Мәчетләрдә вәгазьләрне татар телендә генә сөйләп, туган телебезне саклап калып буламы, яки өйдә кем хуҗа?

25 март 2014 ел 09:36

Әлеге язманы язарга озак еллар дәвамында Татарстан мөфтиятендә эшләгән, хәзер “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан югары мәдрәсәсен җитәкләүче Ильяс хәзрәт Җиһаншинның Бөтендөнья татар конгрессы уздырган бер чарада “татар телен мәчетләрдә саклап калу безнең зур казанышыбыз булыр иде” дигән сүзләре этәрде. Моңарчы татар телен саклау һәм үстерүнең төрле юллары каралса да, мәчетләр тарафыннан мондый миссия үтәлү мөмкинлеге каралмады шикелле. Мәчетләрдә вәгазьләрне татар телендә генә сөйләү туган телебезне саклап калуга ни дәрәҗәдә өлеш кертер дигән мәсьәләгә карата дин әһелләренең, Ислам динендәге яшьләрнең фикер сөрешен ачыклаган мәлдә, проблема тагын да үстерелде. Мәчетләр генә түгел, дини уку йортларының да ана телебезне саклап калудагы өлеше ачыкланды.

 

Билгеле, җомга һәм гает намазларының вәгазьләре шушы җирлектә (шәһәрдә, авылда) яшәүче халыкның күпчелегенә аңлашыла торган телдә сөйләнергә тиеш. Бурыч итеп йөкләнмәгән вәгазьләр исә төрле телләрдә сөйләнергә мөмкин. Ни дисәң дә, Татарстанда вәгазьнең татар телендә сөйләнүе үзеннән-үзе аңлашыла торган әйбер, закончалык кебек. Аның төп бурычы нәсыйхәт булуын истә тотканда, аны үтемле, аңлаешлы итеп сөйләү зарурлыгы туа.

Әлбәттә, “мәчетләрдә вәгазьне татар телендә генә сөйләп, мәдрәсәләрдә татарча укытып, татар телен саклап калып буламы?” дигән сорауга җаваплар төрле булды, уйланырга этәрде. Чөнки бер фикергә икенчесе ияреп, мәсьәләнең бер яклы гына булмавы ачыкланды.

Мәҗбүри рәвештә вәгазьне татарчалаштыру яшьләрнең мәчеттән читләшүенә китерергә мөмкин, яки күп нәрсә имамнан да тора

Татарстан мөфтиятенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт Таһиров фикеренчә, татар теле, иң беренче чиратта, гаиләдә саклана. “Әлбәттә, без мәчетләрдә татар телен сакларга тиешбез. Ул безнең тарихи, милли үзенчәлек. Әмма гаиләдә татар теле булмаса, бала аны белми үсә. Аннары мәчеттә нинди телдә сөйләсәләр дә, телне белмәгәч, аңламый. Шуннан татарча вәгазьне аңламаган егет аптырап интернетка керә, теләсә нинди мәгълүмат туплый. Вәгазьләр ике телдә булса, хәерлерәктер. Аның 70 проценты татар телендә булып, кыскача гына рус телендә аңлатылса, бу альтернатив вариант булыр иде”, - диде ул.

Бүгенге көндә Мәскәүдә гомер итүче якташыбыз Диләрә Әхмәтова фикеренчә, мәҗбүри төстә вәгазьне татарчалаштыру яшьләрнең шушы мәчеттән читләшүенә дә китерергә мөмкин. “Ультиматум куймыйча, мәчетләр каршында татар телен өйрәнү өчен шартлар тудырылса, яхшырак. Күп нәрсә имамнан, аның мәхәллә халкы белән татарча аралашуыннан, көндәлек тормышта туган телне хөрмәт итү-итмәвеннән тора. Имам кешенең өммәт каршында абруе зур икән, татар теленә мәхәббәте, туган телне олылавы мәхәлләсендәге кардәшләренә дә күчәчәк”, - ди мөслимә.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин мәчетләрдә вәгазьләрне татар телендә генә сөйләүгә бик зур мәгънә сала. “Әлбәттә, бу бик мөһим. Бу татар телен саклап калу гына түгел, бәлки безнең тотрыклы хәлдә булуыбызны, ягъни өйдә кем хуҗа икәнлеген күрсәтә. Мәскәүдә кайбер мәчетлардә хәзерге көнгә кадәр вәгазьлар башта татарча сөйләнә. Гәрчә анда татарча белүчелар бик аз булса да. Ә бездә кемгә яраклашырга? Без үз йортыбызда - милли республикада - яшибез. Килгән кеше үзе татарча өйрәнсен”, - ди хәзрәт.

Әгәр татар телен белмиләр икән, өйрәтергә кирәк!

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шушы принципны күз алдында тотып эшли дә инде. Әзер продуктны көтеп ятмый, үзе хәзерли. Татар теле биредә чит тел буларак та укытыла. Чөнки дин белеме алырга татарча белмәүчеләр дә килә. Андыйлар өчен татар теле мәҗбүри предмет булып бишенче курска кадәр бара һәм имтихан бирелә. Студентларга шигырьләр ятлаталар, вәгазьләрне татарча сөйләргә өйрәтәләр.

“Алар шушы предметларны татар телендә укырлык булып җитешәләрме?” дигән сорауга Зөлфәт хәзрәт: “Кешенең үзеннән тора бит инде ул. Без аларны халыкка хезмәт итүчеләр итеп тәрбияләргә тырышабыз. Татарча да белсеннәр, вәгазь дә сөйли алсыннар. Шуңа күрә төп юнәлеш телне үстерү булып тора”, – дип җавап бирде.

Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да әгәр телне белмиләр икән, өйрәтергә кирәк, дип саный. Башкала мәчетләрендә татар теле курслары оештырылу гадәти күренешкә әверелә бара. Гаилә мәчетендә дә бу практиканы җайга салмакчылар. Чөнки башкача булмый. Яшьләр татар телен белми. Алар бу курсларга йөрерме – анысы инде икенче мәсьәлә. Рөстәм хәзрәт мәчетләрдә вәгазьләрне татар телендә сөйләү туган телебезне саклап калуга үзенең өлешен күпмедер дәрәҗәдә кертсә дә, проблеманы глобаль хәл итми, ди.

Мәчет каршындагы татар телен өйрәтү курслары – дәгъват та, татар теленә тарту да

“Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәне җитәкләүче Ильяс хәзрәт Җиһаншин фикеренчә, теге яки бу мәсьәләдә беркайчан да 100 процент нәтиҗә вәгъдә итеп булмый. “Чөнки Аллаһы Тәгаләненең хөкемен үз өстебезгә ала алмыйбыз. Әмма татар телендә сөйләнә торган вәгазьләр безнең халыкны саклап калуда зур өлеш кертә. Моны раслап, бер мисал китерәсем килә. Миңа Иркутскида татар мәчетендә булырга туры килде. Анда имам булып Фәрит хәзрәтләре утыра. Ул вәгазьне татар телендә сөйли. Татарларның бер ишләре җомга көнне монда телне ишетер өчен генә булса да килә. Ә күпчелеге аңламый. Бу проблема Татарстан җирлегендә дә, Башкортстанда да аның кадәр үк кискен булмастыр. Әмма республикадан чит төбәкләрдә алга таба да шулай барса, анда-монда яшәгән татарлар югалып бетәчәк. Паспортта да милләт сүзе булмагачтын, ул телне дә тулысынча онытырга сәбәп бирә. Шуңа күрә вәгазьләр татар телендә сөйләнсә, без күпмедер дәрәҗәдә милләтебезне саклап калуга өлеш кертер идек дип уйлыйм”, - ди хәзрәт, проблеманы милләт яссылыгына күтәреп.

Мәчет каршында татар теле курсларын оештыруга хәйран зур мәгънә сала ул - моны дәгъват та, дингә тарту да булачак, дип саный. Мәчетләрдә шимбә-якшәмбе көннәрендә ислам нигезләрен өйрәтү буенча дәресләрдә дә өстәмә рәвештә татар телен укытуны кертү яклы ул. “Менә безнең татар халкында матур итеп бер дога кылу гына да, кешенең күңелен йомшарту белән бергә, Аллаһка да якынайта. Бу дәгъватның иң зур элементы. Без бервакыт Ерак Көнчыгышта сәфәрдә булганда йөзләгән кеше - татарлар - белән очраштык. Татар телендә дога кылганда һәрберсе елап торды. Аннан ахырдан, берсе килеп: “Хәзрәт, мне семьдесять с лишним лет, я доктор наук, я по-татарски абсолютно ничего не знаю, ди. - Здесь мне так приятно было, я здесь и маму вспомнил. Татарский язык - это такой приятный язык”, - дип, елап, аркамнан сыйпап рәхмәт әйтте. Беләсезме: русча дога кылып булмый ул”, - ди Ильяс хәзрәт, әткәй, әнкәй, абыстайкаем, әбекәем дип сөйләшүнең дә халыкны якынайтуын билгеләп үтеп.

Ул үзенең алда “татар телен мәчетләрдә саклап калу безнең зур казанышыбыз булыр иде” дигән сүзләре белән алдагы фикерләргә ниндидер йомгак ясый кебек. Аның мәдрәсә җитәкчесе булуын истә тоткан хәлдә: “Бүгенге көндә республикада дистәдән артык мәдрәсә эшли икән, аларда татар теле дәресләрен арттыруны максат итеп куяр идем. Ул бер яктан телебезне саклап калу булса, шул ук вакытта мәчетләрдә генә түгел, халык арасында да татар телен үстерүгә бер өлеш кертер иде дип саныйм”, - ди Ильяс хәзрәт.

Үзе җитәкләгән мәдрәсәгә килгәндә, андагы вәзгыять турында хәзрәт бик шатланып сөйли. “Безнең мәдрәсә - республикада предметлар тулысынча татар телендә укытыла торган уку йорты. Без әле, предмет буларак, татар теле, әдәбияты һәм Татарстан тарихын да укытабыз. Әгәр шәкертләр Татарстан тарихын белмәсә яки әдәбиятка игътибар итмәсә, тарихи шәхесләребезне, язучыларыбызны, әдипләребезне, галимнәребезне белмәсә, бу бик зур югалтуларга китерәчәк”, - ди ректор.

Мәдрәсәләрдә ике тел булырга тиеш. Татар теле – туган телебез, гарәп теле – Коръән теле

Хәзерге вакытта Татарстан мөфтияте тарафыннан дини һөнәри уку йортлары өчен яңа стандартлар әзерләнә. Аларда татарча укытуга һәм татар телен өйрәнүгә нинди урын бирелә соң? Нәзарәтнең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт Таһиров сүзләренә караганда, стандартларда татар теле, татар әдәбияты, иске татар теле, татар халкы тарихы һәм шуның белән бәйле тагын берничә предмет кергән. Ният – бу предметларны тагын да күбрәк, тирәнрәк укыту. Моңарчы гарәпчә укытылган дәресләрне татар телендә бирү планнары да бар. “Без бу дәреслекләрне татарчага тәрҗемә итәбез. Уку әсбаблары татарча булса, ул да татар телен саклау һәм үстерүгә ярдәм итәчәк, иншаллаһ”, - ди хәзрәт.

Әлбәттә, бу эшләр мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин фатыйхасы белән алып барыла. Ул, татар телен саклап калу һәм үстерү уңаеннан, үзенең фикерләрен гел белдереп тора. Урыссу мәдрәсәсендә булган вакытында хәзрәт: “Мәдрәсәләрдә ике тел булырга тиеш. Татар теле – туган телебез, гарәп теле – Коръән теле”, - дигән иде.

РИУда русча укыталар дип әйтәләр

Руслан хәзрәт Таһиров белән сөйләшкәндә мин бу сорауны бирми булдыра алмадым. Ул, моңа җавап итеп, мөфтиятнең күбрәк мәдрәсәләр белән шөгыльләнүен әйтте. “Ә РИУ методик яктан бераз мөстәкыйльрәк. Алар үзләре аерым эшли. Гамәлгә куючылары – Россия мөфтиләре советы һәм Татарстан мөфтияте. Анда Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән яшьләр дә укый. Шәкертләр Белоруссия, Түбән Новгород, Пенза һәм башка өлкәләрдән дә килә. Анда татар теле, татар әдәбияты һәм тарихы, иске татар теле укытыла. Мин үзем дә аны тәмамладым. Бездә аларның бөтенесе дә бар иде”, – диде ул.

Бу мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп, РИУ проректоры Марат Гыйльманов белән дә элемтәгә кердек. Анда дәресләр нигездә татар, рус, гарәп телләрендә алып барыла икән. “Бездә татар теле бөтен курсларда да укытыла. Студентлар иске татар язуын да белергә тиеш. Өстәмә рәвештә кергән дини риторика дәресләрендә вәгазьләрне ничек сөйләргә, дәрес алып барганда үзеңне ничек тотарга өйрәтәләр. Татар телен белгән укытучылар дәресләрен татар телендә алып бара. Татар телендә укытыла торган предметлар 30 процент тәшкил итә”, - ди ул. Шул ук вакытта бу нисбәттән проблемалар барлыгын да яшерми. “Без РИУда уку-укыту эшләрен тулысынча татар телендә алып бара алмыйбыз. Казаннан, республика районнарыннан килгән студентлар татарча аңлый, чит төбәкләрдән килүчеләр арасында татар телен бөтенләй белмәүчеләр дә бар. Алар инде, монда килеп, татар телен нульдән өйрәнә башлыйлар. Билгеле: безгә тулысынча татар теленә күчү авыррак”, - диде проректор.

Күргәнебезчә, Татарстанда мәчетләр һәм уку йортлары тарафыннан татар телен саклап калу һәм үстерү мәсьәләләренә бер төрле генә бәя биреп булмый. Шытымнар бар, аларның ничек үсеп китүе - үз кулыбызда. 

Римма ГАТИНА, "Татар-информ", 26 Февраль 2014

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана