string(52) "http://dumrt.ru/articles/mm-islam/mm-islam_4835.html"
22.05.2014 13:10

Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы май аенда туристик сезонын ачты. Майның беренче көннәрендә генә дә борынгы шәһәрчеккә меңнән артык кеше килеп китте. Алдагы айларда туристларны яңа кызыклы экскурсион программалар көтә.

Музей-тыюлык директоры Фәргат Мөхәммәтов сүзләренчә, археологлар соңгы өч елда казу эшләре алып барган урыннарда тиздән археопарклар ачылачак. Шулай ук Идел ярындагы Габдрахман чишмәсе территориясендә дә төзекләндерү эшләре тәмамланачак. Биредә гаилә һәм дуслар белән ял итү өчен агачтан матур итеп беседкалар эшләп куелган. Моңа кадәр тыюлыкның үзәк өлешендә урнашкан чатырлар лагере исә читкәрәк, Ак мәчет тирәсенә күчереләчәк. Яңа елга вокзалыннан башлап, Идел ярын төзекләндерү эшләре дә дәвам итәчәк.


Болгар быел, гадәттәгечә, берьюлы меңләгән кунакны 14 июньдә каршыларга әзерләнә. Бу көнне Идел буе Болгар дәүләтендә борынгы бабаларыбыз рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү вакыйгасына багышланган “Изге Болгар җыены” узачак. Ел саен әлеге дини бәйрәмгә 25 меңгә якын мөселман кешесе җыела. Шулай ук “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклор фестивале дә быел 18-21 июньдә Болгарда үтәчәк. Димәк, атна дәвамында тарихи җирдә халык җырлары, уен кораллары яңгырап торачак.

 


Музей-тыюлык иртәдән кичкә кадәр, ялларсыз эшли. Яңа сезонда туристларга 25 экскурсовод хезмәт күрсәтәчәк. Алар 6 төрле маршрут буенча экскурсияләр тәкъдим итә.

Саклаган саен югала

Болгар музей-тыюлыгы быел да ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә керергә дәгъва итә. Музей җитәкчелеге якын көннәрдә һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау буенча Халыкара советның (ICOMOS) чираттагы экспертлары килүен көтә. Узган елгы утырышта белгечләр Болгар тыюлыгы территориясендә яңа корылмалар төзелүе белән килешмәгән иде. Чатырлар лагере дә әнә шул сәбәпле башка җиргә күчерелә.



Бүгенге көндә дөньяда меңгә якын мәдәни һәм табигый объект ЮНЕСКО исемлегенә кергән, аларның 25е – Россиядә. Быел ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының сессиясе Катарда узачак.

Моннан тыш 500 гектар җирне биләп торган тыюлык территориясе якын киләчәктә шәхси хуҗалыклардан тулысынча азат ителәчәк. Республиканың мәдәни һәм тарихи мирасны саклау һәм торгызу белән шөгыльләнүче “Яңарыш” фонды Болгар шәһәрчегендә төзекләндерү эшләрен башлап җибәргәндә биредә 130 хуҗалык исәпләнә иде, инде 60лап йорт калган. Баштарак кешеләргә шәһәрдә фатир бирделәр. Бүген күрше бистәдә кирпечтән яңа 40 йорт төзелә, үткән ел да анда шундый 20ләп йорт кулланышка тапшырылган.

1722 елда Петр I Болгарга аяк басканда биредә таш һәм кирпечтән 80нән артык борынгы бина булган диләр. Император тарихи һәйкәлләрне саклау турында указ чыгарып киткән. Соңрак, 1767 елда, әби патша Екатерина II дә Болгар хәрабәләрен күреп, аларны сакларга әмер бирә. Ул вакытка инде корылмалар саны 44кә төшкән була. Бүген – 7. Саклау турында указлар чыккан саен Болгар һәйкәлләренең саны кими бара... 18нче йөздә бина ташлары известька тотыла: җирле халык махсус мичләр төзеп, борынгы ташларны известька яндырып сата.



Бүгенге 7 харәбә дә федераль дәрәҗәдә әһәмияткә ия архитектура һәйкәле буларак, дәүләт саклавына алынган. Алар һәр мөселман шәһәре үзәгендә очратырга мөмкин төп биналар – Җәмигъ мәчет, төрбә-мавзолейлар, мәһабәт пулатлар, мунчалар...

Кабер ташларында – болгарларның кул җылысы

Тарихчы, музей-тыюлыкның фәнни хезмәткәре Җәмил Мөхәммәтшин сөйләгәнчә, Болгарда өч төрбә бинасы сакланып калган, моннан тыш археологлар тагын 11 мавзолейның нигезен ачыклаган. Бөтен хәрабәләр Болгарның үсеш чорына – 13-14 гасырларга карый: алар Бату хан 1236 елда Болгар җирләрен буйсындырганнан соң төзелгән. Монголларга кадәрге бернинди архитектура һәйкәле юк. Галимнәр, бәлки, алар агачтан булгандыр, дип фаразлый, чөнки 10нчы йөздә Әхмәд ибне Фадлан Болгар дәүләтенә сәяхәтендә бу якларда мәчет-мәдрәсәләр күрүе турында язган.

14нче гасырга караган “Көнчыгыш төрбә”нең, башкалардан аермалы буларак, гөмбәзе безнең көннәргә кадәр исән-сау җиткән. Археологлар аның нигезендә казу эшләре үткәргәч, Болгарның 11нче гасырдан башлап, бөтен тарихы уч төбендә кебек ачылган. Ә “Төньяк төрбә” 18нче гасырда монастырь базы итеп файдаланылган. Бүген монда Болгар шәһәрчегендә табылган кабер ташлары куелган. Бу ташларга болгарларның кулы тигән. Араларында гарәп, татар һәм болгар телендә язулылар очрый, Болгар бабаларыбызның теле бүгенге татар кешесенә дә җиңел аңлаешлы. Коръән сүзләре һәм орнаментлар белән бизәлгән ташларның кайберләрендә мәрхүмнең шәҗәрәсе китерелгән, хәтта 9 буын күрсәтелгән шәҗәрәләр бар. Бу ташлар 18нче йөздә Петр I хөрмәтенә, борынгы Җәмигъ мәчет хәрабәләре янәшәсендә төзелгән Успения чиркәве нигезеннән казып алынган. Аңлашыла, нигездәге кабер ташларының бөтенесен дә сүтү мөмкин түгел: чиркәү манарасындагылар шул килеш ята. Ләкин нәкъ менә чиркәү төзелешенә тотылу сәбәпле, бу ташлар комга уылмыйча, бүгенгечә сакланып калган.



Успения чиркәвендә исә әлеге вакытта 20 мең кеше көн күргән Спас районының Туган якны өйрәнү музее урнашкан. Музейны шәһәрдәге элеккеге бинасыннан чыгаргач, 17-18 гасырларда район һәм шәһәрнең формалашуына багышланган этнографик материалларны Болгар музей-тыюлыгына китергәннәр. Әмма монда экспозицияләрнең уннан бер өлеше генә сыйган.

Әлбәттә, Болгардагы борынгы биналарның берсе – ул Җәмигъ мәчет. Кызганычка, аның инде нигезе генә моңаеп утыра. Биек олы манара да 19нчы гасырдагы сызымнар буенча, 1998-2000 елларда гына торгызыла. Мәчетнең 15нче гасыр башында, шәһәр урыс кенәзе тарафыннан алынгач җимерелүе, ә олы манараның 1844 елда ишелүе мәгълүм. Соңгысы турында үз заманында Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани “Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр” китабында мәгълүмат теркәгән.

Ак мәчеттә җомга намазы

Болгар дәүләте җирләре һәр татар кешесенең күңелендә кадерле урынны били. Идел елгасының биек ярында җәйрәп яткан таш харәбәләр арасына аяк баскач чал тарихыбыз бер мизгелгә җанланып күз алдына килеп баскандай була. Шуңа күрә дә үткәннәр белән кызыксынучы һичкемне бу яклар битараф калдыра алмый.

Бүген Болгар шәһәрчеген йөреп чыгу өчен бер көн генә җитмәс, мөгаен. Борынгы шәһәрчек күзгә күренеп яңара-төзекләнә, олысы-кечесенә кызыклы музейларның саны, һөнәрчелек алачыклары, чәй эчү-ял итү урыннары, сувенир кибетләре арта. Әйтик, соңгы елларда музей-тыюлык янында корылган тегермән-амбарлар, тегермәнче йорт-хуҗалыгын үз эченә алган “Икмәк музее” тарихи-этнографик комплексын карап-танышып чыгу өчен генә дә үзенә аерым вакыт таләп ителә.



“Яңарыш” фонды Болгар шәһәрчегендә төзекләндерү эшләрен башлап җибәргәнгә өч елдан артып китте. Тыюлыкта Казан, Мәскәү, Түбән Новгород, Симферополь археологлары эшли. Алар Болгар шәһәренең базар урынын казып, анда матур гына бина, бик күп тәңкә акчаларга тап булган. Гадәттә, һәр казу эшләрендә 25-30 тәңкә чыкса, бу урында ике ел эчендә 2 меңнән артык акча, сәүдә белән бәйле төрле әйберләр, товар пломбалары табылган. Болар барысы Алтын Урдада сәүдә мөнәсәбәтләре тыгыз бәйләнештә булуын дәлилли. Шулай ук археологлар 1994 елларда ук башланган “Хан сарае” архитектура-археология һәйкәлен казу эшләрен дә тәмамлады. Баксаң, башта мәчет шушы урында булган икән, аннан соң биредә Бату ханның ставкасы, ягъни Болгар белән идарә итүче бәкләрнең йорты урнашкан. Болар барысы хәзер туристлар игътибарына тәкъдим ителгән.

Әлбәттә, Болгар җирендә казу эшләре һәр гасырда алып барылган. Берсеннән-берсе затлы, үзенчәлекле экспонатлар электән Санкт-Петербургның Дәүләт Эрмитажы, Мәскәүнең Дәүләт Сынлы сәнгать музее фондларын бизи. Археологларның соңгы еллардагы табылдыкларын исә 14 гасыр медицинасына багышланган “Табиб йорты” музеенда һәм музей-тыюлыкның төп экспозициясендә – Болгар цивилизациясе музеенда күрергә мөмкин. Әмма яңа гына сафка бастырылган Елга вокзалының өченче һәм дүртенче катларында урнашкан Болгар цивилизациясе музее залларында сигнализация системасы көйләнмәгән. Шул сәбәпле биредә, мәсәлән, зәркән сәнгате үрнәкләренең күчерелмәләрен генә куярга мәҗбүрләр.

Болгар бабаларыбыз Ислам динен кабул итү хөрмәтенә төзелгән Истәлек билгесе бинасындагы 2,5 килограмм алтын һәм 17 төрле асылташлар белән бизәлгән дөньядагы иң зур басма Коръән дә сигнализация астында түгел. Мөселманнарның изге китабы пыяла корылма эчендә саклана. Музей хезмәткәрләре айга бер тапкыр аның битләрен актара: бер-берсенә ябышмасын өчен кәгазь битләрне “сулата”. Бу бинаның беренче катында да тагын бер үзенчәлекле сәнгать әсәренә сокланырга була. Ул – 922 елда Болгар дәүләте җитәкчесе Алмыш ханның 22 кабилә башлыгы белән рәсми рәвештә ислам динен кабул итү вакыйгасын сурәтләгән күләмле рәсем. Аны Казан рәссамы Фәрит Вәлиуллин эскизы буенча Италия осталары мозаика техникасында эшләп биргән. Шулай ук биредә танылган рәссамнарның Болгарга багышланган рәсемнәре урын алган. Быел Габдулла Тукай премиясенә лаек булган каллиграфчы Владимир Поповның тугра һәм шамаилләреннән дә вакытлыча күргәзмә оештырылган.

Болгарга сәяхәт иткән һәркем бүген 40 метрлы ике манаралы Ак мәчеткә кермичә китми. Узган елдан Ак мәчеткә имам-хатыйб билгеләнде. Руслан хәзрәт Фәрхетдинов мәчет мәдрәсәсендә төрле яшьтәге 40 шәкерткә иман нигезләрен дә укыта. Һәр атнаны бирегә Татарстан районнарыннан мөхтәсибәтләр мөселманнарны җомга намазына китерә.

 


Лилия ГАДЕЛШИНА, Солтан Исхаков фотолары

intertat.ru