Яхшыбай мәчете манара көтә

28 март 2014 ел 12:51

Һәр та­тар авы­лы­ның күр­ке бу­лып, аның мә­че­те то­ра. Әл­лә кай­дан кү­ре­неп тор­ган яры­мае җан­нар­га ты­ныч­лык иң­де­рә, бу авыл­да иман­лы ке­ше­ләр яши икән, ди­гән фи­кер уя­та. Без дә үз­ара, “мә­чет янын­да, мә­чет­не үт­кәч”, дип сөй­лә­шә­без. Без, ди­гән­нә­ре – Ях­шы­бай авы­лы ке­ше­лә­ре. Чит ке­ше­ләр “ма­на­ра­сыз мә­чет бу­ла­мы­ни?” дип, га­җәп­се­неп ку­я­лар.

 

Әйе, без­нең 1905 ел­да тө­зел­гән, га­сыр­дан ар­тык та­ри­хы бул­ган би­на­быз мә­дә­ни­ят йор­ты һәм ме­ди­ци­на пунк­ты ва­зый­фа­сын үти. Ни өчен­дер, Ях­шы­бай һәм Анак хал­кы­на мә­чет ки­рәк тү­гел, дип уй­лый­лар. Күр­ше Кол­мәт авы­лы хал­кы мә­чет­лә­рен ни­гез­дән икен­че тап­кыр кү­тәр­де. Авыл хал­кы үзе шун­дый мән­сез һәм иман­сыз­га әй­лән­де­ме? Бе­рәр­се­нең ба­шы­на: “Тук­та әле, бу мә­чет­не бит Мор­та­за ха­җи бәй­рәм итәр өчен, җы­лы­га ке­реп, кәрт­ле уй­нап, эчеп, ан­нан, чы­гып, ке­че йо­мыш­ла­рын шу­ның ни­ге­зе­нә үтәр өчен тө­зеп кал­дыр­ма­ган­дыр”, - ди­гән уй ки­лә­ме икән? Югый­сә, авыл­да на­маз уку­чы­лар да бар. Кай­чан­дыр гөр­ләп тор­ган, шә­керт­ләр укыт­кан, мәд­рә­сә­се бул­ган мә­чет бит ул. Аны тө­зе­гән­дә, бер ва­тык кир­печ керт­мә­гән­нәр, из­мә­се­нә, ти­рә-як­тан җы­еп, йо­мыр­ка ку­шып из­гән­нәр, дип сөй­ли­ләр. Үзем­нән соң кил­гән бу­ын­нар да фай­да­сын күр­сен дип тө­зе­гән­нәр аны. Хә­зер дә сте­на­ла­ры бү­ген са­лын­ган төс­ле аның. Сал­дыр­ган ке­ше­нең рән­җе­ше авыл өс­тен­дә эле­неп то­ра­дыр төс­ле ми­ңа. Чөн­ки авы­лы­быз ман­тып ки­тә ал­мый, күр­ше күр­ше­не сөй­ми, бер­лә­шеп яши ал­мый­лар. Мә­дә­ни­ят йор­ты бе­лән ме­дпунк­тсыз да бул­мый, алар­сыз авыл бө­тен­ләй бе­тә. Мә­дә­ни­ят елын­да бе­рәр ае­рым би­на тө­зер­ләр иде, бәл­ки. Ела­ма­ган ба­ла­га имезлек кап­тыр­мый­лар, ди­ләр. Ра­йон­ның имам­на­ры, хәзрәтләре – сез­гә дә са­вап бу­лыр иде. Би­на­га газ кер­гән, тә­рә­зә­лә­рен һәм тү­бә­сен ре­монт­лап, ма­на­ра гы­на ку­я­сы. Яңа баш­тан мә­чет са­ла­сы тү­гел бит. Та­ри­хи би­на­лар рә­те­нә кер­сә, бәл­ки, хө­кү­мәт яр­дәм итәр иде. Рес­пуб­ли­ка­да ике ге­нә мә­чет шул про­ект бе­лән тө­зел­гән, ди. Уку оеш­ты­рыйм, ди­сәң, ае­рым бүл­мә­лә­ре бар, му­зей оеш­тыр­саң да бу­ла.

Элег­рәк сөй­ләш­кән­дә, “кем йөр­сен ан­да”, ди­ләр иде. Авыл ту­лы – карт­лар-кар­чык­лар, 40-50 яшь­лек­ләр. Баш­та бер-ике кеше йөр­сә, баш­ка­лар да кы­зык­сы­нып ки­тәр­ләр иде. Яшь­ләр­дән дә, йө­рер идек, ди­гән­нә­рен ишет­кән бар. Ир-ат­лар поч­мак­та тә­мә­ке тар­тып, гай­бәт сөй­ләш­кән­че, бе­рәр до­га өй­рә­нер­ләр иде. Һәр­бе­ре­без­нең ахи­рәт­кә кү­чә­се бар, без дә ба­ла­лар­дан до­га өмет итеп ятар­быз. Уку­чы бу­лыр­мы икән? Алар бит без­нең ата-ба­ба­ла­ры­быз­га нин­ди мө­нә­сә­бәт­тә икән­не кү­реп үс­кән бу­ын! Ях­шы­бай­дан, Анак­тан чит­тә яшәү­че­ләр бар.

Ил тө­кер­сә – күл бу­лыр, ди­ләр. Бер-бе­ре­без­не га­еп­лә­ми­чә ге­нә, җы­е­лы­шыр­га йө­рер­гә ки­рәк. Ал­лаһ­тан би­рел­гән мә­че­те­без­гә, та­гын Ал­лаһ ма­на­ра да куй­ган­ны кө­теп ят­мас­ка иде бит!

Галия Хәйруллина,

sarman-rt.ru

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана