлекләр булмаган, тәртипле мәҗлесләргә генә килергә ризалашам. Рамазан ае чыннан да бәйрәм кебегрәк, ниндидер бер тыныч-имин чор кебек. Тәнгә дә, күңелгә дә җиңел. Тәравих намазларына «Гадел» мәчетенә йөрергә тырышам.


 

Илдар Кыямов, «Яңа гасыр»  телевидениесе алып баручысы:

 


- Уразаны 2003 елдан бирле тотам. Әүвәлге елны ярты ай гына тота алдым. Шуннан бирле, шөкер, тулысы белән тотарга Хак Тәгалә мөмкинлекләр бирә. Гадәти көннәрдә иртән тору бик кыен, төннәрен уянуны әйткән дә юк. Ләкин Рамазан ае кергәч,  бөтенесе икенче төрле. Ходай Үзе көч бирә, фән телендә моны галәм энергиясенә тоташу дип әйтәләр бугай.  Ураза аркылы намазга да баса алдым, әлхәмделиллә. «Сәхәр ашында хикмәт бар», дигән рәсүлебез. Бу - хак фикер. Төнге сәгатьләрдә тәгам җыеп утырганда, көтеп алып авыз ачканда капкан һәр бөртек ризыгыбыз, һәр йотым суыбыз Аллаһы Тәгаләнең  чиксез нигъмәте икәнлегенә янә бер  инанасың.  Кеше үзе боларның берсен дә булдыра алмый бит! «Адәм баласы намазның файдасын белсә, намазлыктан төшмәс, уразаның әҗерен аңласа,  уразадан чыкмас иде», - дигән сүз бар.  Изге хисләр белән гамәл кылганда, әнә шул вәгъдәләрне уйлап юанасың. Журналист буларак, шундый ниятем дә бар әле: үзем рузә тоткан вакытларда, искә төшкән саен,  уразаның кеше өчен файдалы якларын язып барырга телим. Бик зур исемлек килеп чыгар иде дип уйлыйм. Аллаһының рәхмәтләре чиксез бит. Гафләт йокысында йөрүчеләрнең  моны аңлаудан, иман ләззәтеннән мәхрүм булуы гына кызганыч.

 


Мөршидә КЫЯМОВА

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана