Ана сөтеннән аермасын...

16 гыйнвар 2014 ел 13:00

"Без кешегә ата-анасына шәфкатьле булырга васыять иттек. Анасы баланы карынында авырлык өстенә авырлык белән күтәрә, ике ел буена күкрәк сөтен имезеп үстерә. Миңа, аннан соң ата-анаңа шөкер ит. Ахырда барыбер Миңа кайтасыз», – диелә Коръәндә («Локман» сүрәсе, 14 нче аять). Баласын ике ел буе имезүче аналар күпме бүген? Гомумән, сабыйларны имезү модадамы соң? Телевизор рекламаларында макталган «сөт», ай-һай, тәмле күренә бит...

 

Күршебезгә яшь гаилә күченеп килде. Күкрәк баласы булган әни кешегә 18 яшь кенә икән әле. Баласы өчен үлеп тора. Тик тупырдап торган 5 айлык нәниенең башы чирдән чыкмый. Әни кеше көне-төне нарасыен «дарулап» мәш килә. Бичаракай, шешә белән генә ясалма тукландыралар үзен. Кибеткә чыкканда миңа да калдыргалап тора Оленьканы. Мес-мес күкрәк сөтен имәсе урынга резина суырып яткан балакайны кызганам. «Зато әниеңнең фигурасы матур булыр, бәбкәчем», – дим. Чөнки күршемнең баласын шешәдән аеруның сәбәбе – матур күкрәк.
Мине әнием 2 яшьтән артык имезгән, аңа карап кителеп киткән җирен күрмим. Ана сөтенең файдалы булуын әйтеп нотык укырга кирәк түгел бүген. Һәр табиб моны дәлилли ала. Алар хәтта балаларны 3 яшькә (!) кадәр имезүне тәкъдим итәләр, чөнки бала организмы «ят» ясалма ризыкларны авыр үзләштерә. Кибет тулы «заменитель» белән бала үстерү – чирне акчага сатып алу белән бер бит инде. Әй, эчертәләр витамин, тегесен бетерүгә, икенчесе – кыйммәтлерәге кирәк. Ә ул витаминның борын астында булуын белсә иде икән бу әниләр. Ана сөте имеп үскән бала, төрле чирләрдән сакланып, сау-сәламәт булып үсә бит.
Ана сөте – Аллаһы Тәгаләнең бер могҗизасы, аны башка бернәрсә дә алыштыра алмый. Без – әниләр, мода чире белән авырыйбыз, ахрысы. Үзебез турында гына уйлап, балаларыбызның киләчәген буабыз. Хәзер әнә бәбине дә табигый юл белән тапмаска тырышалар. Тулгак белән тапсаң, бала тагын да кадерлерәк булыр иде дә бит. Бала белән ананы бәйләгән җепләрне шулай ансат кына югалта барабыз. Балага, туйганчы ана куенында йоклыйсы урынга, резин шешә кабып, күрше бүлмәдә, аерым җәймәдә йоклавы файдалырак икән лә! Тик бу үткән заман фәлсәфәсе генә, хәзерге фән исә киресен дәлилли. Бала имезгән хатыннарның күкрәгендә яман шеш сирәк очравын ишеткәнегез бардыр инде (гәрчә ул замана чиренә әйләнсә дә). Мастопатия булган хатын-кызларга бала табып, имезеп үстерергә тәкъдим ителүе дә мәгълүм. Динебез дә бала имезүне хуплый гына. «Бәкара» сүрәсенең 233 нче аятендә: «Бала тапкан аналар балаларын тулы ике ел имезерләр, монысы имезүне тулы итәргә теләүчеләр өчен. Бала тудырган кеше, хәленнән килгәнчә, балаларын яхшылык белән ашатырга һәм киендерергә тиешле. Беркемгә дә хәленнән килмәгән эш йөкләнмәс», – диелә. Ислам баланы ике ел имезүне мәҗбүри итеп куймый. Ләкин «бала тудырган кеше хәленнән килгәнчә балаларын яхшылык белән ашатырга тиеш». Яңа туган сабый өчен иң яхшы азык нәрсә соң? Ана сөте.
Кешеләр генә түгел, хайваннар арасында да бар имезмәүчеләр. Бер танабыз бозавын имезергә теләмәде. Әтием тегеләй дә итте, болай да китереп карады. Ахырда, сөтне чиләктән эчертте. Бозауга ике айдан ясалма сөт бирә башладылар. Кырыенда имеп үскән бозауларга караганда, монысы зәгыйфьрәк тә, моңсурак та булып үсте. Ий кызгана идек үзен!
Ә ана күкрәгеннән мәхрүм калган сабыйны шушы бозау кебек зәгыйфь үсмәс дип кем әйтә ала?! Безнең төз буй-сыныбыз да, калкып торган гүзәл күкрәгебез дә вакытлы гына. Тәнебез картаер, матурлыгыбыз әкрен генә үз кыяфәтен югалтыр, ә нәселебез дәвам итә – яшәрә-яшәрә дәвам итә. Ә нәселнең сәламәт булу-булмавы күп очракта ана кешенең җаваплылыгыннан тора. «Үзләре артыннан зәгыйфь буын калдырганнар алар өчен курыксыннар», – дип кисәтә безне Аллаһы Тәгалә («Ниса» сүрәсе, 9 нчы аять).
Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керми, дигән гыйбарә бар безнең халыкта. Ана сөте аша балага мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек һәм тагын әллә никадәр күркәм сыйфатлар күчә. Баланы нигә бушка килгән шушы чын мәгънәсендәге кыйммәтле «бүләк»тән аерырга?!.

 

 


Зәйнәп Сафиуллина, Казан

"Шәһри Казан"

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана