Кәфенлек кесәсе

13 май 2014 ел 14:31

Көтмәгәндә бер ир вафат булды. Мәрхүмнең якыннарыннан булган шагыйрь, аңа ип­тәшкә ияргән бер танылган композитор җирләргә кайтып төште. Алдан хәбәрләшеп килешкән идек: мосафирлар төнгә миндә туктый, җеназага иртән кузгалалар. Җирләүдә мин дә катнашасы иттем, чөнки Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисе бар: “Авырулар­ның хәлләрен белергә барыгыз, җеназаларга иярегез. Алар сезгә ахирәтне искә төшерер“.

Казучылар бармак белән генә санарлык (авыл бик кечкенә) һәм күбесенчә өлкән яшьтәгеләр булуга карамастан: “Иннә лилләһи вә иннә иләһи рәҗигун, ягъни Аллаһтан килдек һәм Аңа кайтабыз“, – дип әйтүчеләр күзгә ташланмый. Галимнәрнең берсе җе­н­аза артыннан мәеткә Алла­һының рәхмәтен теләп баручыларны күргәч, әйткән ди: “Үзе­гезгә рәх­мәт теләсәгез яхшырак булыр иде. Инде ул үлгән һәм өч куркудан котылган. Беренчесе, үлем фәрештәсен күргән. Икенчесе, үлем ачысын татыган. Өченчесе, актык сулауның куркынычын белгән“. Безнең исә әле ул өч куркуны үтәсебез бар, шуңа күрә мәеткә соңгы йорт әзер­ләгәндә һәм ул йортка җәсадны илтә барганда, шул куркынычлар турында уйлау фарыз.


Мәетне йортыннан күтәреп чыккач һәм зиратка таба юл алгач, йөзләр җитдиләнде, сөйлә­шүләр тукталды. Кабер өстенә балчык өйгәндә дә тынлык иде. Шуннан соңгысында мин катнашмадым, машинада калган композитор янына барып утырдым. Дөнья малының фанилыгы, ләззәтләрне кисүче үлем турында сөйләшеп киттек. Композитор кайсыдыр бер каләм иясенең: “Кәфенлекнең кесәсе юк...“ – ди­гән сүзләрен искә төшерде. Аннан соң бер шигырь юлларын күңелдән укыды (композитор буларак ул шигърияткә гашыйк: көй сораган юллар эзләү белән мавыга). Шигырь юлларын мин сүзгә-сүз ятлап ук кала алмадым, эчтәлеге кыскача менә болайрак: “Бу дөньядан алган һәр нәрсә өчен түләргә кирәк, оҗмахка эләгү өчен дә ким дигәндә үләргә кирәк...“


Әҗәл кемгә кайчан киләсен алдан игълан итми, яшькә карамый, тазалыкка-авыруга карамый, әмма үлем — котылгысыз, моны һәркем белә. Әҗәлнең ки­нәт килү хасияте дә бар, монысы да мәгълүм. Тик безнең бөтен дине җеназа намазы, мәетнең өче­се, җидесе, кырыгы кебек мәҗ­лесләр белән төгәлләнгән агай-эне бер нәрсәдә ялгыша: үлем автомат рәвештә җәннәт капкасы­ның ачылуы дигән сүз түгел әле ул. Җәннәт бар, җәһәннәм бар, кемнең кая эләккәнен бу дөньяда белү мөшкел эш. Ундүртенче йөздә Мәхмүд әл-Болгари дигән әдип яшәгән. “Нәһҗел-фәрадис“ исемле китабында ул Пәйгам­бәребез Мөхәммәднең (салалла­һу галәйһиссәлам) хәдисләрен гыйбрәтле хикәятләр ярдәмендә аңлатып бирә.


Классик әдәбият үрнәге буларак, куллардан төшми укылырлык бу китапны безнең татар укучысының бик азы гына белә, чөнки әсәр хәзерге әдәби телгә тәрҗемә ителмәгән, белгеч булмаган адәм баласына аңлау кыен. “Нәһҗел-фәрадис“нең оҗмах һәм тәмуг хакындагы фасылыннан бер риваятьне (хәдискә ни­гезләнгән) карап китик. Хак Тәгалә үз кодрәте белән оҗмахны яраткач, аны төрле рәхәтлекләр белән бизәде һәм Җәбраил фәрештәгә җәннәткә сәяхәт кылырга, андагы нигъмәтләргә күз салырга кушты. Җәбраил барып күз салды һәм күрде: Хак Тәгалә шундый ләззәтләр бар иткән – һичкемең күзе моңарчы күрмә­гән, колагы ишетмәгән, күңеленә килмәгән. Боларны күреп таң калган фәрештә: “Йа Рабби, Синең гыйззәтең белән ант кылам: бу оҗмахның сыйфатын ишеткәннәр, анда кермичә калмас“, – дигән. Хак Тәгалә җәннәт­нең дүрт ягына адәм баласының нәфесе өчен авыр булган эш­ләрне: җиһад, хаҗ кылу, ураза тоту, намаз уку, Аллаһка итагать итү кебек гыйбадәтләрне тезеп чыккан, шуларны җәннәткә ке­рүнең бәһасе дип игълан иткән һәм янә фәрештәгә барып карап кайтырга әмер биргән. Изге га­мәлләр белән уратылган оҗ­махны күргәч, Җәбраил әйткән: “Йа Рабби, Синең гыйззәтең бе­лән ант кылам, хакыйкатьтә курыктым, һичкем оҗмахка кер­мәс“, – дигән.


Аллаһы Тәгалә тәмугны яраткан, Җәбраилгә шулай ук карап кайтырга әмер биргән. Фәрештә барып күз салган һәм күргән: шундый газаплар бар – сөйләп аңлатырлык түгел. “Йа Рабби, Синең гыйззәтең белән ант кылам: бу газапларны ишеткән һичкем тәмугка кермәс“, – дигән Җәбраил. Хак Тәгалә тәмугның дүрт ягын нәфес теләкләре: исерткеч эчү, зина кылу, риба – процент капиталы белән табыш җыю, золым кылу кебек яман гамәлләр белән уратып алган. Боларны күреп кайткач, Җәб­раил: “Йә, Рабби, бу рәхәт­лек­­ләргә кызыгып, тәмугка һичкем керми калмас“, – дигән. 

 

Рәшит Фәтхрахманов
 

“Ватаным Татарстан”,   /№ 66, 08.05.2014/ 

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана