string(52) "http://dumrt.ru/articles/mm-islam/mm-islam_4832.html"
09.06.2014 09:05

Зеленодол районының Васильево бистәсесендәге җәмигъ мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, ярдәм сорап, редакциябезгә берничә мәртәбә шалтыратты. Тиз генә җыенып юлга чыга алмагач, үзе безгә килеп, гозерен җит­керде. Җирле хакимият­ләр, муниципаль унитар предприятие корып, мөселман зиратын үз карамагына алган икән.

 


Рөстәм хәзрәт, зират хакимият­ләр карамагында түгел, мөселман мәхәлләсе карамагында булырга тиеш, без хакимияттәгеләргә аң­латып карадык, аңларга теләми­ләр, уй-фикерләребезне, мөсел­ман зираты булдыруга күпме көч түккәнебезне газета аша җиткер­сәк, бәлки колак салырлар, дип мөрәҗәгать итте. Дөрес, үз вакытында мөсе­лман зиратына хуҗа булу өчен Васильевода эшләп килүче ике мәхәллә арасында бәхәс тә чыккан булган, әмма хәзер ул бәхәс бик кечкенә, әһәмиятсез нәрсә булып күренә.


– Зират булдыру өчен безгә “Овощевод” совхозының җирен­нән бер кишәрлек бүлеп бирделәр. Аны рәсмиләштерү дә озакка сузылды, хакимиятләрнең дә акчасы булмады. Әмма Әҗәл дигәннәре көтеп тормый бит. Мәрхүм­нә­ребезне җирләргә керештек. Күрше Сафуан авылы көтүе йөри башлагач, бабайлар белән ки­ңәшләштек тә, зиратны койма бе­лән әйләндереп алырга кирәк ди­гән карарга килдек. Янәшәсендә зират йорты да ясап куйдык.


2009 елны, бистәбездә икенче мәчет ачылгач, әлеге мәчет имамы, безгә килеп, зиратны бү­ләргә тәкъдим итте. Тагын бер-ике мәчет төзелсә, аны өчкә-дүрткә бүләр­безме, дип мин катгый каршы килдем. Район башкарма комитетында моңарчы бу хакта, ягъни зиратны карап тору чыгымнарын кем үз өстенә ала, дип сүз булган иде. Без инде моны үзебезчә көйләгән идек: мәетен җирләгән һәр гаилә мәхәллә бухгалтериясе­нә мең сум акча түли.

Әйтик, елына 80-90 кеше мәрхүм булып, 80-90 мең сум акча керә, шушы акча зиратны карап торучыга түләргә, зират коймаларын буяп, искергәнен, ватылганын алыштырып-төзәтеп торырга, мә­чет чыгымнарына җи­тә иде. Әмма икенче мәчет вә­килләре, бу акча икенче мәчетне карап тору чыгымнарын каплауга да җитә, дип дәгъва белдерде. Зиратны бүлмәс, тарткалашуга җир­лек калдырмас өчен, без ризалашырга булдык. Әмма, ни кызганыч, икенче мәчеттәгеләр, киле­шүдән баш тартып, зиратны үзе­гезгә алыгыз, дип башкарма комитетка хат язган икән. Моны күпсенү дип әйтергә кирәк микән инде, әллә кемдер котыртканмы – белмим. Хат-мөрәҗәгатьне сессиядә карап тикшерделәр дә зиратны мөсел­маннар карамагыннан алдылар. Шулай итеп алдагы сессия­нең карарын юкка чыгардылар.


Зиратны бездән алгач, “Ритуал” дигән бер муниципаль ширкәт оештырдылар, аңа җитәкче итеп бер урыс кешесен куйдылар. Анда үзебезнең бер татар агае карап торучы булып калган иде. Әмма ул быел яз башында гариза язып эштән китте, чөнки аның моңарчы булган азмы-күпме вәкаләтләрен чикләп, җитәкчелек аңа гади каравылчы сыйфатында эшкә урнашырга кушкан икән. Шуңа күрә мөселманнарыбыз бүген аптырашта: ничек инде урыслар килеп кабер казый, үз зиратыбызга без үзебез хуҗа була алмыйбызмыни, әллә соң имзалар җыеп, Казанга мөрәҗәгать итик микән, диләр.


Бер караганда, ике мәхәллә арасындагы бәхәс нәтиҗәсе бу. Хәер, хәзер, мөселманнар кулыннан тартып алынгач, инде үз арабызда ыгы-зыгыга урын калмады. Ишетүемчә, икенче мәчет җитәк­челәре дә имза җыю тәкъдимен хуп­лап чыккан. Минемчә, зиратлар коммерция структуралары кулында түгел, мәхәлләләр карамагында булырга тиеш. Менә дистә елдан артык билгеләнгән тәртип буенча эшләп килгән зиратыбыз – моңа яхшы мисал. Дин әһел­лә­реннән, мәчет картларыннан аермалы буларак, гади мөсел­ман­нарыбыз арасында бернинди аңлашыл­мау­чылык, дәгъва юк иде. Элек, мәчет мөселманнар карамагында булган вакытта зират чыгымы бер мең сум булса, хәзер биш-алты тапкыр артачак диләр. Әйтик, элек мәрхүм­нең туганнары килеп кабер казый ала иде, хәзер штатта кабер казучылар бар. Җир алу, кабер казуны төп керем чыганагы иткәннәрен аңлыйсыздыр инде.


Үз вакытында бу җир мөселман һәм православ зиратлары ясар өчен дип бүлеп бирелгән була, шуңа күрә янәшәдә диярлек урыслар да үз мәетләрен күмә башлаган иде; инде иске зиратлары тулгач, барысы бирегә күчте. Алай гына да түгел, иске зират­ларының коймасын монда күче­реп куйдылар. Хәзер анда каравылчы булып торган агай татар зиратына да “күз-колак” булып тора. Моңа ничек эчең пошмасын инде?! Әле җит­мәсә, “Ритуал” җитәк­чесе, сез нәрсә эшләдегез соң, дип торган була. Безнең татар-мөсел­ман ягының үз яме, күр­кәмлеге бар. Нишләп әле без – мөсел­ман­нар­ның үз мәрхүм­нә­ребезне үзебез теләгәнчә җир­ләргә һәм карап торырга хакыбыз юк?! – дип сөйләде ул безгә.


 “Минемчә, бу вәзгыятьтә “Күмү һәм җирләү эше турындагы федераль закон (№ 8 – ФЗ 2014)” бозыла. Әгәр мәхәллә халкы судка мөрә­җәгать итәргә уйласа, без анда аларның мәнфәгатен якларга әзер”, – ди адвокат Роберт Туктаров. Әлеге законда, зиратлар өч төрле – җәмәгатьчелек, дини һәм хәрби була, дип әйтелә. Законның 19нчы маддәсендә, дини кабер­лек­ләр бер диндә булганнарны кү­мү өчен каралган, дини зиратлар җирле үзидарә карамагында булырга мөмкин; җирле үзидарә органнары дини зират­ларның эш­ләү тәр­тибен тиешле дини бер­ләш­мәләр белән килештереп билгели; авыл җирлек­лә­рендә дини зират­лар­ның эшчән­леге гражданнар тарафыннан мөстәкыйль рә­вештә алып барылырга мөмкин, диелгән.


Әлеге мәсьәлә уңаеннан без Васильево бистәсе җирле үзидарә башлыгы Олег Антоновның фикерен дә сораштык. “Без шәһәр тибындагы бистә булып торабыз. Шуңа күрә законда әйтелгән ташламалар безгә кагылмый. Әгәр җирле мәхәллә зиратны тоту, җирләү мәсьәләләрен үз җил­кә­сенә алырга тели икән, җаваплы­лыгы чикләнгән җәмгыять оештырып, коммерция эшчәнлеге белән шөгыльләнергә тиеш булып чыга, ә бу закон буенча тыела. Имам сезгә, бер мең сум ала идек, дип сөйләгән, ә без 7-8 мең сум дип ишеткән идек. Дөрес, хәзер мәрхүмен җирләүчеләрдән биш мең сум чамасы акча алына”, – дип аңлатты ул безгә.


Рәшит Минхаҗ

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 81, 23.05.2014/)