Имамнарга бүген хезмәт хакын кем түләр?

25 февраль 2014 ел 11:47

Арча якларына кайтып барганда, бер авылга тукталдык. Юлдашларым: “Өйлә намазын укып алыйк әле”, – диделәр. Әмма көпә-көндез мәчет ишегендә зур йозак күрү аларны аптырашта калдырды. Олы юл өстендә мәчетне ачып куйсалар ни булган? Юлдан үткән-сүткән мосафир җылы бинада намаз укып чыгар иде.

 

Иман зәгыйфьлеге


Хәер, бу вәзгыять белән бер авылда гына очрашмыйбыз. Кызганыч, салаларның күбесендә мәчетләрнең ишекләре бикле. Кеше килми бит, дигән сылтау белән ишекләренә йозак элеп куялар. “Бер кеше генә килсә дә, мәчетнең ишеге һәрвакыт ачык булырга тиеш”, – ди Дәрвишләр бистәсендәге “Ислам” мәчете имам-хатыйбы урынбасары Әд­һәм Шәрипов. 
Шәһәр читендәге бистә мә­четләре ничек яши, кала яки авыл тормышы белән көн күрә­ме, дигән сорауларга җавап табу өчен, шул якларга юл тоттык. Татарстан Диния нәзарәтенең айлык планы бар. Мәчет ничек эшләргә тиеш, нинди вәгазьләр сөйләргә кирәк – анда барысы да бәйнә-бәйнә язылган. Шәһәрлә­шә башлаган, шул ук вакытта авыл мохитендә яшәүче бистә мәчетләре кала кануннары бе­лән яши икән.


– Мәчетләргә халыкны ия­ләштереп булмый әле, – ди Әд­һәм абый. – Дөрес, җомга көн­нәрдә 100-150ләп кеше җыела. Әмма башка көннәрдә ун-егер­меләп кенә булабыз. Дәрвишләр бистә­сендә 70-80 меңләп халык яши. Шуларның 30-40 меңе мә­четкә йөрсә, ничек яхшы булыр иде.


“Өч кенә кеше намаз укыган вакытлар да булгалый, – дип сүз­гә кушыла Сәет Гаязов. – Ха­лыкның мәчеткә тартылмавы аларның иман зәгыйфьлегенә, наданлыгына бәйле. Әгәр әби-бабаң биш вакыт намазын укыган, нинди генә авыр заманнарда да уразасын тоткан икән, ул барыбер чишмә кебек бәреп чыга. Чөнки ул баланың генына салынган, канына сеңгән”.


Никах укымассызмы, Коръән чыкмассызмы, аш үткәрмәссез­ме, дип мәчеткә мөрәҗәгать итүче­ләр еш булып тора. “Миңа никах укымассызмы, дип бер туташ килгән иде, – ди Әдһәм абый. – Сөйләшә торгач, сүзебез дин темасына барып тоташты. “Миңа мәчеткә йөрсәм ни дә, чиркәүгә йөрсәм ни, гаиләдә әти-әни бу хакта сөйләшмәде”, – ди туташ. “Соң үзең никах укытырга кил­гәнсең бит?” – дим аңарга. Эн­дәшмәде”.


Халыкны дингә тарту, мәчет бусагасыннан атлату өчен үтем­ле вәгазь кирәк, дип әйтергә яратсак та, бу гына җитми икән. Татар халкының бер мәкале искә төшә. Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кертеп булмый шул ул. 

Дин дәүләттән аерылганмы?


Өйлә намазына унлап кеше килгән иде. Мәчет җылы, бөтен уңайлыклары бар. Спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләргә спортзалы да ачык. “Ислам” мә­чете 1994 елда халык ярдәме бе­лән төзелгән. Дөрес, төрле оешма җитәкчеләре дә ярдәмгә кил­гән. Яшерен-батырын түгел, бү­ген зур мәчетләрне тоту кыен. Сәдака акчасына бө­тен түләүләр­не капларга, имамына, төн буе бинаны саклап торган сакчысына да өлеш чыгарырга кирәк.


Әдһәм абый мәчетнең коммуналь хезмәтләрен, башка түләү­ләрен бармак бөгеп санап күр­сәткәч, чәчләр үрә торырлык сумма килеп чыкты. Аена җылы­лык өчен генә 27 мең сум түләгәннәр. Әле суы, уты, җир салымы бар. “Телефонга да оешмалар тарифыннан түлибез”, – ди Әдһәм абый.
Ашаган белми, тураган белә, дигәндәй. Таякның юан башы имамга төшә, әлбәттә. Чөнки бинаны төзекләндерү өчен акча табу, коммуналь хезмәтләрне вакытында түләү аның баш авыртуы булып кала. “Ислам” мәчете­нең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Латыйпов авырып киткән иде. “Ул бөтен нечкәлекләрен белә һәм барысын да хәл итә”, – ди­деләр. Мәчет төзелгәнгә егерме ел вакыт узса, инде унбиш ел имам вазыйфасын Нияз хәзрәт башкара икән. 
– Минем бөтен республикага сөрән салып кычкырасы килә, – ди Әдһәм абый. – Мәчеттәге имамнарга булса да хезмәт хакы түләсеннәр иде. Нияз хәзрәт дистә елдан артык эшли. Аның эш стажы исәпләнми, пенсиягә ничек чыга инде ул?! Ярый әле без заводта эшләп килдек. Имам бит сәдака акчасына гына яши алмый.


Гаилә туендырасы, балаларын ашатасы, киендерәсе бар. Без еш кына, мәдрәсә тәмамлаган шә­кертләр авылга имамлыкка кайтырга теләми, дип зарланабыз. Үзебезчә аларга шелтә бел­дергән булабыз. Хезмәт хакының булмаячагын, сәдака акчасына гына дөнья көтәргә туры килә­чәген яхшы белгән яшь егет бүгенге вәзгыятьтән хәбәр­дар, әлбәттә. Минем бабай мулла булып торган бит әле, тиен-миен сәдакага көн күргән, диючеләрне дә ишеткән бар. “Ә бүген заман икенче”, – дигән иде миңа бер шәкерт.


Мәчет башкалар кебек үк салымын, коммуналь хезмәтен түли. Шәһәр мохитендә яшәгән мәчетләргә җиңелрәктер әле ул. Ә авыл, бистәләр язмышы үзгә­рәк. Халык ярдәм итә анысы, татар гомер-гомергә имамын тоткан, мәчетен караган. Әмма бү­ген динебезгә дәвамчылар килсен дисәк, алай гына алга барып булмый. Бервакыт дәүләт җитәк­челеге имамнарга хезмәт хакы түләү мәсьәләсен кузгаткан иде. Әмма бу сүздә генә калды, күрә­сең. Боз кузгалмады. Диния нәза­рәтендәге хәзрәтләре­без дә кул кушырып утырмасын иде. Бу вәзгыятькә кабат-кабат кайтсын, әлеге четерекле мәсьә­ләне җи­тәкчелеккә бәйнә-бәйнә аңлат­сын иде. Чөнки тамчы, тама-та­ма, барыбер бозны тишә ул. Йок­лап ятмаска гына кирәк. 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 26, 21.02.2014/)

Алсу Хәсәнова

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана