Динебездә рамазан аен унике ай арасыннан аерып шулай дип атап йөртәләр. Иң беренче чиратта, шушы изге айда Аллаһының илчесе – пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәләмгә Коръәни-Кәрим иңә башлавы белән кадерле ул безгә, икенчедән, рамазан аенда мөэминнәргә ураза фарыз ителде. Менә шушы айда Аллаһы Тәгалә каршында калебләребез зур сынау алдына куела. Кояш чыкканчы ук сәхәр ашап, кояш баегач кына сый-нигъмәтле табын янына утыру гына түгел бит әле ул ураза тоту, иң тәүдә без җаннарыбызның чисталыгын кайгыртырга бурычлы: колакларыбыз ярамаган сүз-гайбәт тыңламасын, телебез тиеш булмаганны такылдамасын, кулларыбыз хәрамгә үрелмәсен, аякларыбыз начар җиргә тартмасын, күзләребез хәерсез нәрсәләргә бакмасын, акылыбыз-йөрәгебез безләрне яңадан-яңа аятьләр, догалар өйрәнергә тартып торсын, калебебезнең һәрвакыт игелекләр генә кыласы килеп торсын! Менә шушыларны ихластан башкарып чыга алсак, уразабыз көне буена ач торуга гына кайтып калмас, иншә Аллаһ!
Ураза адәм баласын нәфесен кулда тотарга өйрәтә. Кеше бу айда Раббысы хакына үзенең яраткан нәрсәләреннән баш тарта, шуңа күрә аның әҗере дә зур. Бер китапта шундый мәгълүматка тап булдым. Галимнәр адәм баласының үз гомерендә никадәр ашый-эчә алуын исәпләп караганнар һәм шундый нәтиҗәгә килгәннәр: 10 мең литр су, 1000 кило май, 7000 кило ипи, 2000 кило ит, 4000 кило балык, 5000 кило бәрәңге, 5000 йомырка, 500 кило тоз кулланабыз икән яшәү дәверендә. Әле исемлеккә яшелчә, җиләк-җимеш, баллы ризыклар кертелмәгән. Булган хәтлесен дә төяп барыр өчен тулы бер поезд составы кирәк булыр иде, ди белгечләр. Бөтен гомеребезне ашап үткәрәбез икән, дияргә генә кала. Ә бит артыгын ашау күңелне каралта, тәнне авырайта, акылны йокыга тарта, кыскасы, һәм рухи, һәм бәдәни сәламәтлегебезгә зур зыян сала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) тукланганда ашказанын өч өлешкә бүләргә киңәш итә: су, ризык, һава өчен. Шулай ук аның өйләнергә теләүче, әмма гаилә тормышын алып барырлык мая тупларга өлгермәгән ир-егетләр колагына шундый нәсыйхәте барлыгы да билгеле: андый очракта ул аларга ураза тотарга киңәш итә - яшь егетләрне зинадан саклау максаты күздә тотыла дип аңлыйм мин моны. Ислам галимнәре әгәр кеше тормышында ниндидер мөһим мәсьәлә килеп туса һәм ул аның чишелешен һич табалмый икән – нәфел уразасы тотарга киңәш итәләр. Хөрмәтле пәйгамбәребез (с.г.в.) исә атнага ике көн –дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ураза тотуны хуплаган, үзе бер дә калдырмаган, безгә - аның сөннәтенә иярүчеләргә дә васыять иткән. Шулай итеп, уразаның җаннарыбызны тәрбияләүдә әһәмияте әйтеп бетергесез икән!
Кечкенә чагымнан бер күренеш истә калган. Ничектер йокымнан уянып киттем дә, караңгы өй эчен күзләргә тотындым. Әһә, бөтенләй үк караңгы түгел икән – бәләкәй якта ут яна. Кызыксынып, ишек ярыгыннан күз салам.
Әбием белән бабам өстәл янында мәш киләләр. Менә бабам олы, җиз самавырны өстәл өстенә китереп утыртты, әбием чокырлар тезде, мендәр астыннан нидер алып, өстәлгә куйды. Тукта, әллә хәлвә инде?! Яратам бит мин аны! Сикереп тордым, киереп ишекләрне ачып җибәрдем, ә дигәнче әби белән бабай каршына килеп тә бастым:
- Миңа да хәлвә кирәк!
- И, кызым торган икән, хәзер бергәләп чәй эчәрбез, әбиеңнең яшереп саклаган хәлвәсе дә бар, - диде бабам миңа ярату тулы күзләре белән карап.
Ул иртәне мин карт белән карчыкның рамазан уразасын башлап җибәрүләрен белми идем әле. Әби белән бабай уртасында тәмләп чәй эчтем, алар, кулларын күтәреп, озаклап дога кылдылар, минем башымнан сыйпап алырга да онытмадылар. Шул кичне әни каенатасы белән каенанасына кичке ашны тагы да тәмлерәк, тагы да тырышыбрак пешерде. Бу – көне буена ашамый-эчми рамазан уразасын тоткан әбием белән бабама авыз ачу – ифтар ашы булган икән. Мин моны үсеп-җитеп, үзем иманга кайткач кына аңладым.
Ике коммунист, бер мулла (бабам) яшәгән гаиләдә тәрбияләнеп үскәнгә күрә, балачагымда дин турындагы хатирәләрем әлләни күп булмады. Шулай да бабамның йокларга ятар алдыннан учын каш өстенә куеп, озак кына күккә карап торганы да истә: яңа ай туганмы-юкмы, шуны карый. Авыл мулласы буларак, аның халыкка мөһим хәбәр җиткерәсе булачак: фәлән көнне ай туды, җәмәгать, уразага керәбез... Еллар узгач, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисен укып белдем: айны күреп керегез, айны күреп чыгыгыз, ди ул рамазан ае башлануын хәбәр итүче яңа ай хакында.
Менә тиздән, Аллаһым боерган булса, Җир шарындагы миллиард ярым мөселман белән беррәттән мин дә, хәләл җефетем дә чираттагы рамазан аена аяк басачакбыз. Унбер айның солтанын каршыларга бик ныгытып әзерләндек: фатир эчен юып-чистартып ялтыратып куйдык, тәрәзәләргә яңа челтәр пәрдәләр кордык һәм тагын шактый гына күңелле мәшәкатьләр белән мәшгуль булдык. Хуш киләсең, бәндәләрнең күңелләрен илаһи ният белән тутыручы изге Рамазан ае!
Әкълимә Сафиуллина, Казан
"Дин вә мәгыйшәт"