Үрнәк имам

21 май 2014 ел 15:37

Чын, үрнәк имам нинди булырга тиеш, дисезме? Арча районының Утар-Аты авылы имамы Фәнис хәзрәт МОСТАФИН кебек.

Хәзер яшьләр авылга кайтырга атлыгып тормаган, 70 яшьлек бабайлар мәчет ишеген ачып-ябып кына йөргән бер вакытта утар-атылар Фәнис имамнан чын мәгънәсендә уңдылар. Мәчет эшләрен, имам вазифасын үтәүдән кала, ул авылдашлары өчен үзенең саваплы эш-гамәлләре белән дә үрнәк булып тора. Аеруча авылдагы яшь буынны тәрбия кылуга зур өлеш кертә. Егермеләп бала мәдрәсәгә дини белем алырга йөри, узган елгы тәравих намазына гына да шуның кадәр бала килүе аның тырышлыгы турында сөйли. Фәнис Мостафинның, яшьләргә генә түгел, олылар һәм урта буын өчен дә үрнәк алырлык сыйфатлары, эшләре, изге гамәлләре бик күп. Бүгенге көндә ул үзенең фермерлык хуҗалыгы белән дә бөтен тирә-якка үрнәк булып тора. 24 баш сыеры, 100 гектар җире булган имам киләчәккә зур планнар баглап яши. Шулай булмаса, район хакимияте башлыгы Алмас Нәзиров, Фәнис районда үзе бер инде ул, димәс иде. Район хакимиятенең күңеленә хуш килерлек эшләре дә бихисап икән бит аның. Ташландык фермаларның ташларын авыл урамнарына җәюне оештыра Фәнис. Бер машина ташның күпме торуын исәпкә алсаң, мәхәллә халкына никадәр файда. Үз көче һәм халыктан кергән ярдәм белән 200 метр арага, 200 мең сумга төшереп, зират коймасын яңарталар. Бер елга 350 мең сумлык ярдәм генә күрсәткән ул. Бер хәдистә әйтелгәнчә, балаларны сөендергәннәргә җәннәттә бер почмак бар, ди ул үзе. Шул балаларны сөендерү теләге белән янгач, аларны шатландырырга да урыны табылып кына тора. Бик күп еллардан бирле югары сыйныф укучыларына Кыш бабай бүләкләре әзерләү, ике комплект тавыш көчәйткеч (микрофон), бинаны төзекләндерү өчен буяулар, мәктәп һәм мәктәп участогын төзекләндерү, теплица урнаштыру, мәктәп капкасын эшләтү, якын-тирә авыл балаларын берләштерү максатыннан укучылар форумы, укытучылар һәм укучылар өчен төрле экскурсияләр оештыру дисеңме... Быел мәктәп балаларын Болгарга, Казанга экскурсиягә алып баруны планлаштыра. Артыннан йөреп, мәктәпкә бию түгәрәге булдыра, укытучының юл чыгымнары өчен түләп бара, сәхнә костюмнары тектерү дә бар уенда. Боларның барысын да гаять җитезлек белән эшли, оештыру сәләте Аллаһы Тәгалә тарафыннан салынган бу кешегә. Шул арада авыл башындагы чүплекне юк итеп, агач утырту эшенә дә керешә. Югыйсә аны берәү дә агач утырт дип куып чыгармый бит. Ә ул әйткәнне көтеп утыра торганнардан түгел. Күңел таләбе белән, йөрәк кушуы буенча эшли ул аны. Әлеге эштә мәктәп директоры Булат Сафинның да өлеше зур. «Бу имамның яхшы үрнәгенә берничек тә иярми мөмкин түгел. Аны уйлаган эшеннән кире кайтарып булмый, уйлый да, эшли дә», – ди Булат. Изгелек йөрәгеңнән чишмә кебек бәреп торганда гына шундый җиңеллек белән эшләнәдер ул эш. Иртән агач утыртса, кичке якта инде күрше авылда мәктәп укучыларына мәдәният йорты биләмәсен чистартырга әйтеп калдыра. Бу урында тора-бара хоккей мәйданчыгы ачу уе белән йөри икән. Үз авылында да ул шундый ук тартмачыкны булдырырга өлгергән, хәзер арчалылар да анда хоккей уйнарга йөри. Кечкенәдән спортны сөеп үскән Фәнис балаларда спортка мәхәббәт уяту максатыннан эшли бу эшне. Бактың исә, кайтканда юл буенда авылдашларын сәламләп каршы алып, хәерле юл теләп озатып калган агачларны да кайчандыр ул утырткан икән бит.

Җиңү көне дә Утар-Аты авылында бәйрәм рухы белән үтте. Олыларны бер табын артына җыеп, җирле үзидарәгә өлкәннәргә өләшергә дип саллы гына пакет та әзерләнде. Сабан туе, Өлкәннәр көне уңаеннан да Казаннан артистлар чакыра Фәнис. Аның тырышлыгы белән куелган концерт-тамашаларда халык рәхәтләнеп ял итә.
Бүгенгесе көндә мәчетне төзекләндереп яталар. Тәрәзәләрен, ишекләрен алыштырганнар. Әлеге матур үрнәккә ничек кушылмыйсың ди. Мин үз үрнәгемдә күрсәткән бу изге гамәлгә башкаларның да кушыласылары килә, ди ул. Әле менә бәйрәмгә кайткан авылдашлары мәчет тышлатырга шактый гына сумма акча җыйган. Аны мин үзем дә эшлим, әмма болай җәмәгать белән бергә эшләве күңеллерәк тә, саваплырак та, ди якташыбыз.
Менә шулай имам Фәнис хәзрәт өчен яхшылык эшләү юллары мәчеттә вәгазь уку, акча, сәдака бирүгә генә кайтып калмый. Төптән уйлап, оештырып, үрнәк күрсәтеп үзе йөри. Әйткәнемчә, мәчет эшләрендә генә түгел, үз эш-гамәлләрендә дә чын мәгънәсендә үрнәк имам. Үз мәхәлләсе өчен җан атып йөргән бу олы йөрәкле, ихлас кешенең эшлисе эшләре, кыласы изге гамәлләре күптер әле. Хәер, кешеләр күңеленнән гел матурлык кына эзләргә омтылучының рухи дөньясы башкача була да алмый торгандыр.

 

 


Гөлсинә КАСЫЙМОВА,

"Шәһри Казан"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана