Яучылар “Аулак өй”ләргә дәшә

04 февраль 2014 ел 13:29

Яучы хезмәтенә мөрәҗәгать итүчеләр арта бара. Казанның “Ханума” гаилә кору үзәге генә дә соңгы елларда үз парларын эзләүчеләрдән ике меңгә якын анкета кабул иткән.

– Кияүләребез азрак, әлбәттә. Хәзер бит, гомумән, ныклы гаилә корырдай көчле затларыбыз бармак белән санарлык: эчкечелек, наркомания, гомосексуализм һәм башка бозыклыклар әрәм итә үзләрен. Безгә сөекле ярын табарга теләп килүче яшьләрнең күпчелеге – хатын-кызлар. Өлкән буын вәкилләреннән дә 400гә якын анкета җыелды. Безнең үзәк аша кавышкан гаиләләр катнашында быел матур очрашу оештырырга уйлыйбыз, чөнки андыйлар да инде шактый, – дип сөйли “Ханума” үзәгенең җитәкчесе, Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина.


Бүгенге көндә Татарстанның һәр районында ялгызларга үз насыйбын табарга ярдәм итәргә әзер димчеләрне очратырга мөмкин. Россия төбәкләрендә дә яучылык белән шөгыльләнүчеләр бар. Алар бигрәк тә Мәскәүдә актив эшли. Телевидение йолдызы, танылган яучы Роза Сабитова бервакыт Казанда да үз эшен җәелдерергә тырышып караган иде, әмма нигәдер барып чыкмады.

Татарстан Мөслимәләр берлегенең яучылык белән шөгыльләнүенә дә берничә ел. Наилә ханым бүгенге көндә республика Диния нәзарәтенең Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эшчәнлеге өчен җаваплы. Татарларның яучылык традициясен үстерү максатында аның Россия төбәкләреннән 40лап яучыны очрашуга җыеп, тәҗрибә уртаклашканы булды.

 


– Яучы эше авыр ул, көч-энергия таләп итә, үзеңә яманлык белән дә әйләнеп кайтырга мөмкин. Кешеләрнең барысына да ярап бетеп булмый бит. Күптән түгел Биектау районында бер ханым бик кызыксынып, яучылыкка керешкән иде, әмма: “Юк, миннән булмый”, дип, бу эшне ташлады, – ди Наилә ханым.

Ялгызлыкның сәбәпләре төрле. Үз тиңен эзләүчеләр белән аралашу тәҗрибәсеннән чыгып, Наилә Җиһаншина кемнеңдер үз-үзенә биргән бәясе түбән булуы, кайберәүләр исә, киресенчә, башкаларга чынга ашмастай таләпләр куюы, ә икенчеләрнең тормышын үзгәртү өчен һичнинди тырышлык күрсәтмәве турында да әйтә. Бербөтен гаилә булып яшәү – зур хезмәт: “Ханума” үзәгенә сукмак салган кешеләргә ул шуны аңлатырга омтыла.

Казан яучыларына Татарстан районнарыннан гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург кебек эре шәһәрләрдән, шулай ук чит илләрдән дә мөрәҗәгать итәләр. Читтә яшәүче буйдак татарлар еш кына Татарстанда татар кызлары эзли.

– Күптән түгел, Франциядә һәм Америкада яшәүче татар егетләренә кәләшләр табып бирдек. Мәскәүлеләр исә үзләрендәге кызларның артык таләпчәнлеген ошатып бетерми. Эре шәһәрләрдә тормыш табыш артыннан кууга корылган бит. Кайбер кызларның беренче соравы фатирың бармы дип түгел, ә фатирың Мәскәүнең кайсы өлешендә урнашкан дип яңгырый. Икенче сорау – кайда кем булып эшлисең? Шуннан чыгып, якынча хезмәт хакын фаразлыйлар. Аңлашыла инде, мөнәсәбәтләрнең матди хәлгә карап корылуы кияүләрнең күңеленә хуш килми. Нәтиҗәдә, алар Татарстанда тыйнак киленнәр табарга өметләнә. Мәскәү егетләренең сүзләренә ышанмас идең, ләкин шулай ук Казанда татар егетен очратырга теләгән Мәскәү кызлары белән аралашкач һәм аларның булачак кияүгә куйган таләпләрен ишеткәч, шик калмый, – дип сөйли Наилә ханым.

Казанда Мөслимәләр берлеге урнашкан кечкенә бүлмәдән көн дәвамында кеше өзелми: инде коридорга урындыклар тезәргә мәҗбүрләр. Әлеге оешманың хезмәткәре Гөлназ Мөхәммәт гаилә бәхете турында хыялланган ялгыз җаннарның бихисап булуына гаҗәпләнә. Кешеләр газеталардагы мәкаләләрне укып, республиканың Мөслимәләр берлеген юл таба.

 


– Уку, эш дип, көндәлек мәшәкатьләргә чумып, үзеңә тиң кеше белән танышырга җай чыкмый күрәсең, ләкин вакытны туктату мөмкин түгел – яшь бара. Шундый вакытта психолог киңәшләре яки элеккечә – яучылар кирәк, – дип белдерә Гөлназ Мөхәммәт.

Соңгы ярты елда “Ханума” үзәге Казанда айга ике тапкыр “Аулак өй”ләр үткәрә башлады.

– Кайберәүләр очрашу кичәләренә йөрергә каршы түгел. Кешене якыннан күреп, аралашырга яхшы мөмкинлек бу. Гадәттә, без берәр кафега җыелабыз, халкыбызның танылган күңелле милли уеннарын уйныйбыз. Гаилә бәхетенең серләре турында фикер алышабыз, – дип аңлата Наилә Җиһаншина.

Инде дистә елга якын Түбән Новгород өлкәсенең “Шатлык” танышу клубын җитәкләгән җирле татар милли-мәдәни мохтарияте хезмәткәре Зилә Әхмәдуллина да татар яшьләрен үзара таныштыру өчен аларны концерт-кичәләргә чакыра.

- Урыс шәһәрендә үз милләтеңнән лаеклы кияү яки кәләш табу кыенрак шул. Ә менә милли бәйрәмнәрдә, концерт-кичәләрдә, туйларда андый мөмкинлек бар. Яшьләр белән еш кына сәяхәткә, экскурсияләргә дә чыгабыз, – дип сөйли үз чиратында Зилә Әхмәдуллина.

 


Яучылык белән дә ул дусларын башлы-күзле итәргә ярдәмләшү теләгеннән шөгыльләнә башлаган.

– Бервакыт тормыш иптәшемнең Сарытаудан ике дусты килгән иде: акыллы-тәртипле егетләр. Шуларны Түбән Новгородның татар кызлары белән таныштырдым. Мәчетебезгә Башкортстаннан яшь имам билгеләнгәч, аңа да кыз димләдек. Барысы да матур гаиләләр корды, балалар үстерәләр, – дип куанып искә ала Зилә Әхмәдуллина.

Бүгенге көндә Зилә ханым тырышлыгы белән 27 пар гаилә корган. Икесендә инде өчәр сабый дөньяга аваз салган. Ике пар аерылышкан булган, шулай да озак ялгызак йөрергә туры килмәгән үзләренә, Зилә Әхмәдуллина аларга башка яр тапкан. Хәзерге вакытта “Шатлык” танышу клубы картотекасында 112 кызның һәм 87 егетнең анкетасы исәпләнә.

– Без сан артыннан кумыйбыз, беренче чиратта сыйфат мөһим. Һәр кавышкан пар өчен шәхси җаваплылык тоям, – дип ассызыклый Зилә Әхмәдуллина.

“Шатлык” клубы Мәскәүдән яучы Роза ханым Мокамашина белән бергәләп эшли. Кияү һәм кәләшләр белән “уртаклашалар”. Финляндия һәм Казан яучылары белән дә элемтәләр урнаштырган булганнар, ләкин араларның ераклыгы тәэсир иткән:

– Түбән Новгородның татар яшьләре читкә китмәү яклы. Чөнки биредә аларның әти-әнисе, туганнары, йорт-җире, эше, шуңа күрә алар үз җирлегебездәге татарларга өстенлек бирә, – ди Зилә Әхмәдуллина.

Яучылык тарихыннан


Өйләнешү, кияүгә чыгу – кеше гомеренең иң җаваплы һәм иң күркәм чоры. Безнең милләттә элек-электән яшьләрне башлы-күзле итүдә яучы-башкода хезмәте зур роль уйнаган. Ә менә кызның ата-ана рөхсәтеннән башка, сөйгәне белән кушылуы “ябышып чыгу” дип саналган. Шуңа күрә буйга җиткән егетләрне, “вакыты тулган” кызларны еш кына димләп өйләндерергә тырышканнар. Булачак кияүнең яки кәләшнең нәсел-нәсәбен тикшерү, никах чыгымнары, калым һәм бирнә турында килешүне нәкъ менә зирәк яучы ханымнар кулына ышанып тапшырганнар. Кайвакыт бу вазифаны егетнең туганнарыннан телгә оста берәрсенә йөкләгәннәр. Яучы исә кыз йортына юнәлгәндә сыңар балагын читегеннән чыгарып барган – аның нинди йомыш белән йөрүе шуннан ук күренеп торган.
Яучының осталыгына күп нәрсә бәйле. Чөнки кияү белән кәләш яклары арасындагы “сөйләшүләр” гел шома гына үтмәгән. Туйга әзерлек, тагын атна-ун көн узгач, яучы-башкода кыз өенә кабат килеп, аның ата-анасы ризалыгына ирешкәч кенә башланган. Бирнәгә кыз чигүле сөлге, намазлык, кияүгә күлмәк, бишмәт, бүрек, алтын балдак ише нәрсәләр юнәткән... Бәхетле гаиләләр яучыга да дәрәҗә өстәгән.

 


Лилия ГАДЕЛШИНА

intertat.ru

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана