Галиҗәнап Коръән күчерүчеләр

25 февраль 2014 ел 11:20

Бүгенге көндә татар халкының кулъязма мирасын Казанда туплау һәм аларны өйрәнү, тасвирлау җәһәтеннән эш дәвам итә. Хәзерге вакытта бездә инде тасвирланган берничә мең кулъязма китап бар. Шул материаллар нигезендә Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, К.Насыйри һәм башка археографларның хезмәтләрендәге мәгълүматларны узган гасырларда язма чыганакларда теркәлеп калган мәдәни учаклар белән бәйләү кирәк.

 

Инде хәзер татар кулъязмалары полеографиясен тәртипләп, мәгълүм булган автографлар нигезендә бер белешмә корпус төзергә мөмкин. Шулай ук кустодлар язу культурасы буенча да белешмә корпус кирәклеге ачыкланды.

Хәзерге көндә Коръән кулъязмаларын күчерүчеләрне ачыклау буенча фәнни эшләр башкару зарурияте көн тәртибендә тора. Моның өчен бөтен мирасханәләрдә саклана торган татар күчерүчеләре тарафыннан XVII-XIX йөзләрдә күчерелгән Коръән текстларының табылу тарихы һәм географик яктан ачыкланган топографик пунктларны аныклау сорала. Соңгы вакытта гына бу юнәлешнең башлагычы булган бер хезмәт язылуын искәртергә кирәк. (Гилязутдинов С.Описание рукописей Корана. Из хранилища центра письменного и музыкального наследия ИЯЛИ им. Г.Ибрагимова Академии наук РТ.  -  Казань, 2013). Икенчедән, бу күчермәләрнең нинди каралар белән, нинди гарәби стильләр, нинди китап форматларында, нинди текст үлчәмнәрендә башкарылуы, бүлек исемнәренең язылу стильләре, кустодлар куллану турындагы текстологик күзәтүләр дә бирелергә тиеш.

Коръәннең татарча күчермәләре, асылда, гади халык ихтыяҗын искә алып эшләнгән. Шунлыктан алар еш кына гади катыргы белән тышланган. Яхшырак эшләнгән булса, коңгырт төстәге күнгә гади генә геометрик басма сызыклар төшергәннәр. Шулай ук катыргы тышлыкларда эшләп, аларны йортта сугылган киндер, алача тукыма яки читтән кайтарылган (Франциядән) ситса белән дә тышлаганнар. Табылган кулъязма Коръәннәрнең фарзац битләренә китап хуҗаларының гаиләләрендә туу-үлү очраклары теркәлгән язмалар, авыл исемнәре дә була.

Бездә тупланган кулъязма Коръәннәрдә күп очракта аларны күчерү елы, күчерүченең исеме күрсәтелмәгән. Ник дигәндә, Коръән китабына мондый мәгълүматларны язылуын халык хупламаган һәм билгеле дәрәҗәдә гөнаһ дип тә бәяләгән. Шунлыктан күчермә кәгазьләрендәге су билгеләренә карап кына, кәгазьнең кайсы елларда эшләнүен аныклау мөмкинлеге кала. Моның очен урыс телендә язылган су билгеләрен теркәгән белешмәләр бар. Русиядә су билгеләре төшерелгән кәгазь җитештерү XVIII гасырның соңгы чирегеннән башлана. Гомумән алганда, Русиядәге кәгазь фабрикалары 1718 елларда Балтыйк буендагы нимес кәгазь фабрикаларын кулга төшерүдән башланса да, эшләр бик уңышлы бармаган, чөнки кәгазь сатуда шул вакытларда ук барлыкка килгән спекуляция «эпидемиясе» аның ныклап таралуын тоткарлаган.

XVII гасырда Русиянең үзендә кәгазь җитештерелмәгәч, аны, беренче чиратта, Ираннан, ә гасырның икенче яртысыннан башлап, Германия, Англия, Һолландиядән китергәннәр. Аурупаның ул вакыттагы кәгазьләрендә инде су билгеләре төшерелгән булган. Ә Ираннан китерелгән зәңгәрсу төстәге кәгазьдә андый билгеләр төшерелмәгән. Борынгы язма документларда Иран сәүдәгәрләренең Русиягә 6шар пот кәгазь китереп сату очраклары мәгълүм. Нугай Урдасы татар морзалары да, күчмә халык саналсалар да, аларның XVI гасырда ук урыс падишасыннан кәгазь сатып алу очраклары, документларда теркәлеп калган. Бу мәгълүматлар Нугай Урдасы халкы арасында да кулъязма китапларга ихтыяҗ булганлыгына бер дәлил булып тора. Хәтта Нугай Урдасы татарларының XVI гасырда Кырым мәдрәсәләренә барып уку очраклары да билгеле.

Кәгазь материалының кулъязма китап битләрендә уртача кулланылыш дәвере 300 ел. Шунлыктан Казан һәм Хан Кирмәндә (Касыйм) затлы Коръән күчермәләре эшләнгән булса да, алар инде XVIII гасырга җиткәндә тузып беткән, дигән нәтиҗә ясарга кала. Җитмәсә Русия дәүләтендә бу дәвердә Ислам динен эзәрлекләү яңа көч белән башланып, мөселман китапларын татарлардан тартып алып яндыру, галимнәрен юк итү сәясәте алып барылгач, татарлар арасында әүвәлге дәверләрдән калган Коръән күчермәләре саклануга өмет бик аз.

XIX гасырда Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани һәм Ризаэтдин  Фәхретдиннәр татар мәдәни мирасын һәм татар укымышлылары турындагы материалларны һәрберсен берәмтекләп җыйнау эшенә керешә. Шиһабетдин Мәрҗани беренче булып ХVII-ХIХ йөзләрдә яшәгән татар укымышлылары, галимнәре, язучылары, имамнары, каллиграфлары турында мәгълүматларны бер китап итеп системага салуга ирешә һәм аның бу хезмәте 1900 елда «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» исеме белән басылып чыга. Шулай ук Ризаэтдин Фәхретдин дә, шул  Ш.Мәрҗанидән дә файдаланып һәм үзе эзләп тапкан чыганакларны да кертеп, узган гасырларда мәдәни мирасыбызны баетучы галим затлар турында «Асар» исемле күп томлы хезмәтен аерым кисәкләр рәвешендә бастыра башлый.

Ә инде Каюм Насыйриның археограф буларак җыйган мәгълүматлары үзе исән чагында чыга алмый калса да, алар аның сайланма әсәрләр җыентыкларында берничә мәртәбә «Зөя өязе авыллары» исеме белән дөнья күрде.

Әлеге галимнәр шәҗәрә материалларына, ташбилгеләрдә язылган мәгълүматларга һәм өлешчә халык хәтерендә сакланган риваятьләргә, кулларына килеп кергән төрле характердагы кулъязмаларга таянып, узган гасырларда яшәгән гыйлем илләренең исемнәрен һәм аларның эшләре турындагы хәбәрләрне замандашларына һәм киләсе буыннарга җиткерүгә ирештерүгә биниһая  зур өлеш кертә. Аларның зур  тырышлыгы белән гасырлар дәвамында сакланган татарча кулъязма китаплар матбагаларда бастырылып таратыла.

Мәгърифәтчеләребез XVIII гасырның соңгы елларында (1787, 1790, 1793, 1796, 1798 елларда) Русия хөкүмәтеннән Коръән китабын бастыруга да кыска гына вакытка рөхсәт алуга ирешә. Ләкин Коръәннең бу басмалары гына халыкның аңа булган ихтыяҗын канәгатьләндерә алмаган. Шунлыктан татар халкы арасында Изге Китапны күчереп язучылар XIX йөзнең беренче яртысында да булып торган. Эш шунда ки, басма китаплар таралгач, бу хәлгә сагаебрак карап, традицион кулъязма форманы өстенрәк күрүчеләр дә аз булмаган.

ХХ гасырның икенче яртысында археографлар тарафыннан экспедицияләрдә тупланган кулъязма Коръән үрнәкләренең зур күпчелегенең тышлыклары да, беренче һәм соңгы битләре дә сугышчан кызыл атеизм золымыннан исән-имин котыла алмаган. Бу хәлне без мирасханәләрдә тупланган кулъязмаларда гына түгел, борынгы басма китаплар язмышында да күп күрдек. Коръән кулъязмалары тулы килеш сакланмагач, аларны күчерүчеләрнең зур күпчелегенең исемнәре дә безгә килеп җитмәгән. Шунлыктан кулъязма китапларны күчерүчеләр турындагы мәгълүматларны без хәзер башка төр язма чыганаклардан эзләргә тиеш булабыз.

Мәсәлән, К.Насыйриның «Зөя өязе авыллары» әсәрендә аның Хөсәен бине Әлмөхәммәд исемле бабасы китаплар һәм Коръән күчерүче хәттат буларак искә алына. Хөсәен баба Бәрәзә авылында (хәзер Татарстанның Әтнә районы Олы Бәрәзә авылы) Сәгыйт хәзрәт мәдрәсәсендә укыган. Сәгыйт хәзрәт үзе Казан артындагы Ашыт, Югары Сәрдә, Кишет авылларында, соңыннан Казанда имам булып торган. Ул 1831 елда 90 яшендә Казан шәһәрендә вафат булып, кабере Казанда дип искә алына. Каллиграф Хөсәен бине Әлмөхәммәд исә 1805 елда бакыйлыкка күчкән.

Икенче бер зур хәттат - Ш.Мәрҗанинең бабасы Сөбханкол бине Габделкәрим (1747-1834). Шиһабетдин хәзрәтнең язуынча, Сөбхан яшьтән тырыш, гыйлемгә ихласлы булып, шәкерт вакытында гарәп вә фарсы телләрендә 60тан артык китап күчереп чыккан. Күчереп язган китаплары арасында «Тәүзыйх», «Җәмыйгыр-рамуз» кебек 2шәр җилд-томлылары да булган.

Татар каллиграфларыннан тагын да бер танылган зат - Габденнасыйр бине Сабит бине Сәфәргали әл-Эчкени әл-Әлмәни. Ул Курган өлкәсенең, Шадрин өязенә керә торган Әлмән авылында туган (1746-1841). Аның язмаларыннан күренгәнчә, әл-Әлмәни 223 том китап күчереп язган. Аның язган яки күчергән әсәрләренең исемлеге сакланмаса да, татарда XVIII йөздә басма Коръәннәр традициясе булмаганлыктан, Габденнасыйрның Коръән күчерми калуы мөмкин түгел.

Коръән күчерү өлкәсендә иң мәгълүм шәхесләребезнең тагын берсе - Габдеррәзак бине Алма хафиз. 1973-74 елларда безгә аның каберен күрергә һәм кабер өстендәге яңартып куелган ташбилгесен укырга да туры килде. Ул ташбилгедә бу затның 90 Коръән күчереп язуы белән мәшһүрлек казануы хакында теркәлгән. Габдеррәзак Татарстанның хәзерге Арча төбәгенә керә торган Түбән Оры авылында яшәп вафат булган.

Габдеррәзак турындагы тулырак мәгълүмат Ризаэтдин Фәхретдиннең басылып чыкмаган кулъязмалары сәхифәләрендә дә табылды. Андагы мәгълүматларга караганда, Алма абыз якынча 1680-1750 елларда яшәгән. Аның улы каллиграф Габдеррәзак чама белән 1705-1770 елларда гомер иткән. Габдеррәзакның улы Сәүдәгәр Исмәгыйль 1774 елның мартында Сәгыйд бистәсендә пугачевчылар тарафыннан асып үтерелгән.

Киләчәктә Коръән кулъязмаларының полиграфияләрен өйрәнеп, анализлап, аларны күчерүчеләрнең исем-фамилияләрен, төгәл күчерелү вакытларын торгызу мөмкин булыр дип уйлыйбыз.

Марсель ӘХМӘТҖАНОВ,
филология фәннәре докторы,
профессор.

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана