Халкы ачык йөзле, ярдәмчел

14 апрель 2014 ел 09:05

РИУ ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин Пакьстанда сәфәрдә булып кайтты. Шул уңайдан ул юл тәэсирләре, фикерләре белән уртаклашты.

 

3-3
– Россияне күрмәгән кеше, Мәскәү үзәгендә аюлар йөри, дигән мифка ышанып яши. Бездә дә, Пакьстанда тыныч түгел, Әфганстан бе­лән бер чамадарак, талибаннар басымчаклык итә, дигән кү­заллаулар бар. Гомумән, безнең матбугат чараларында бу мәмләкәт турында мәгълүмат аз басыла. Бигрәк тә, Сүрия, Кырымдагы ыгы-зыгылар аркасында, башка илләр күләгәдә калып килә.


Инде Пакьстанга килгән­дә, аның Һиндстан белән мөнәсәбәтләре элек-электән үк катлаулы. Кашмир өлкәсе җәһәтендә үзара дәгъвалары булганлыгы да сер түгел. Әфганстан чик буйларында да тыныч түгеллеген белә­без. Без ил башкаласы Исламабадта гына булдык. Бик үк тыныч түгел дип, безне башкаладан 120 чакрым ераклыкта гына урнашкан Пешавар шәһәренә дә алып бармадылар. Күрәсең, вәз­гыять төр­лечә. Мәгълүм ки, коло­ния­ләр бәйсезлек яулаганда, Һиндстанның мөсел­ман өле­шен Пакьстан дип аерып чыгардылар. Шул ук вакытта бүген дә Һиндстанда 200 миллионнан артык мө­сел­­ман яши. Ә инде Пакь­станның үзендә халыкның 90 процентка якыны – мөсел­ман.


Исламабад, шәһәр буларак, XX гасырның 60 нчы елларында гына төзелгән. Шуңа күрә зур түгел: ярты миллионлап кына кеше гомер итә анда. Аларның элеккеге башкаласы Карачы иде. Анда 12 миллион кеше бар. Байтак илләрдәге кебек башкаланы дәүләт чигеннән үзәккәрәк – тынычрак урынга күчер­гән­нәр. Исламабадта бик тыныч. Халкы бик ачык, итагатьле, ярдәмчел. Хәер, һәр җирдә – автомат аскан хәрбиләр. Әмма яннарына килеп, фотога төшик әле дисәң, кайдан килдегез, ниләр эшләп йөри­сез, дип хәл-әхвәл сорашалар. Әйтик, Мисыр белән чагыштырганда, халык бөтен­ләй башка: тәрбиялерәк, ихласрак. Билгеле, тормыш дә­­рә­җәсе әллә ни югары түгел. Шәһәрдә бик матур архитектура һәйкәлләре бар дип тә әйтеп булмый. Ни өчендер торак йортлар өч катлыдан да биек булмаска тиеш икән. Биек дигәннәр – шул сәүдә үзәкләре, офислар. Таулар арасында урнашкан матур гына шәһәр үзе. Колония булгангамы, бөтенесе – уң рульле япон машиналары. Бөке­ләргә тап булмадык. Күрәсең, машиналар әллә ни күп түгел. Мәдәниятләре индусларга бик якын. Дәүләт теле – урду. Англия колониясе булгангамы, вузларда укыту нигездә инглиз телендә, бөтен документ әйләнеше – инглизчә.


Баруыбызның максаты Ис­ламабадтагы халыкара ислам университеты эшчәнлеге белән танышу иде. Алар белән хезмәттәшлек итү турында килешүебез бар. Мө­селман халыклары мәдәният­ләре көне дигән фестиваль­­ләре бар икән, шунда чакырдылар. Үзебезнең РИУда да ел саен шундый фестиваль уздырабыз. Билгеле, аларның колачы киңрәк. Урамда үтә бу бәйрәм. Һәр халык бездәгечә, милли киемнәр киенеп, милли ризыкларын пешереп, үз мәдәниятен тәкъдим итә. Анда Согуд Гарәбстаныннан килеп укучы гарәпләр дә, кытайлар да бар. Фестиваль ике көнгә сузылды. Әлеге университетта 25 мең студент исәпләнә. Студентлар шә­һәрчеге 100 гектар чамасы мәйдан били.


Алда әйткәнемчә, документлар әйләнеше инглиз телендә булгач, бу хәл шактый мәшәкать тудыра. Чөнки халыкның 20 проценты гына инглизчә белә. Шул ук вакытта урду теле онытыла, бетә дигән куркыныч юк. Чөнки халыкның күпчелеге урду телле. Билгеле, безне беренче чиратта андагы укытуның торышы кызыксындырды. БДБ илләреннән, әйтик, Та­җикстаннан да барып укучылар бар икән. Аларда бездәге кебек төп мәзһәб – Әбүхә­нифә мәзһәбе. Әмма университет үзенчәлекле: химая­­челәре, президенты – Сог­уд Гарәб­станы вәкиле. Бездә ректор – төп кеше, президент шәрәфле рәис сыйфатында гына булса, аларда башкача куелган. Бөтен эшне согудияле, гарәп кешесе алып бара. Күрәсең, вуз Согудия акчасына яши. Бер караганда, бу табигый дә: хосусый университет, дәү­ләти түгел. Дин әһел­ләре, без Әбүхәнифә мәзһәбе буенча укытабыз, әмма вузда бөтен мәзһәбләрнең дә үзен­чәлек­ләрен өйрәтәбез, дип әйтте. Тәфсилләп бөтен программаны өйрәнү мөмкинле­ге булмады анысы. Шуңа күрә үзебез белән алып кайттык.


Анда безнең өчен ике мөһим юнәлеш бар: гарәп теле өйрәтү һәм ислам икътисады. Безнең өчен иң кызыгы – гарәп телле булмаган халык­ларга гарәп теле өйрәтү методикасы. Әлеге кафедраның мөдире, анда укытыла торган дәреслекләр белән таныштык. Ул кеше, һичбер мөсел­ман иленә бармыйча, үзлә­рендә генә укып, гарәп теле буенча доктор дәрәҗәсенә күтәрелгән. Анда гарәп теле укыту шактый югары дәрә­җәдә икәнен үзебез күрдек, ишеттек. Апрель аенда бездә филология буенча халыкара конференция булачак, шәт, аны шунда чакырырбыз. Алар тәкъдим иткән дәрес­лектән, бәлкем, без дә файдаланырбыз. Безне бигрәк тә беренче курста укытыла торган дәрес­лек кызыксындырды. Бер ел эчендә укучыларны гарәпчә сөйләшергә өйрәтә, дип аны бик мактадылар.


Әлеге университетта ислам икътисадын укыту буенча бик күп эш алып барыла. Гомумән, биредәге ислам икътисады факультеты Көн­чы­гышта иң көчле юнәлеш­ләрнең берсе дип санала икән. Дәреслекләр нигездә инглизчә һәм урдуча языла. Билгеле, ислам дине нигез­ләре – гарәпчә. Аларның Россия яшьләрен укырга алу теләге дә бар. Бакалавриатка килсеннәр, стипендия түли алабыз, диделәр. Әмма бакалавриат безнең өчен әллә ни актуаль түгел, чөнки аны без үзебез укытырга тиеш. Без магистратурага җибәрер идек. Әмма анда, күп булмаса да, түләп укыйсы икән. Шунысы кызык: андагы студент­ларның биштән бере, ягъни 5 меңе – читтән килеп укучы шәкертләр.
Пакьстан – хәнәфичелек традицияләренә бай илләр­нең берсе. Бигрәк тә Карачы шәһәрендәге университетларында деабандиа­чылык­ның – хәнәфичелек мәзһә­бенең шактый кырыс тармагы өй­рәтелә. Безнең кадим­челәргә бик якын юнәлеш бу. РИУда шунда укып кайткан, Таҗик­стан­нан килгән Идрис хәзрәт бар. “Карачыда тәр­тип шактый кырыс: укымасак, безне кыйныйлар иде”, – дип сөйли ул. Моның уңай яклары да бардыр: хәзерге яшьләре­безнең күбесе укырга атлыгып тормый бит. 
 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 47, 02.04.2014/)

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана