Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Мулла кыяфәте белән үк халыкка вәгазь шикелле

31 гыйнвар 2014 ел 10:50

Татарстанда барлыгы 1524 мәчет бар, озакламый тагы берничәсенең ачылуы көтелә. Шушылардан май айлары тирәсендә 150 мәчет ябык торган. Хәзер Алланың рәхмәте белән Диния нәзарәте рәисенең яшь имамнарга ярдәм күрсәтүе нәтиҗәсендә, мәчетләргә 20 имам, ягъни яңа мәдрәсә тәмамлаган егетләр җибәрелеп, алар анда эшли башладылар”, - ди Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

 


- Рөстәм хәзрәт, Татарстан районнарында яшь дин әһелләренең  яшәеше ни хәлдә?

- Алланың биргәненә шөкер, республикабызның барлык районнары да актив эш алып бара. Мөхтәсиб вазифаларын башкару, муллалар турында нәрсәләр әйтсәләр дә, күбрәк Аллаһы ризалыгы өчен эшләнә торган гамәл. Авыл имамнарына, хәттә кайбер шәһәр мәчетләренә карасак, андагы имамнар хезмәт хакы алып эшләми. Төрле дини мәҗлесләрдә җыелган хәер акчасын да күбесе мәчет файдасына (газга, утка түләү өчен дип) җыеп баралар. Һәрбер районда дини бәйгеләр үтә, балалар арасында хәтта спорт ярышлары да уздыралар. Бөтен мөхтәсибләр, районнар Болгардагы пленум вакытында кварталга бер җыелып сөйләшү, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашуны үз нәтиҗәсен бирә диештеләр. Ләкин шәһәр башлыклары, мөхтәсиб, имамнар ешрак, айга бер тапкыр җыелышып, көн буе утырып аралашырга кирәк дигән фикергә килделәр. Кайбер районнарда ноу-хоу бар икән, аны башкаларында да кулланырга кирәк. Бер-береңнән карап, өйрәнеп эш итәргә дә мөмкин. Гомумән карасак, бөтен Татарстан бу өлкәдә тигез бара, Аллага шөкер.

- Яшь имамнарны, дин белгечләрен районнарга җәлеп итү буенча Диния нәзарәтендә конкрет нинди программалар эшләнелә? Укып бетергән дин белгечләре, гомумән, кайларга тарала?

- Бу юнәлештәге эшнең нәтиҗәсе күп очракта мөгалимнәргә дә бәйле. Шулай ук укыту йортларыннан да тора. Әгәр дә шушы укыту йортларында баштан ук: “Улым, кызым, син мәдрәсәдә укыйсың, гыйлемнәр аласың. Киләчәк вакыт, син барып авылдамы, бүтән җирдәме шушы алган гыйлемнәрне башкаларга тапшырырга тиеш буласың!” - дигән аңлату алып барылырга тиеш. Хатын-кыз икән мөгаллимә - абыстай итеп, егет икән - имам, мөәзин итеп карарга кирәк. Үткән елны 44 егет мәдрәсәләр тәмамлап, шулардан 20сен эш урыннарына җибәрә алдык. Күбесе башка һөнәрне сайлый, чөнки авылга кайтса, анда аны нәрсә көтәчәген яхшы белә. Ул социаль яктан якланмаган. Мөфтиебез үзе дә имам булгач, шушыны аңлап, Диния нәзарәтебездә кулдан килгәнчә хәл итә. Берничә карар кылып узган елны яшь имам – 24 егет һәм мөгаллимә-кызларга грант, ягъни кулларына 80 мең сум акчалата ярдәм бирелде. Анна соң, Аллага шөкер, мөфти хәзрәтебез үзе район башлыклары белән сөйләшеп: “Менә егетне җибәрәбез, аңа рәхим итеп булыша күрегез”, - дип нәсихәтләп чыкты. Арча районына ике егет китте, Бөгелмә, Чаллы, Менделевски, Минзәлә, Балтач районнарында яшь имамнар үз гыйлемнәрен тарата. Кайберләре белән аралар ерак булса да, кулдан килгәнчә барыбер ярдәм итәргә тырышабыз. Һәрбер район, хәттә һәрбер мәчетнең үз хасияте бар бит. Үзегез дә беләсез: теге яки бу авылда мәчетне үз акчасына салдырган кешеләр була. Кайбер вакытта яшь мулланың характеры шушы мәчетне торгызган абзыйга туры килмәскә дә мөмкин. Хәттә менә шушы кытыршылыкларны да җайларга тырышабыз. Тормыш булгач, районның баш хәзрәтләре авылга килгән яшь мулланы өнәп бетермәгән очраклар да булгалый.

- Шулай да, Рөстәм хәзрәт, авыл җирендә сезне борчыган иң зур мәсьәлә нәрсә?

- Хәзер динне юкка чыгарып бетергәннән соң, яңадан дингә кайту бара. Авылларда шешәгә ябышканнарны еш очратабыз. Имам- хатыйб, мөэзин булып кайтканнарны җирле җитәкчеләр үзләренә ярдәмче икәнне аңласыннар иде. Идеология буенча алар - алыштыргысыз ярдәмчеләр. Куркыту яки башка нәрсәләр белән халыкны аракыдан, гөнаһлардан коткарып булмый. Бары тик күркәм вәгазь-нәсыйхәт кенә туры юлга күндерә. Иң мөһиме – авылда мулла һәм дөньяви хакимият кулга- кул тотышып эшләсеннәр. Күп авылларда шулай эшлиләр дә. Ниндидер өмә булсынмы, зиратны чистарту дисеңме, хәттә ниндидер вак-төяк авыл эшләрен дә мулла белән бергәләп башкаралар. Кызганыч, шундый авыл җитәчеләре бар, читтән кайткан яшь дин әһеленә исләре китми. “Исән калса - калсын, калмаса - китеп барсын!” - дип бармак аша караучылары да очрап куя шул. Укыган, гыйлем туплаган егет, ислам динен өйрәтергә кайта икән, аны кулланырга кирәк. Мәктәпләргә барсын, төрле җыелышларга да муллаларны чакырсыннар иде. Чапан кигән мулла ике-өч сүз әйтсә дә, берни әйтмәсә дә кыяфәте белән үк халыкка вәгазь шикелле булыр иде.

- Яшь дин әһелләре авылга кайтырга талпынып та тормыйлардыр кебек...

- Авылларда имамнарыбызның 70 проценты олы яшьтә. Күп дигәндә, ун елдан бик аяныч хәлдә калуыбыз ихтимал. Районнарда йөргәч, абыйлар, хәзрәтләр белән аралашкач, еш кына: “Менә мин карт инде, Казаннан яшьрәк кеше җибәрмәссезме?” - дип сорыйлар. Җибәрүен җибәрәбез. Мәсәлән, бездә узган ел 40 кеше мәдрәсә тәмамлаган булса, быел да чама белән шулай булачак. Мәгәр шушы  ихтыяҗны барыбер яба алмыйбыз. Авыл хәзрәте картая башладымы, үз дәвамчысын әзерләргә тиеш. Ягъни сәләтлерәк укучыларны, махсус дини белем алу өчен мәдрәсәләргә җибәрсеннәр иде. Укуын тәмалап кайткан егет, бабайдан муллалык хикмәтләренә өйрәнеп, киләчәктә аның урынына басар. Муллаларга эш хакы түләп тору да безнең изге теләгебез. Ләкин Диния нәзарәте үзе дә шул ук мәчет шикелле. Мең ярым мәчеттә мең ярым имам-хатыйб, һәрбер имамга минималь эш хакы гына куйсак та, елына 7 ярым миллион сум дигән сүз! Диния нәзарәтендә андый акчалар юк...

- Бу мәсьәләне җирле хакимият белән берлектә чишеп булмыймы?

- Чечняда ул шулай эшләнелгән дә. Анда һәрбер имамга хакимият акча түли, бинасын бирә, бензин хакын кайгырта. Рухани тулысынча тәэмин ителгән. Бездә дә мөфти хәзрәтебез бу мәсьәләне күтәрә, әлегә “ярар” дигән хәбәр юк.

- Аллага шөкер, мәчетләр бар, тик утка, газга, җылыга түләү мәсьәләсе күпләрнең теңкәсенә тигән проблема булып кала бирә...

- Авыл мәчетләрендә хәер акчасы азрак җыела. Мәчет тулысынча хуҗалык исәбендә, үз көнен үзе күрә, чөнки аны тотучы бер орган да, бер кеше дә юк. Без хәзерге вакытта нәрсә телисең шуны эшлә дигәндәй, мәчетләрне муллага тапшырдык та, вәссәлам. Авыл мәчетендә аена уртача 500-1000 сум җыелса, бу бәйрәм инде. Уртача мәчет 60-70 квадрат метр, ул юридик зат булгач, безгә аена икенче тариф кулланып 4-5 мең сумлык хисап килә. Яшь егетме, аксакал бабаймы, ул шуны түләмәсә, икенче айны газны өзәләр, 100 процентлы алдан түләү дә бар әле. Мәскәүгә Президентыбызга, Аллаһы Тәгалә разый булса, тарифны үзгәртү мәсьәләсендә хатлар әзерләп җибәрделәр. Тариф өйләребездәге шикелле булса, бик яхшы килеп чыгар иде. Аллаһ йортын күтәрүдә булышкан эшмәкәрләр дә ярдәм итсә, нур өстенә нур булыр иде.

- Диния нәзарәте тарафыннан “Иң яхшы имам” конкурсы да игълан ителде...

- Иң беренче таләбебез - имам кеше буларак та һәрьяктан камиллеккә омтылучы, киң белемле шәхес булырга тиеш. Ягъни, имам ул - мулла, мәчеттә укынып утыручы гына дигән фикерләү булмасын иде. Балалар белән дә, ятимнәр, хатын-кызлар, дөньяви хакимият белән дә уртак тел таба алсын ул. Аның мәхәлләсенең йөзе мәчет булырга тиеш. Менә шушы сыйфатлар имамнарда бар икән, районның мөхтәсибе үз ягыннан аларны сайлый һәм халык белән фикерләшеп шуларны конкурска җибәрә. Татарстанның һәрбер районыннан - бер кеше, ягъни финалга 45 имам чыгарга тиеш була. Аннан соң, СМС тавыш бирү ярдәмендә төп җиңүче билгеләнә. Анда гади кешеләр дә катнаша ала торган була. Ниятебез имамны гади халыкка таныту. Ел имамына Хаҗ кылырга юллама биреләчәк.

- Бу ел дини-гореф гадәтләрне кайтару елы буларак та игълан ителде бит. Шул хакта ни әйтерсез?

- Бездә, татар халкында шактый гореф-гадәтләребез динебездән алынган. Шуңа да, гореф-гадәтләребезне кайтарып, динне торгызып була. Әти-әниебезне хөрмәт итү, бәләкәйләрне рәнҗетмәү, туган телебездә сөйләшү, никах, бәби туйлары, исем куштыру йолалары – барысы да кадерле гореф- гадәтләребез. Теләк - халкыбыз йолаларын кабат популярлаштыру. Дин, гореф-гадәт тәрбия бирү алымы бит ул. Яшьләребез, балаларыбыз бернәрсәдән дә курыкмый башлады. Әти-әни, директор, әби-бабайның - беркемнең дә сүзе үтми. Борынгыдан килгән гореф-гадәтләребез аша яшь буынга тәрбия биреп булмасмы икән, дип алындык без бу гамәлгә. Инша Алла, ният ярты гамәл диләр, максатларыбыз изгедә.


Әңгәмәдәш Мөршидә Кыямова,

Intertat.ru

 

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана