Татар Австралиядә дә татар булып кала

22 гыйнвар 2014 ел 13:23

Милләттәшләребез нинди илләрдә генә таралып яшәми! Телен, динен саклап калу өчен ул җир шарының читенә барып җитәргә дә мөмкин.

Соңгы елларда Австралиядә гомер итүче милләттәшләребез турында да мәгълүмат бирә башладык. Австралиядә татар диаспорасы Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң оеша. Аның нигезен Кытай провинциясе булган Маньчжуриядән күченгән татарлар тәшкил иткән. Австралиянең Сидней, Мельбурн, Аделаида калаларында 500ләп татар яши.


Былтыр җәй аенда Аделаида каласына Казаннан имам-хатыйб булып Булат Ишмөхәммәтов киткән иде. Казанда ул журналист сыйфатында танылган кеше. Яшь имамны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Австралия татарлары соравы буенча махсус җибәрде.

Булат кояшлы илне, анда яшәүче дин кардәшләребезне үз итеп өлгергән инде.  Intertat.ru газетасы укучыларына да имам белән эксклюзив әңгәмәне тәкъдим итәбез.

- Булат хәзрәт, Австралиядәге милләттәшләребез сезне ничек каршы алды?

- Әссәләмәгаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Биредәге милләттәшләр мине үз туганнары кебек каршы алды, хөрмәт күрсәтте. Яңа җирдә аякка басырга алар миңа бик булышты. Моңарчы күз күрмәгән җирдә яңа тормыш башларга туры килде бит. Үзебез белән нибары өч чемодан алган идек. Монда яшәүче татарлар үзләренең яңа илгә килгән чакларын искә төшереп, безнең хәлне үз йөрәкләренә якын алып, аңлап булыштылар. Моның өчен аларга зур рәхмәт. Бу эшнең координаторлары – Зыя һәм Айшә Маски, аларга аерым рәхмәт. Самолетта бирегә килеп төшкәндә, уразанын беренче көне иде. Казанда 32 градус жылы, ә Аделаидада – кыш. Без килгән төн – бу елның ин салкын төне диделәр (температура 3 градус жылыга кадәр төште). Һава шартларына ияләшергә вакыт та булмады диярлек. Шунда ук ифтарлар башланды, икенче атнадан – хатыным белән татар якшәмбе мәктәбендә укыта да башладык.

- Булат хәзрәт, үзегез өчен яңа җирдә нинди яңалыклар ачтыгыз?

- Австралиянең үзенчәлекле яклары шактый. Мәсәлән, монда сирәк йортлар җылытыла, каминнар иске йортларда гына бар. Электр сорый торган кондиционер белән еш жылытмыйлар – чөнки бу кыйммәткә төшә. Көндезләрен тышта 15 градус җылылык булганда яхшы, ә инде төнлә суыта. Беренче айда, ияләшкәнче икешәр свитер киеп йокларга туры килгәләде.

Кешеләр монда бөтенесе дә бик кунакчыл, ачык йөзле. Кибеткә керсәң, сәлам биреп исәнләшәләр, хәлләреңне сорашалар. Сатучылар елмая, балаларны бик яраталар, үзләренекен генә түгел, һәрбер балага игътибар күрсәтәләр. Бик дустанә халык биредә. Гаҗәпләндергәне шул: алар хәтта ташлыйсы чүпне дә юалар. Чүп өч төрле контейнерларга жыела.



Австралиядә яшәүчеләр - патриот диясем килә, әмма американнар шикелле тугел. Австралиядә һәр класста илнең байраклары юк, гимнның сүзләрен дә бар кеше белә дип булмый (ура-патриотизм дигән әйбер юк монда). Тик шулай да, үзләре яши торган жирне бик яраталар һәм саклыйлар биредә. Экология, табигатьне саклау ягыннан бу – чыннан да ватанны сөю. Мисал өчен, эвкалипт агачы – бу милләтнең бер символы. Аны күп җирдә утырталар һәм дәүләт рөхсәтеннән башка йортың янында үссә дә, аны кисәргә ярамый. Рөхсәт сорарга кирәк. Скважиналар казырга да ярамый – бөтен җир-су байлыгы дәүләт, милләт милке дип санала.

Суга лимит бар. Суны рөхсәт ителгәннән күбрәк тотсаң, жәен (коры вакытларда  күп куллансаң) - штраф түлисен.

Юл кагыйдәләрен бөтен кеше үти, чөнки штрафлар бик зур (каешсыз йөрсәң – 320 доллар, телефоннан сөйләшеп барсан 350 доллар). Моннан тыш, тагын баллар системасы бар. Елына 12 бал тутыра калсаң, ике ел жәяү йөрисең. Россиядә бай кеше курыкмый бит, акчам бар дип, штраф түләп котыла. Ә монда хәтта министр булсаң да, штраф почта аша килә һәм балларның саны арта бара.

- Аделаидадагы татарларның дингә мөнәсәбәтләре нинди?

- Монда татарлар бик динле, дини йолаларны төгәл үтиләр. Намаз уку кагыйдәләрен барысы да, хәттә дүрт яшьлек балалар да яхшы белә. Тәмәкене дә бөтен жәмәгатьтән бер-ике кеше генә тарта. Милләтнең гореф-гадәтләрен, җырларны, уеннарны сакларга тырышалар.

- Татарстанда шактый тәҗрибә туплаган, үз исемен булдырган журналист идегез. Ватаннан еракта, бөтенләй башка өлкәдә эшләп китәргә читен булмадымы?

- Читен булмады, чөнки биографиямне карасагыз, мин дин юлыннан күптән барам. Мәдрәсәдә дә укыттым. Журналист булган вакытта – ислам, милләт белән бәйләнешле материаллар – минем карамакта иде. Диния нәзарәте оештырган журналистлар конкурсында берничә тапкыр җиңүче булдым.

- Милләт йорты ачкансыз икән. Мәчет тә шунда буламы? Бу эшне ничегрәк башкардыгыз?

- Милләт йортын, Аллаhка шөкранәләр булсын, ачтык! Гыйбадәтханәсен Корбан гаетенә инде ачкан идек. Шуннан башлап татар телендә җомга вәгазьләре гадәткә керде. Бу борынгы, 100 елдан артык тарихы булган бина, ул 350 квадрат метр. Ошбу бинаны татар жәмгыятенә эшмәкәр Рөстәм Садри бүләк итте. Монда татар жәмгыятенең офисы, мәчет, тәһарәтханәләр, зур очрашулар залы, аш бүлмәсе һәм имам йорты урнашкан. Зур залда олылар һәм яшьләр белән дәресләр, “Ак калфак” хатын-кызлар жыр ансамбле жыелышлары, ифтарлар уздырырга, татар фильмнары күрсәтергә ниятләребез бар. Балаларнын якшәмбе мәктәбен дә монда күчерергә телибез, чөнки әлегә бу мәктәп төрекләрнең колледжы бинасында. Ул бик уңайлы түгел – бөтен уку материалларын (хәтта акбур һәм кара тактаны да) үзебез белән йөртергә туры килә. Әмма үзебезнен бинада классларны ачар өчен хәзергә мәктәп җиһазлары (парталар һәм урындыклар) юк. Аларны Татарстаннан сорарга ниятләдек. Чөнки жәмгыятьнең акчасы төзү эшләренә китте. Төзекләндерү эшләрен татарлар үзләре башкарып чыкты.



Якшәмбе һәм шимбә көннәрендә яшьләр, олылар, кемнең хәле-вакыты булганнар җыелып эшләдек. Садыйк Вәлиев, Мәҗит Чайнышев, Рамил Садри, Рәшид Чайнышев, Ирек Вәлиев бик тырышлык күрсәтте. Аларга Аллаһының рәхмәте яусын! Хатын-кызлар да бик булышты – өмәгә килүчеләрне ашаттылар. Зур өмәләрне уздырырга Шөһрәт Вәлиев һәм Рифкат Аббас ярдәм итте. Бу эш җәмәгатьчелегебезне бердәмлек юлына омтылырга өйрәтте. Бердәмлек булса, теләсә нинди таулар күчерергә мөмкин икәненә төшендерде. Рөстәм Садри Татар иҗтимагый үзәгенә әнисе Ләйлә Садриның исемен бирде. Ләйлә ханым Аделаидада татар йортын ачарга 30 ел буе хыялланган. Ләкин шатлыклы мизгелләрне генә аңа үз күзе белән күрергә насыйп булмады...

- Имам буларак, нинди мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә?

- Олыларга, яшьләргә дин дәресләре бирәм. Җомга вәгазьләре, милли һәм дини чараларны уздыру, мәктәптә укыту (дин, татар теле, татар тарихы), бердәмлекне ныгыту эшләрен дә башкарам. Казан, Татарстан белән кызыксынуны уяту, татар теле дәресләре оешыру да бик мөһим. Татар милләтен еракларда тагы да ныграк таныту мәслихәт.

- Аделаида хәзерге вакытта чәчәккә күмелеп утыра торгандыр, ә Татарстанда ябалак-ябалак кар ява. Кар сагындырмыймы?

- Елның җәй фасылын яратсам да, кар да сагындырды. Моңсуланып утырырга вакыт кына юк... Шулай да, бер көнне йөрәгемне сагыну хисе биләп алганын сиздем... Шәһәрдән машина белән кечкенә сәяхәткә чыктык. Мондагы фермерларның басуларын күргәч шаккаттым - Татарстан далалары кебек! Кырларда сап-сары бодай, шул ук наратлар, еракта зәп-зәңгәр күк, ерганаклар, аланда атлар чабыша. Менә шул мизгелдә йөрәк кысылып куйды, шунда аңладым – мин бит инде ярты ел монда икән, ә күз ачып йомган ара шикелле генә...



- Хәзрәт, сездә милли тормыш кайный кебек. Сабан туе уздырдыгыз. Татарстанныкыннан аерыла торгандыр инде, әлбәттә?

- Сабан туена Казаннан Марсель Вагыйзов һәм Хәмдүнә Тимергалиева да килде. Артистларны Президент Рөстәм Миңнеханов безгә җибәрә. Аңа бик зур рәхмәт! Марсель әфәнде, Хәмдүнә апа бәйрәмебезгә нур өстәде, бик күңелле булды. Бер кичтә аерым концерт та куйдылар. Кичке очрашуларда да  катнаштылар, гармун моңы яңгыраттылар. Сабан туенда “ат чабышы” уздырдык - уенчык ат башлы таякка атланып балалар узышты. Татарча көрәш урынына япон милли көрәшен карадык. Бик кызык чыкты.

- Булат хәзрәт, дәгъвәт юлында уңышлар, күркәм сабырлыклар телибез. Милләтне яшәтү һәм танытудагы хезмәтләрегез дәвамлы булсын! Австралиядәге кардәшләребезгә кайнар сәламнәр ирештерегез!

 


Мөршидә КЫЯМОВА

 

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана