Ни хәлең бар, авыл мулласы?

10 февраль 2014 ел 11:07

Соңгы елларда Диния нәзарәте авыллардагы дини тормышны да игътибар үзәгенә алды. Татар авылының милли һәм рухи тормышыбыз чыганагы икәнен исәпкә алганда, бу юнәлешнең зур әһәмияткә ия булуын аңлыйбыз. Руханиларыбыз ничек яши? Авыл җирендә эшләгән кайбер дин әһелләре белән ачыктан-ачык шулар турында сөйләштек.

Йосыф Дәүләтшин, Түбән Кама шәһәре имамы:


Соңгы 9 елда мин авыл имамы түгел, шәһәр мулласы инде. Шулай да, авылда шактый эшләргә туры килде. Татар авыллары бетеп барган заманда муллаларның авылны бер мәхәллә итеп тату яшәтүдә рольләре зур, әлбәттә. Ләкин моның өчен күп тырышырга, авыл халкының ышанычын яуларга, абруй казанырга кирәк. Авыл халкы мулласы булганга сөенеп торырга тиеш. Гаиләгә шатлык килсә, ул килеп изге догасын калдыра, балаларын никах белән тормышка озата, кайгы килсә дә изге сүз белән булыша. Әлбәттә, кайбер авылларда динне саклау, халыкның рухи тәрбиясен үстерү түгел, кечкенә мәчетнең газын, утын да түләп тора алмыйлар. Бу авылның булдыклыгын күрсәтми. Икенче яктан, без муллалар кайвакыт зар кылырга яратсак та, гадәттә, гаеп атта да, тәртәдә дә була. Кайвакыт авылда эшләүче яшь муллалар газга түләргә акча сорап киләләр. Шул авылга барып, мәхәллә халкы белән күрешеп ут, газ проблемасын күтәрәсең аннары. Сөйләшә торгач, авылда шактый хәлле кешеләр яшәве ачыклана. Шул авылдан чыккан кайбер егетләр  калаларда яхшы урыннарда утыралар икән... Аларга мөраҗәгать итә башласаң: "Безгә мулланың килгәне дә, шалтыратканы да юк", - диләр. Сорамаган балага имезлек бирмиләр, ди халык. Мәгарәгә ябылып, бөтен авылны, халыкны сүгеп утыру авыр эш түгел, ләкин мулла кеше йөрергә тиеш. Авылда яшәгән, шулай ук читкә киткән һәркем авыл мәчетен, үзләре өчен изге дога кылып торучы мулласын белеп торырга тиеш. Мулла үзенең барлыгын белдертергә, һичьюгы белдертә белергә тиеш. Бүген мөфтидән, президенттан көтеп ятучылар аз түгел, үзеңә хезмәт итәргә кирәк. 10-20 ел элеккеге чор белән чагыштырсаң, бүгенге көндә эшләргә күпкә җиңел. Мин 1996 елда мәдрәсәдән кайтканда берәү дә кайт та димәде, эш хакы да тәкъдим итмәде. Киресенчә: "Нәрсәгә кайттың?" - дип әйтүчеләр дә булды. Аллаһыга шөкер, рәхмәт әти-әниемә, алар да ярдәм иттеләр. Бүген күпме район җитәкчеләре, авылдан чыккан эшкуар егетләр: "Авылга мулла җибәрсәгез, берәр өй дә алып бирәбез, 10-15 мең эш хакы да куябыз", -диләр. Мәчеткә ярдәм итәргә теләүче күпме кешеләр бар. Узган елда гына мөфтият аша 100 яшь имамга грантлар бирелде. Мөхтәсибләргә аз булса да ничә ел эш хакы бирелеп килә, күпме машиналар таратылды, ноутбуклар бирделәр - эшлә генә... Мондый әйбернең булганы юк иде.

Авылда да, шәһәрдә дә - әгәр ихлас эшләсәң, мулла вазифасы җиңел түгел. Эшләмәгән муллаларга авылда да, шәһәрдә дә җиңел. Ләкин шунысы бар: кыямәттә бик авыр булачак.

Рөстәм хәзрәт Закиров, Сарман районы Колмәт авылы:


2003 елда авылыбызда мәчетебезнең күркәм бинасы калкып чыкты. Мәчет төзүдә зур өлеш керткән, башлап йөргән Хөснуллин Мөнәвир абыйга, аның улы Фәриткә, Нуруллин Рөстәмгә, нефтьчеләргә, авылдашларыбызга һәр җомга намазыннан соң рәхмәт әйтеп дога кылабыз. Авылыбыз зур түгел, нибары 47 хуҗалык. Шуңа күрә бүгенге көндә мәчетебез авылны бетермичә тулы канлы тормыш белән яшәтүдә зур әһәмияткә ия. Чөнки олы яшьтәгеләр дә, яшьләр дә, авылыбыздан читтә яшәүчеләр дә җомга намазларына, ифтар мәҗлесләренә, корбан гаетенә йөриләр. Бу чараларны үткәрүдә олысы-кечесе бик теләп катнаша, һәркем үзеннән өлеш кертергә тырыша. Гает намазыннан соң корбан чалу, корбан итеннән мәчет ишегалдында казан асып, авыл халкын кунак итү авылга ямь өсти, нур бирә.

Ислам динен, иманны, шәригать хөкемнәрен өйрәтүдә мәчеттә эшләп килүче мәдрәсәнең файдасы зур. Мәктәп балаларына авылыбыз остабикәсе Рәзимә абыстай 3 ел дин сабагы өйрәткән иде, аның вафатыннан соң бу эш бераз тукталып торды. Әлхәмдүлилләһ, быел үзебезнең авыл килене, Мөхәммәдия мәдрәсәсе шәкерте Кадимә Закирова бу эшкә алынды. Бүгенге көндә олы яшьтәгеләр белән бергә авылыбыздагы балалар да мәчеткә килеп дин сабаклары алалар.

Аллаһы Тәгаләне беренче урынга куеп, ислам динен югалтмаган, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклаган, мәчете гөрләп эшләп торган авыл беркайчан да юкка чыкмас, инша Аллаһ.

Рөстәм хәзрәт Вәлиев, Чирмешән районының Кара Чишмә авылы имам-хатыйбы:


28 яшемдә бабайлар янына мәчеткә бара башладым. Ул чагында яшьләр мәчеткә йөрми, бабайлар да санаулы гына иде әле. 5 ел дәвамында бабайлар белән басып намаз укыдым. Белем алып кайткач, авылыбызда моңа кадәр мулла булып торган Мөхәррәм бабай Җиһаншин бакыйлыкка күчкәч, бу хезмәтне миңа йөкләделәр. Бабайларда хикмәт бар. Яшь кешегә үзенә генә авыр булыр иде. Авылыбыз картлары, мәчеткә йөрүче бабайлар имамлык елымның беренче мәлләрендә дә ташламады, хәзер дә ярдәм итә. Аларның киңәшләре төрле мәсьәләләрне җиңеп чыгарга булыша, һәр эшне килешеп эшлибез. Мәчетебезгә авыл яшьләре дә җыела башлады. Һәр көн безнең мәчеттә биш вакыт намаз укыла. Бар шундый бабайларыбыз - Әхмәдиев Рәшит, Гомәров Рәис бабай һәр көн, һәр намазны мәчеттә укыйлар. Мәчетләргә йөрүче бабайларга Коръән тәфсире алып тараттык. Илалова Зәрига апа мәчеттә балалар җыеп укыта иде. Аннары “Мөхәммәдия”дә укып кайткан Сания апа Мәссарова да авыл яшьләренә дини гыйлем бирә башлады. Әбиләребез дә читтә калмый, алар да укый. Тәҗвид кагыйдәләре, сира, гакыйдәләрне дә белә башладылар.

Әлхәмдүлиллә, авылыбыз зур, мәчетне җылыту мәсьәләләрендә шуңа күрә проблема юк. Сәдакага җыелган акча утка, газга, кирәк яракка җитеп, китеп бара, Аллаһы Тәгалә биреп тора. Безнең авылда өйдән-өйгә йөреп мәчет өчен акча җыю гадәте, гомумән, булганы юк. Быел безнең авылда 150 башлап сарык корбанга чалынган, әле тагы ике сыер да чалдылар (авылда 180 хуҗалык). Халыкта инде бу гадәткә керде. Корбан көннәрендә ике-өчәр җирдә аш мәҗлесләре оештырыла.

Җәй көнне балалар лагере оештырдык, төрле яшьтәге 18ләп егетне җыйдык. Шул балалар белән үзем вәгазьләндем. Ашап-эчкәч кулларыбызны күтәреп балалар исәнлегенә дога кылабыз. Лагерьнең беренче көнендә үк бер кеше килеп: “Менә шушы балаларга берәр нәрсә алыгыз”, – дип 1 мең акча калдырды. Көн саен кемдер йә бәлеш, йә бал алып килә торган булды. Бер вакыт балаларга яңгыр догасын өйрәттек. Балалар өйрәнеп кенә бетерделәр, кояшлы, күк ап-аяз хәлдә каяндыр болыт кисәге чыгып, яңгыр коя башлады. И, сөенделәр инде сабыйлар! Алар бит әле мәчеттә ишеткән-күргәннәрен өйләренә кайтып өлкәннәргә дә аңлата. Малайлардан соң кызлар лагере дә эшләде, бүләкләр өләштек.

Авыл мулласы буларак, имамнар конурсларын бик үк өнәп бетермим. Без бит Аллаһ ризалыгы өчен, кемдер күрсен, кемдер безне газетка язсын дип эшләмибез. Һәрбер мәҗлестә вәгазь сөйлибез. Безнең авылдан хәзер 4 кеше Казандагы “Ислам дине кабул ителүгә мең ел” мәдрәсәсендә укый. Үзем дә шунда гыйлем туплыйм. Минем теләгем: һәрбер елны мәчеткә йөрүчеләребезнең берәрсен мәдрәсәләргә җибәреп укытып алу, чөнки гыйлем булса, кеше үзеннән-үзе дөньяны аңлый. Ә дин юлында гыйлем бик кирәк нәрсә.

"Intertat.ru"

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана