Татарстан мөфтие Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН: “Милләтебез өчен иң яхшысы - Исламны дөрес аңлау һәм Аллаһы Тәгаләдән курку"

18 февраль 2014 ел 12:09

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан ителгән 2013 нче елда мөһим вагыйгалар һәм өметле башлангычлар күп булды. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа проектлары турында без Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән сөйләштек.

– Камил хәзрәт, сез 2013 нче елның апрелендә Татарстан мөфтие булып эшли башладыгыз. Мөфтият алдына нинди бурычлар куйдыгыз?

– Бүгенге көндә төп юнәлешләр – фән һәм социаль эш. Социаль өлкәгә килгәндә, үткән җәйдә сукырлар һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә (СНГ) бердәнбер мөселман Укыту-тернәкләндерү үзәге ачылды. Хәзер без гарип ятим балалар өчен балалар йорты, наркомания һәм эчкечелек белән интегүчеләр өчен тернәкләндерү үзәге ачу буенча проектларны карыйбыз.

Мәгариф өлкәсенә килгәндә, Укыту-методик берләшмә (УМО) булдырылды. Берләшмәнең төп максаты – Татарстандагы барлык мәдрәсәләр өчен дә бердәм укыту программалары төзү. Программа татар дин галимнәре хезмәтләренә нигезләнеп төзелергә тиеш. Моның өчен күренекле татар галимнәренең китапларын хәзерге рус һәм татар телләренә тәрҗемә итеп, яңадан бастырырга кирәк булачак. Мәсәлән, XVIII гасырда Бөгелмә өязендә яшәгән галим Габдрахман Карабашиның тәҗвид (Коръәнне дөрес итеп уку турындагы кагыйдәләр) буенча язылган китабы бүгенге көндә Төркиядә киң кулланылышта йөри. Бу хезмәт хәзерге татар теленә тәрҗемә итеп басылачак һәм алга таба рус теленә дә тәрҗемә ителәчәк.

2013 нче ел Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан ителгән иде. Билгеле булганча, ул гарәп телендә 30 китап язган. Мәрҗанинең өч китабы – “Назурател-хак” (“Хакыйкатьне күзаллау”), Гобәйдулла ибне Мәсгуд әл-Мәхбубинең (аның тәхәллүсе “Садыр әш-Шәрига”) “Хазамат әл-Хаваши ли Изаат әл-Гаваши” дәреслегенә аңлатмасын һәм “Хаккүл-Гакыйдә”не оригинал телдә укырга җайлы булсын өчен хәрәкәләр белән яңадан бастырачакбыз. Гарәп телендә бастыруыбызның максаты – татар дин тәгълиматын русча сөйләшүче мөселманнар арасында гына түгел, гомумән, бөтен дөнья мөселманнары арасында таныту.

Хәзер без “Казан басмасы”ның электрон копиясе булган гарәп графикасы нигезендә компьютер шрифты өстендә эшлибез. Бу шрифт мулла Госман Исмәгыйль язуы буенча эшләнгән һәм XVIII гасырда Коръән бастырылганда кулланылган. Шулай итеп, “Казан басмасы” исеме белән чыгарылган Коръән күчермәсе Коръәннең иң беренче басма мосхәфе булып кына калмыйча, гади һәм уку өчен җайлы булуы белән аерылып торган Казан шрифтын таныта. Бу өстенлекне китап бастырганда бүген дә куллану мөһим дип уйлыйбыз. Шуңа күрә, “Хузур” нәшриятында татар дини тәгълиматын тарату өчен без “Казан басмасы” шрифтын кулланачакбыз. Күпчелек китапларны, шулай ук гарәп шрифтын да, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтына куячакбыз.

Без имамнар өчен шулай ук өч айга бер тапкыр “Шура” әлманахы чыгара башладык. Аның һәр санында революциягә кадәр чыккан “Шура”дан мәкаләләр, фәтвалар, хәнәфи мәзһәбе нигезләренә аңлатмалар, унөч вәгазь биреләчәк. Һәр номерда вәгазьләр бастырып, үрнәк җомга вәгазьләре җыентыгын булдырырга һәм Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләрен бертөрле үткәрүгә ирешү ниятендә торабыз.

– Мөфти булып сайлангач, сез оппонентларыгыз белән чәй табынында уртак тел табарга җыенуыгыз турында әйткән идегез. Бу ысулны кулланырга туры килмәдеме әле? Карарларыгызның тәнкыйтькә юлыккан очраклары булмадымы?

– Әлбәттә, туры килде. Минем фикеремчә, каршылыкларсыз яшәп булмый. Әгәр дә бер җирдә ризасызлыклар килеп чыга икән, мин үзем шул районга барам, халык белән аралашам. Низагны ерактан торып чишеп булмый, низагта катнашкан барлык кешеләрне тыңлагач кына килешүгә ирешеп була.

Тәнкыйтьне дә күп ишетәм һәм аңларга тырышам. Гарәпләрдә, җимешле агачка гына таш аталар, дигән мәкаль бар. Зур проектларны гамәлгә ашырганда тәнкыйтьсез булмый. Моннан тыш, һәр ир-атның дуслары һәм дошманнары була, бу – гадәти хәл.

– Сез, үзгәртеп кору чорыннан соң, дүртенче мөфти. Үзегезгә кадәр булган мөфтиләрнең тәҗрибәсен өйрәнәсезме?

– Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтында “Татарстан мөфтиләре” дигән рубрика ачтык, һәр мөфтинең фоторәсемен куеп, аның тормыш юлы турында мәгълүмат бирдек. Без аларны онытмыйбыз, хезмәтләрен кире какмыйбыз. Габдулла хәзрәт Галиуллин белән аралашып торабыз, ул башкалабызның Нурулла мәчете имамы булып тора. Госман хәзрәт Исхакый “Рәшидә” Коръән өйрәнү үзәген үстерү өстендә эшли. Илдус хәзрәт Фәиз, билгеле булганча, Татарстаннан читтә яши. Һәр чорда һәр мөфти Аллаһ ризалыгы өчен үз максатларына ирешергә тырышты. Без аларны ихтирам итәбез.

Бүгенге көндә безнең Аксакаллар һәм Голәмалар шуралары бар. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев – тәҗрибәле һәм зирәк кеше, аның киңәшләренә һәрвакыт колак салабыз.

– Сез “традицион ислам” терминын ничек аңлыйсыз?

– Төрле кешеләргә әлеге сүзләр төрлечә аңлашыла. “Сөннәт” сүзен гарәпчәдән дөрес итеп тәрҗемә иткәндә “традиция” дигәнне аңлата. Ислам традициясенә ислам хокукы һәм кагыйдәләр тәҗрибәсе өлкәсендә дүрт мәзһәбкә караган кешеләр, ә мәсләктә – Мәтуридига һәм Әшгарига иярүчеләр керә. Без, татарлар, үз мәзһәбебезне беркайчан да ташламадык. Атаклы галимебез Мөхәммәд Морад Рәмзи әл-Казани әл-Мәнзиләви «Тәлфикъ әл-әхбар вә тәлких әл-асар фи вәкаигъ Казан вә Болгар ва мөлүкәт-татар» («Казан, Болгар һәм татар хакимнәре турында хәбәрләр, шулай ук алар хакындагы вакыйгаларга бәйле риваятьләр җыелмасы». – Ырынбур, 1908) хезмәтендә татар имамнарының һәрвакыт сөнниләр, мәсләктә мәтуридилар һәм гамәл кылуда хәнәфиләр булулары, араларында яңалык кертүчеләр булмавы турында яза. Шуңа күрә, бүген татарларга “көчләп мәтуридичылыкны тагу” турында сөйләү дөрес түгел.

– Бүгенге җәмгыятьтә динигә һәм дөньявига бүлүне сез ничек аңлыйсыз? Бу сорауның актуальлеге уку йортларында хиҗапны тыю турында сүз күтәрелгәч, ачык күренде.

Хиҗапның Россиядә яшәүче мөселманнарга хас булмавы турында сөйләү – спекуляция. Без болай дип җавап бирәбез: ярый, хиҗап булмаган, ләкин яулык булган бит. Рус рәсем сәнгатендә киң таралган сурәт – каенга сөялгән яулыклы кыз. Яулык – дини кием түгел. Әгәр шәкерт мәктәпкә чалмадан килә икән – башка хәл.

“Дөньяви” “дәһриләрчә” дигән сүз түгел. Безгә яулык бәйләүчеләр өчен аерым мәктәпләр ачарга тәкъдим итәләр. Ләкин мөселманнар – Россиядә яшәүче башка кешеләр кебек үк салым түли һәм аларның да бүтәннәр белән бергә түләүсез урта белем алу хокукы бар. Дингә хокук Конституциядә язылган. Бу яңа баштан карарга мөмкин булган мода түгел. Аллаһы Тәгаләнең үзгәртергә хакыбыз булмаган боерыклары бар. Кәламе шәриф – үземнең шәхси теләгем белән үзгәртә ала торган әтием китабы түгел.

– Хәзерге чорда татар милләте үсешендә ислам дине нинди роль уйный ала? Ислам татарларны урта гасырларга алып бара дигән фикерләр дә ишетелә.

– Хәзер дин вә ислам дине белгечләре һ. б. бик күп. Без мәктәптә укыдык һәм математиканы да үзләштердек, моңа карап математик булмадык. Берничә китапны өйрәнгән кеше ислам дине белгече була алмый. Динебез беркайчан да фәнгә каршы булмаган. Әгәр динебезне дөрес аңласак һәм Аллаһы Тәгаләдән куркып яшәсәк (тәкъвалыкка омтылсак) – бу милләтебез өчен иң яхшысы булыр иде.

Диләрә ӘХМӘТОВА.

Чыганак: www.dumrf.ru

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана