Тиздән “Намаз вакытлары” программасының русчасы чыгарга тиеш

27 июнь 2014 ел 10:47

 ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Казан федераль университетының астрономия кафедрасы белән берлектә, Татарстанның 45 муниципаль берәмлеге өчен намаз вакытлары язылган махсус программа эшләгән. Аның турында бүген Казан Кремлендәге Кол Шәриф мәчетендә үткәрелгән матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кыскача сөйләп үтте.

Аның әйтүенчә, тулысынча татар телендә Татарстан өчен генә төзелгән “Намаз вакытлары” исемле бу программа Android һәм Ios өчен яраклаштырылган. Аны Интернет челтәрендә үз телефоныңа күчерергә мөмкин. Программада намазның нәрсә икәне аңлатылган, гыйбадәт кылу вакытлары күрсәтелгән, компасы да бар.

“Республика шәһәр-районнарында кояш төрле вакытта чыгып, төрле вакытта батканлыктан, намазга керү вакытлары да аерыла. Аерма хәтта 20 минутка кадәр җитә. Шунлыктан бу программаның әһәмияте зур. Анда көненә биш тапкыр укыла торган намаз вакытын якынлашуны белдерткән искәртмәләр дә бар”, - дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Киләсе атнада программаның Россиянең 50 шәһәре өчен үтемле булачак рус телендәгесе чыгарга тиеш. “Күпләр әле бу программа барлыгын белми дә. Рус телендә дөнья күргәч, аңа ихтыяҗ тагын артыр дип уйлыйм”, - дип белдерде Татарстан мөфтие.

Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана