"Динсез тәрбия - тәрбиясезлек"

26 март 2014 ел 13:02

Гыйнвар аенда бөек татар галиме, мәгърифәтче, журналист, ислам дине тәгълиматчысы Ризаэддин Фәхретдиннең тууына 155 ел тулды. Әлеге вакыйга уңаеннан республика авыл-шәһәрләрендә төрле чаралар узды. Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында да “Ризаэддин Фахретдин һәм татар мәгърифәтчелеге” дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды. Конференция эшендә катнашырга республиканың 22 районыннан, Оренбург өлкәсеннән укучылар һәм укытучылар, Татарстан, Башкортстан, Самара өлкәсеннән дин әһелләре һәм галимнәр килгән иде.

        “Р.Фәхретдин мирасын өйрәнүдәге иң яхшы эшләр” конкурсында  җиңеп чыккан укучыларны, студентларны бүләкләгәннән соң галимнәр бөек мәгърифәтченең эшчәнлеге, дин тәгълиматчыларының татарның рухый үсешенә керткән өлеше турында бай эчтәлекле чыгышлар ясадылар. Конференциянең хөрмәтле кунагы Татарстанның  баш казые Җәлил Фазлыев чыгышын Р.Фәхретдиннең: “Динсез тәрбия – тәрбиясезлек” дигән сүзләре белән башлап, аның хезмәтләренең бала тәрбияләүдәге роленә тукталды.

        Бүгенге сәхифәдә, Аллаһы Тәгалә шушы шәригать хөкемнәренең асылын аңлап, көндәлек тормышыбызда үтәп барырга ныклы иман һәм сабырлык бирсә иде, дигән теләк белән Ризаэддин хәзрәт Фәхретдиннең “Тәрбияле бала” әсәреннән бер өзек тәкъдим итәбез. Балаларыгыз белән бергәләп укыгыз.

                                                  

АТА ВӘ АНА

 

1.        Әй хөрмәтле балалар! Хезмәт күрсәткән кешеләр, яхшы күңелле кешеләр, һәрвакыт хөрмәттә булырлар вә якын күрелерләр, моны исә үзегез дә беләсездер. Хәлбуки сезнең ата-аналарыгыз сезгә иң авыр вә мәшәкатьле хезмәтләрен иттеләр вә һаман да итәләр. Һәрвакыт сезне кайгыртып, сезнең бәхетегез өчен тырышалар вә һәрвакыт сезнең өчен Аллаһы Тәгаләгә ялваралар вә дога кылалар. Моның өчен һәрникадәр аларның хезмәтләренә карышмавыгыз вә мәшәкатьләренең хакын үтәвегез мөмкин булмаса да – һаман аларга ихлас белән хезмәт итүче вә аларга хөрмәт күрсәтүче булыгыз!..

2.        Хосусан Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре, аларга гүзәл мөгамәлә күрсәтүне васыять иткән вә иң изге Рәсүл әфәндебез (Аңа Аллаһы Тәгаләнең хәер догасы һәм сәламе булсын!) хәзрәтләре: “Ата-аналарны риза итүче балалардан Аллаһы Тәгалә дә риза булыр”, - дигән мәгънәдә сүз сөйләгән.

3.        Киләчәк көндә, хөрмәтле вә файдалы кешеләр булуыгызны ата вә анагыз һәрвакыт өмет итеп торалар вә Аллаһы Тәгалә хәзрәтеннән сорыйлар. Инде сез дә мондый изгелекләргә каршы явызлык итүчеләрдән булмагыз! Һәм дә аларның нәсыйхәтләрен куркып вә өркеп түгел, бәлки мәхәббәт вә ихлас белән тотыгыз, чөнки алар бу дөнья хәлен озын тәҗрибәләре белән бик яхшы таныйлар вә сез белмәгән күп серләрне беләләр.

4.        Кешенең итагатьле (буйсынучы) булуы – күңеле яхшы булу галәмәтедер (билгеседер). Инде сезгә иң якын кешеләр дә, әлбәттә, ата вә аналарыгыздыр. Шуның өчен аларга һәрвакытта итагатьле булыгыз. Гамәл вә сүздә аларга каршы килмәгез, бу сәбәптән аларның күңелләре дә рәхәтләнер, үз күңелләрегез дә вә дөньяда торуыгыз да гүзәл булыр.

5.        Ата вә аналарыгыз хозурында бик әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тыңлагыз, ишарәләрен аңлагыз, алар белән артык кычкырмыйча, әдәпле итеп, ачык сөйләшегез. Алар аягүрә торганда, сез утырып тормагыз!..

6.        Баһадирлык – адәм балаларында хөрмәтле бер сыйфаттыр. Олылар мәҗлесендә булып, алардан хикмәтле сүзләр ишетү гакылны арттыра вә гыйлемлекне күбәйтәдер. Хәтта кечкенә балаларны бөек адәмнәр мәртәбәсенә якын китерәдер. Шуның өчен йөрәксез балалар кебек аталарыгыз сөйләшеп утыруында катнашудан курыкмагыз вә белмәгән һәм аңламаган нәрсәләрегезне алардан сорагыз вә һәрнәрсәнең асылын белергә тырышыгыз!..

7.        Урамда йөргән вакытларыгызда атагыз очраса, аңа һәм аның белән берлектә булганнарга сәлам биреп әмерләрен көтеп торыгыз! Әгәр дә утырып торган вакытыгызда килсә – ачык йөз белән аягүрә торыгыз!..

8.        Атагыз һәрнәрсә бирер булса – үзенең мәрхәмәте белән бирер, шуның өчен нәрсә булса да сораган вакытта янында чит адәмнәр булмаган вакытта сорагыз, әгәр дә теләгән нәрсәләрегезне бирмәсәләр – күп борчымагыз, чөнки сезгә нәрсә кирәк вә нәрсә кирәк түгел икәнлеген вә сезгә нинди әйберләр яраклы булып, ниндиләре яраклы булмавын алар тагын бик яхшы белерләр.

9.        Атагызның иң якын дусты булса да, атагыздан башка кешедән кирәк әйберегезне сорау гаеп эш вә гаилә хөрмәтен җибәрүдер. Шуның өчен барлык теләгән әйберләрегезне атагыздан сорагыз!

10.      Бала чагында акча тотарга өйрәнмәгән кеше – олыгайгач та акча тота белмәс, дөньяда гүзәл көн кичерә алмас, бәлки бар байлыгын исраф итеп бәхетсез булып калыр. Шуның өчен атагыз тарафыннан бирелгән акчаларны тота белергә өйрәнегез. Сак булыгыз, бу – аз акча гына, дия күрмәгез, чөнки бүген сезнең кирәкләрегез дә бирелгән акча кебек аздыр.

11.      Кайбер балалар булыр ки: аталарының малларына ышанып, һичбер кәсеп вә эш юлына кермәсләр, бәлки ялкаулыкка гадәтләнерләр. Ахырда бер көн килер, акчалары да бетәр. Тереклек итәр өчен кулда һөнәр дә булмас. Шуның өчен ата малына ышанып тормыйча, бәлки никадәр бай баласы булсагыз да булыгыз, үзегезне кеше баласы санап, һөнәр өйрәнергә тырышыгыз!

12.      Дөньяда торган вакытта шатлыкларны сөйләр, кайгыларны чишеп эчне бушатыр өчен иң якын, иң ышанычлы бер кешегә мохтаҗ булынадыр. Ләкин бу эшләр тугрысында ата белән анадан артык һичкем булмас, чөнки болар баланың шатлыгы өчен хәтта үзеннән артык сөенәдер вә хәсрәтләре өчен кулдан килгән барлык чараларны күрүдә кимчелек итмәсләр. Шуның өчен серләрегезне боларга сөйләгез, серләрегезнең хәзинәләре һәрвакытта ата вә аналарыгызның күңелләрен булдырсын!

13.      Күзгә күренгән бернәрсәгә кызыгучы булмагыз, аналарыгызның җыеп куйган нәрсәләре вә кунаклар өчен дип хәзерләнгән әйберләре янында йөрмәгез вә зарар итмәгез! Чөнки аналарыннан рөхсәтсез мондый эшләр эшләүче балалар моның кебек эшләргә гадәтләнерләр вә, көннән-көн арттырып, ахырында (Аллаһы Тәгалә сакласын!) угры булырлар.

14.      Бәдәнегез үсеп көч кергәч тә, кулларыгыздан килгән эшләрдә ата вә аналарыгызга ярдәм итүче булыгыз, бәлки шәфкать вә хезмәтләрегезне тагын да арттырыгыз, алар исә сезнең яшь вакытларыгызда вә иң зәгыйфь булган көнегездә тәрбияләп сезне үстергәннәр. Бер көн җитәр сез дә ата булырсыз, исәпләп карагыз, шул көндә балаларыгыз хөрмәтегезне сакламасалар, риза була белерсезме? Иң изге Рәсүл (Аңа Аллаһы Тәгаләнең хәер догасы һәм сәламе булсын!) әфәндебез хәзрәтләре: “Аталарыгызга изгелек итегез, сезгә балаларыгыз изгелек итәр”, - дигән мәгънәдә бер сүз сөйләгән.

15.      Кайбер балалар булыр ки: аталарының тәрбияләрендә вә мәрхәмәтләре күләгәсендә рәхәтләнеп үсәрләр дә, үскәннән соң аталарының фикерләренә каршы килерләр, сүзләрен ишетмәсләр, аларның гамәлләрен аз күреп көләрләр. Сез шулай инсафсыз булмагыз! Аталарыгыз исә сезнең турыда җаваплы булмый, бәлки алар турысында сез җаваплы булачаксыз. Замана көннән-көн алга барып вә гыйлемнәр артып торганлыктан, бу көндәге бөек бер галимнең иртәге көндә бер шәкерт дәрәҗәсендә калачагы табигыйдер. Өч катлы бина салу тугрысында булган мактау өченче катны бина кылучыларга булган кебек, нигезне салучылар да гаепләнергә тиеш түгелләр.

16.      Тиешсез бер эшкә кушкан вакытларында һич тыгызланмыйча вә күңелләрне җәрәхәтләндермичә, бәлки әдәп вә инсаф белән эшнең турысын белдерергә тырышыгыз!

       --------------------------------------------------------------------------------------

                                       

        Ризаэддин Фәхретдин 1859 нчы елның 17 нче гыйнварында Әлмәт районының Кичүчат авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне әтисе Фәхретдин хәзрәттән һәм әнисе Мәүһүбә абыстайдан ала, аннары мәдрәсәдә укый. Сәләте белән аерылып торган  Ризаэддин Фәхретдин, яшь булуына карамастан, хәлфәлек итә башлый. Яңа алымнар белән укытуы турындагы даны тиз арада тирә-якка тарала. Утыз яшендә Уфага чакырып китереп, аны казый итеп билгелиләр. Галим баш-аягы белән тарихи-фәнни эшкә чума, бик күп иҗат итә. Ул барлыгы 147 китап чыгара, аларның 77 се педагогикага багышланган. Татар, ислам дөньясында танылган шәхесне 1906 нчы елда атаклы Рәмиевләр Оренбургка эшкә чакыралар. Ул “Шура” журналында мөхәррирлек итә, шул ук вакытта “Хөсәения”дә укытып, аның директоры булып та эшли. Журналда галимнең тарих, фәлсәфә, география, психология, икътисад, педагогика, биология, математика, татар теле һәм әдәбиятына кагылышлы 800гә якын мәкаләсе басыла. Октябрь революциясеннән соң ул Уфага кайтып, яңадан казый булып эшли башлый. Галимҗан Баруди вафатыннан соң Үзәк диния нәзарәтенең мөфтие вазыйфасын үз өстенә ала. Дингә каршы көрәш барган, дин әһелләре кулга алынган, эзәрлекләнгән чорда Ризаэддин Фәхретдин аларны яклап, ил җитәкчелегенә хатлар яза. Көндезен мөфти мәшәкатьләре белән мәшгуль булса, кичен мөфтиятнең архивын рәткә сала, язу эшен дә туктатмый. Ачлы-туклы яшәгәндә дә бер генә кулъязмасын да сатмый, бәяләп бетергесез мирасын киләчәк буын өчен саклый. Аның “Асар” дигән әсәрен бүгенге галимнәр татар дөньясы энциклопедиясе дип бәяли.

"ДИН ВӘ МӘГЫЙШӘТ"

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана