Күрше хакы – Аллаһы Тәгалә хакы

13 май 2014 ел 14:29

Ата-бабаларыбыз, күршеләр хакын олылап, аны Аллаһы Тәгалә хакы белән бәяләгәннәр. Татар халык мәкалендә дә: «Күрше хакы – Аллаһы Тәгалә хакы», – диелә.

«Күршеләрегез белән яхшы мөгамәләдә булыгыз»

Аллаһының хак илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең күп хәдис-шәрифләрендә күршеләргә карата рәхим-шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга кушкан. Тирә-як күршеләребез – мөселманмы, христианмы, яһүдиме – нинди генә милләттә булмасын һәм нинди генә телдә сөйләшмәсен, аларга яхшы-күркәм мөнәсәбәттә булып, Коръән кушканча изгелек итеп, ислам дине белән яшәргә тиешбез. Әгәр дә күршебез ялгышлык һәм наданлык белән безгә карата начар мөнәсәбәттә булса, без аларга мөмкин кадәр изгелек белән үрнәк күрсәтергә тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) күршеләреннән, явыз кешеләрдән никадәр авыр-мәшәкатьләр, иза-җәфалар чиксә дә, зыян күрсә дә, сабыр иткән, алар өчен Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләгә изге дога кылган. Без дә күршеләребез өчен: «Ий, Раббым Аллаһ! Бу гафил бәндәләреңә тәүфыйк, инсаф биреп, аларны туры юлга күндерсәң иде», – дип дога кыла алабыз. Ихластан кылган догабызны Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә кабул итсә, күршеләребезне һидаяткә, изгелеккә күндерер. Күршеләребез өчен кылган изге догабыз бәрәкәтендә Аллаһы хозурында без дә әҗерле-саваплы булырбыз.
«Ташка каршы аш белән ат»
Мәдинә
 шәһәрендә пәйгамбәребезнең янәшә күршесе яһүди карчыгы иде. Ул яһүди карчыгы гомер буе пәйгамбәребез (с.г.в.)нең  бакчасына чүп-чар ташлый торган булган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) күршесенең бу начар гадәтенә, күрше хакы өчен, игътибар итмәскә тырыша, бакчадагы чүп-чарны җыештырып алып, бер чокырга күмә. Бу хәл байтак гомердән бирле шулай дәвам итә. Көннәрдән бер көнне Пәйгамбәребез (с.г.в.) бакчасына чыга һәм күрә: бакчасы чип-чиста, чүп-чар юк. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) эче пошып, күрше яһүди карчыгының хәлен белергә дип керә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бу яһүди карчыгына йомшак кына болай дип эндәшә: «Бүген күренмәдегез, бакчамда чүп-чар юк, борчылып кердем, әллә авырып киттегезме?» Яһүди карчыгы, үзенең гаебен вә хатасын танып, Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең  искиткеч күркәм холкына сокланып, аңа иман китерә һәм исламны кабул итә. Әгәр дә безнең ишек төбебезгә яки бакчабызга чүп-чар ташлап, безне шулай мыскыл итсәләр, без нишләр идек?! Кычкырышып-талашып кына калмас, судлашып, бер-беребез белән сугышып бетәр идек. Иманым камил, караңгы кабергә барып кергәнче, бер-береңә дошман булып кына каласың. Ә явызлыкны фәкать бары тик изгелек һәм яхшылык белән генә җиңеп була! Беркем дә күршесенең усаллыгына усаллык белән җавап бирергә тиеш түгел. Безнең ата-бабаларыбыз: «Ташка каршы аш белән ат», – дигәннәр.
«Күршесе аның усаллыгыннан имин булмаган кеше җәннәткә кермәс»
Карагыз әле,
 җәмәгать! Күршесенә усаллык, явызлык китерүче начар күңелле күршенең җинаяте вә җәзасы нинди авыр, Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә андый күршене хәтта җәннәткә керү бәхетеннән дә мәхрүм иткән. Менә монысы һәрберебез өчен дә бик тә аяныч һәм куркыныч. Хакыйкатьтә исә, чын мөэмин вә мөселман булган кеше үзенең тирә-як күршеләре белән һәрвакытта да күркәм мөгамәләдә вә яхшы мөнәсәбәттә булырга тырыша. Үзенә карата әдәпсезлек, тупаслык кылсалар да, хакыйкый мөселман булганы өчен күтәрелеп бәрелми, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен сабыр итә. Күршеләрен рәнҗетүдән, хак-хокукларын бозудан саклана, Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә каршында гөнаһлы булудан курка.
Бервакытны Гайшә анабыз пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нән: «Әй, Аллаһының хак илчесе! Минем янәшәмдә ике күршем бар, аларның кайсысын бүләклим икән?» – дип сорый. Пәйгамбәребез: «Ишеге синең ишегеңә якынрагын», – дип җавап бирә. Димәк, бу хәдистән шул аңлашыла: игелекне вә яхшылыкны янәшәдәге күршедән башла, аннан соң ераграк күршеләргә ярдәм итәргә кирәк. Бервакыт Сәгыйд бине әл-Гасның күршесе бер кеше белән йортын 100 мең дирһәмгә сатарга сүз куеша. Үзенең йортын сатучы кеше йорт сатып алучы кешегә: «Бу әле йорт бәясе генә, ә син Сәгыйд белән күршелекне күпме бәягә сатып алмакчы буласың?» – ди. Бу хәбәрне Сәгыйд ишетә һәм үзенең күршесенә 100 мең дирһәм акча биреп, күршесеннән калуын үтенә. Карагыз әле, җәмәгать! Сәгыйд үзенең гадел мөселман күршесен ничек югары бәяли! Аның белән аерылышасы килмичә, 100 мең дирһәм акчасын да кызганмый, яхшы күршеләр белән яшәүне ике көнлек дөнья малыннан өстенрәк вә артыграк күрә. Әгәр дә бүген безнең белән нәкъ шундый ук хәл була калса, күршеләребез безнең өчен күпме акча бирерләр икән? Белмим!.. Хакыйкатьтә исә исламда мөэмин-мөселман булган гадел, яхшы күршенең урыны вә дәрәҗәсе дөньяда ничек югары, алар хакында нинди яхшы сүзләрне әйтергә була. Яхшы күрше ул – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте вә бүләге! Ата-бабаларыбыз да бит: «Иң әүвәле йорт сатып алганчы, башта күрше сатып ал», – дигән. Якын туганың шикелле яхшы күршеләр белән гомер итү үзе бер зур бәхет! Квартира ишегеңне ачып, подъезд төбенә чыксаң, йортыңның капкасын ачып, урамга чыксаң, иң әүвәле кемне очратасың? Кем белән йөзгә-йөз очрашасың? Әлбәттә, күршең белән. Бер җиргә барырга туры килсә йә булмаса каядыр чыгып китсәк, йортымны чит-ятлардан саклап, күзәтеп тора алмассыңмы дип кемгә керәбез? Әлбәттә, күршеләргә. Әгәр көтмәгәндә йортыбызга, үзебезгә бәла-каза килсә, иң әүвәле кемгә ярдәм сорап керәбез? Әлбәттә, күршебезгә! Чөнки күршебез һәрвакытта да безнең белән янәшәдә. Туганнарыбыз бездән ерак тору сәбәпле, вакытында килеп тә, ярдәм кулы сузып та өлгермәскә мөмкиннәр.
Күршең бай булса, тавыгың тук була
Әгәр
 күршең бай булып яшәсә, аның өчен көнләшмә, күршеңнең байлыгына кызыкма. Күршең бай булса, тавыгың тук була. Күршеңнән көнләшкәнгә карап, синең малың да, байлыгың да артмый. Күршем нәрсә алып кайтты икән, дип, ишек тишегеннән күзәтмә, рәшәткә ярыгыннан карама. Күршеңә килгән шатлыкка «кара көймә». Күршеңә бәла-каза, кайгы-хәсрәт килсә, аның өчен сөенмә, күршемә күркәм сабырлык бирсәң иде, дип, дога кыл, аларның кайгыларын уртаклаш! Менә шулай итеп, күршеләрең белән яхшы мөнәсәбәттә, күркәм мөгамәләдә яши алсаң, син – мөэмин кеше! Ни кызганыч, хәзер бездә бар да киресенчә: күршегә килгән шатлыктан көнләшәбез, әгәр дә безнең кулдан, ихтыярдан килсә, күршебезгә килгән байлыкны-малны тартып алып, бәхет ишекләрен бөтенләйгә ябып, бикләп куяр идек. Әгәр күршебез авырып китсә, аның хәлен белергә керәбезме? Күршебез авырып хастаханәгә кереп ятса, терелеп кайтса иде, дип, Аллаһы Тәгаләгә дога кылабызмы? Шушы булдымы күршелек?!. Бүгенге көндә күршеләргә ихтирам, хөрмәт бетте диеп әйтергә була. Әлбәттә, бу кыямәт көненең җитү билгесе инде. Хәзер туган – туганны, күрше күршене сөйми, күршегә кереш бетте, күрше күршесен яманлый, күршесен күралмый. Күршем минем йортымның, бакчамның межасына кергән, сызыктан бераз үтеп киткән, дип, шуңа тавыш чыгарабыз, хәтта шушы байлык-мал, җир өчен бер-беребезне үтерешәбез. Безгә нәрсә җитми? Җирме, малмы? Үлгәчтен һәммәбезгә дә дүрт аршин җир җитә, калганнары барысы да бу фани дөньяда кала.
Динсезлек-дәһрилек чорында адәми шайтаннар, дин дошманнары, халыкны диннән биздереп, имансыз, кыйбласыз итеп яшәргә гадәтләндерсәләр дә, вөҗдан, дин тоту иреге чикләнсә дә, халкыбызда элек-электән килгән күркәм гадәтләр, мөнәсәбәтләр бар иде. Хәзер инде ул чакларны сагынып искә алырга гына калды. Ул вакытта бер кеше йорт салырга тотынса, аңа күрше-күлән, бөтен авыл халкы, җыелып, кулыннан килгәнчә булышты-эшләде, булышканы өчен акча алмады. Хәзер туган туганнан эшләгәне-булышканы өчен акча ала. Күршең салам яки печән алып кайтса, әти-әни әйткәнне көтеп торыш юк: кулга сәнәк алып, күршеләргә салам, печән тутырышырга керә идек. Әгәр авылда бер кеше вафат булса, хәзерге вакыттагы шикелле йорт буенча кабер казыр өчен кеше эзләп йөреш юк иде. Кешелеклелек бурычына санап, шулай тиеш, шулай кирәк, дип, кулыбызга көрәк тотып зират өстенә бара идек. Ә хәзер... эчтән рухи череп-таркалып, сукыраеп, гөнаһ дәрьясында йөзеп, замана шаукымына ияреп, акчага-байлыкка сатылдык.
Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә безне һидаяткә күндереп, халкыбызга инсаф, тәүфыйк кылып, бер-беребезгә карата рәхим-шәфкатьле булып, изгелек кылып, тирә-як күршеләребезне хөрмәт итеп, күрше хакын хаклап яшәүне һәммәбезгә дә насыйп кылса иде.

 

 


Зөфәр хәзрәт ТӘХАВИЕВ 

"Шәһри Казан"

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана