Мөбарәк бәйрәмнән кайткач...

23 июнь 2014 ел 11:25

Узган шимбә көнендә миңа мөбарәк бер бәйрәмдә катнашырга насыйп булды. Күршем кереп: "Болгар Җыенына барырга теләүчеләрне Гаилә мәчете яныннан автобус белән алып китәләр икән, исемлеккә сине дә яздырыйммы?", - дигәч ышанмыйчарак та торган идем. Ни булса ул, яздыр, дидем. Һәм менә без, Аллага тапшырып, иртән иртүк мәчет каршына җыелдык. Яше-карты бергә бер автобус булдык. Гаилә мәчетенең имам-хатыйбы, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үзе безне озата килгән иде. "Карап кына йөрегез, Җыен тәмамланганнан соң, билгеләнгән вакытка автобус янына җыелыгыз", - дип хәзрәтебез үзенең нәсыйхәтләрен әйтеп, автобус номерын кат-кат исебезгә төшерде. Аннары дога кылып, хәерле сәфәрләр теләп озатып калды. Аллаһы Раббыбызга мең шөкерләр, тагын шул мөкатдәс җирләргә - бабаларыбыз ислам динен кабул иткән Болгар каласына килергә, аларның рухларына дога кылырга насыйп итте.

Мин моннан берничә ел элек тә булган идем анда, үзгәрешләр шулкадәр күп - танымыйча тордым хәтта. Ул халыкның күплеге, ул яңа торгызылган биналар, ул мәгърур Ак мәчетнең матурлыгы - минем кичерешләрне сүз белән генә әйтеп аңлата торган түгел. Мөфти хәзрәтебез, җитәкчеләребез белән бер мәйданда - җамигъ мәчет нигезендә намаз укыдык (менә нинди заманнар җитте!), Аллаһ кабуллардан кылсын! Дини китап ярминкәсендә китаплар сатып алдык. Көн яңгырлы булса да, ник беребез зарлансын да, ник беребез сыктансын. Һич онытылмаслык истәлекле сәфәр булды бу. Уңайлы автобусыбыз безне ничек китерсә, шулай ук 3 сәгать дигәндә Казаныбызга алып кайтып та җиткерде. Соңыннан гына белдем - ул автобусларны Казан шәһәре хакимияте җибәргән икән, Алланың рәхмәте булсын аларга. Ә мәчет янында безне тагын кояштай балкып Рөстәм хәзрәтебез каршы алды. Ул да бит шул ук юлны үткән, андагы рәсми чараларда катнашкан, инде безнең исән-имин әйләнеп кайтуыбызны кайгыртып, мәчеткә килеп җиткән. Мәхәллә халкына олы ихтирамы, кадерле сәфәр оештырганы өчен Аллаһының рәхмәтләре ирешсен үзенә.

Казаннан Мөнирә әбиегез 

gailya.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана